Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Акай батыр

Вахит Имамов

АКАЙ КИЛМӘК ЯВЫ башлануга 275 ел

Петр патшаның, исән чагында ук, үзенең оныкларына Тын океанга кадәрге Себер һәм Ерак Көнчыгышны, Кавказ тауларын, хәзерге Пакистан, Иран, Ирак, Төркия җирләрен, Урта диңгез буйларын басып алырга, шулай итеп ярты Җир шарына хуҗа булып алачак Рәсәйнең башкаласын Константинопольгә, ягъни хәзерге Истамбулга күчерергә фәрманнар биреп васыятьнамә язып калдыруы хакында ишеткәнегез яисә укыганыгыз бардыр. Дәвамчылар Петр патша вафатыннан соң ук аның васыятьләрен тормышка ашыру өчен җиң сызганып «эшкә» тотына. 1730 еллар башында, тәхеткә Анна Иоан-новна атлы патшабикә менеп алуга, Рәсәй хөкүмәтенең нәфес уклары Урта Азия мәйданына юнәлтелә. Ул вакытта анда, һәрбер мөселман илләренә хас булганча, башбаштаклык, таркаулык һәм үзара дошманлык хөкем сөрә. Заманында Чыңгызхан төзеп калдырган империя Урта Азия җирендә хәзер Олы, Урта һәм Кече Җүзләргә бүленеп яшәп яткан була. Үзара ярдәмләшеп һәм хәрби союз төзеп яшәргә тиешле бертуган дәүләтләрне бер-берсенә баш бирмәүче һәм фәкать үз тәхетенең иминлеге хакында гына кайгыртучы Сәмәкә, Әбелхәер, Бәрәк (соңрак берсен Әбелмәмбәт алыштыра) шикелле тар маңгайлы ханнар җитәкли. Мөселман дөньясының иминлеге, азатлыгы, бөеклеге турында бөтенләй онытып, бу ханнар, чүлдәге ач бүреләр шикелле, бер-берсен йоту, юкка чыгару, таптап китү хакында баш ваталар. Ә Идел, Җаек, Себер, Кавказ буйларындагы оҗмахтай җирләрне калҗа-калҗа итеп йота барган һәм нәфесе котырган Рәсәй хөкүмәте мондый уңай форсаттан - мөселман илләренең җебегәнлегеннән файдаланмый калмый. Көтүдәге ике үгез сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Чөнки икесе дә бүре тамагына барып керәчәк бит.

1734 елның май аенда патшабикә Анна Иоанновна һәм асылда аның сөяркәсе, ат караучы Бирон, рәсми рәвештә исә Остерман белән Волынский җитәкләгән хөкүмәт Урта Азия җирләренә сикергәнче Җаек елгасы буенда ныклы плацдарм - Оренбург каласын төзергә карар кыла. (Оренбургны төзүгә соңыннан «Рәсәй тарихында Казанны яулап алудан соң икенче зур җиңү», дип бәя биреләчәк.) Оренбургны нигезләү өчен тупланган экспедициянең (хәрби полклардан төзелгән кансыз баскыннар корпусын менә ничек матур атыйлар!) башлыгы итеп генерал-майор Иван Кириловны, ярдәмчесе итеп сатлык татар морзасы, полковник Котлыгъмөхәммәт Тәүкил улы Мәмөшевны билгелиләр. Урта Азияне яулау өчен әүвәл Оренбург каласын төзергә кирәклеген дә 1731 елда Кече Җүз ханы Әбелхәердән Рәсәйгә тугрылык турында ант китертүгә ирешкән шул ук Котлыгъмөхәммәт Тәүкилев (Тәфкилев) тәкъдим итә.

Якынча 1350 кешедән торган экспедиция Казанга 1734 елның октябрь башында килеп җитә. Монда аңа янә 1400 солдат, 30 туп, бүләкләр белән алданган татар, мишәр, башкорт отрядларын өстиләр дә Уфага озаталар. Юлда барышлый, Минзөлөдә туктап, Кирилов мондагы рус крестьяннарыннан өстәмә ике полк туплый. 10 ноябрьдә Уфага җиткәч, Кирилов үзе хәзергә шушында торып калса да, гомумсаны 4 меңгә җиткән гаскәренең бер өлешен ул 1735 елның февраль аенда Җаек елгасы буйлап түбәнгә озата башлый. Җирле халыкның күзен томалау өчен, ул Уфа провинциясендәге 773 старшинаны Уфага чакырып, аларны вак-төяк бүләкләр өләшеп алдамакчы була. Ләкин экспедициянең нинди максат белән төбәлүе, әлбәттә инде, татар-башкорт старшиналарына да мәгълүм булмый калмый. Май аенда Казан юлы (Казан-Уфа арасы) һәм Ногай юлының (бүгенге Уфа-Оренбург арасы) волость башлыклары Уфадан 12 чакрымдагы Казый мәчете янына (соңыннан бу урынга килмешәкләр Чесноковка дип аталачак урыс авылын кора) махсус киңәшмәгә җыела. Старшиналар Кириловтан Оренбург каласын төзү турындагы патшабикә указын күрсәтүне таләп итә. Ә Кирилов мөселман халкы таләпләрен күз чалымына да китерми инкарь иткәч, старшиналар яңа, шаулы фетнә күтәрергә карар кыла. Ык буенда, хәзерге Мөслим районы территориясендө үз исемендәге - Акай күле дип аталган авылны корып яшәгән Акай Күчемов белән Ногай юлының Юрматы волостеннан килгән Килмәк абыз Норышев яубашлары итеп билгеләнә. Килмәк абыз әле 1705 елда кузгалган Алдар-Күчем фетнәсендә дә катнашкан, Морат солтан җитәкләгән делегация составында Кырым белән Төркиягә дә барып кайткан була. Ә яубашларның икенчесе -1684 елда җәлладлар дар агачына асып үтергән Телөкөй морзаның оныгы, 1705-1710 еллардагы олы яуны җитәкләгән өчен үзенең Ык елгасы буендагы җәйләвендә суеп үтерелгән Күчемнең уртанчы улы Акай батыр. Акай XVIII гасыр башында хәзерге Бакалы, Мәслим, Минзәлә районнары җирендә урнашкан Тәмьян волостеның старшинасы булып тора. (Бер-бер артлы кабатланып торган олы өч фетнәне менә шулай итеп бер үк нәсел кешеләре җитәкли. Кешелек һәм дөнья тарихында бу - бердәнбер мисал. Әмма, ни үкенеч, бездәге хәтта сыңар бер тыкрык та ошбу нәсел геройларының исемнәрен йөртми, алар кылган батырлыкны фән докторлары да тиешенчә белми. Шулай да, без укучыларыбызга 1705 елда Күчем батыр Теләкәеө һәм Алдар тархан Исәнгилдин җитәкчелегендә башланган милли-азатлык явының нәтиҗәләрен генә әйтеп үтик. 1705-1708 елларда дөрләгән ул фетнә барышында Казан белән Уфа провинцияләрендә 300 дән артык авыл патша җәзачылары тарафыннан талана һәм яндырып юкка чыгарыла. 12 меңгә якын фетнәче үтерелә. Казан тирәсендәге 15 меңгә якын гаилә, үч алудан куркып, Кама аръягына һәм Уфа, Урал буена күчеп китә. 1709 елда гына да Казан губернасындагы крестьяннардан 53 мең 575 сум күләмендә салым җыеп (талап) алына. 1710 елда Казан провинциясендәге халык саны янә 27540 ир-атка кими. Аның 10476 сы Кама аръягына качкан булып исәпләнә.)

1735 елның 15 июнендә Кирилов үзе дә 3150 кешелек отряд (10 рота солдат, 3 рота драгуннар, 150 Уфа казагы, 600 мишәр, 100 башкорт тарханы һ.б.) сагы астында Уфадан Җаек елгасына төбәп юлга чыга. Аны шундук өч мең җайдаклы Килмәк отряды эзәрлекли башлый. Казан юлында Акай батыр белән Гомәр Туктаров (1705 елда башланган Алдар-Күчем фетнәсе вакытында бүгенге Сарман районы җирләрендәге Йәнәй волостеннан тупланган отрядның башлыгы булып йөргән Туктарның улы), Тәвәнәй старшиналар да 10 мең җайдаклы гаскәр туплап өлгерә. (7735 елда Казан юлы 11 олыс белән 7 аймактан тора. Ә 1743 елда волостьлар саны 16 га җитә. Казан белән Уфа арасындагы 858 авылда 9239 хуҗалык гомер сөрә. Уфа провинциясенең башка 3 юлында волостьларның гомумсаны 57 булса да, алардагы 784 авылда 7479 хуҗалык кына исәпләнә. -Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. 226 нчы бит).

Шул көннәрдә Уфага подполковник Чириков командасында 700 кешелек драгуннар полкы килеп төшә һәм 24 июньдә Кирилов артыннан Ногай юлы буйлап юнәлә. Ул Уфадан 150 чакрым киткәч, Җиргән тавы буенда аңа Килмәк абыз отряды һөҗүм итә. Яуда Чириков үзе һәм 60 тан артык солдат үтерелә. 50 гә якын олау фетнәчеләр кулына эләгә. Килмәк отряды драгуннар полкын 6 көн буе камалышта тота. Ләкин яу хәбәрен ишетеп, Кирилов драгуннарга ярдәмгә махсус полк юллый. Җәзачылар бергә кушыла. 9 июльдә үз гаскәре белән Акай да килеп җитә. Тик фетнәчеләр туплар атуына каршы тора алмый. Ярсудан, алар карательләргә кушылган сатлык старшиналар һәм тарханнарның утарларын таларга ябырыла. Әлмәт районындагы Нәдер авылын 1710 еллар тирәсендә нигезләгән Нәдер Үрәзмәтов, Әлмәт янындагы Бигәш авылында имам булып торучы Әхмәт мулла шикелле байлар хөкүмәт гаскәре торган Шишмә кебек кирмән диварлары эченә кереп бикләнергә мәҗбүр була. Мортаза исемле малаен җәзачылар сафына озаткан Апач мулла Тәтиев шикелле сатлыклар (Актаныш районында аның исемен йөртүче авыл хәзер дә бар) фетнәчеләрнең планнары турында Минзәләгә хәбәр итеп тора. Аның икейөзлелеге ачыклангач, авылдашлары Апачны юк итә. Фетнәчеләр Ногай юлында төзелә башлаган Табын кирмәненә дә ут төртә.

Меңәрләгән җайдакларның бергә тупланып ятуы кыенлыклар тудыра. Шуңа күрә фетнәчеләр икегә бүленәләр. Килмәк отряды Кириловны эзәрлекләп китә. Акай чирүе Минзәлә өязенә әйләнеп кайта һәм бер-бер артлы Минзәлә, Зәй, Яңа Чишмә, Кичү кирмәннәренә һөҗүм ясый. Мәсәгут Ура-заев, Солтанморат Дүскәев, Ишәли Кайдалин, Азнакай Яугилдин, Токчура мулла, Тәвәнәй, Колчурин, Екай (?) Биккулов отрядлары җәзачыларга җайдаклар биргән Калтай, Тәкмәк, Мәмәт, Курмыш, Акташ, Солтанай авылларын талый. Акайта Кадрәк, Дүсмәт авылы крестьяннары, Каманың уңъяк ярында яткан Җөри, Арча юлындагы волость татарлары да кушыла. Казаннан Минзәләгә яки Уфага ярдәмгә чыккан җәза отрядларына юл бикләнә. 26 июль көнне Акай Минзәләгә генераль һөҗүм дә оештырып карый. Ләкин туплар атуын җиңеп, кирмән эченә бәреп керә алмый. Ярсыган крестьяннар сатлык старшиналарның утарларын һәм урыс авылларын таларга тотына. 4-5 август көннәрендә Чаллы, Бәтке, Тихие Горы (хәзерге Менделеевск), Калинов По-чинок, Пьяный Бор (элекке Пәнҗәр) авылларын талап чыга. Бүгенге Сарман районы мәйданындагы авыл фетнәчеләренең бер отрядын Ләшәү-Тамак крестьяны Мостафа батыр җитәкли. Алар Минзәлә елгасы буйлап фетнә бастырырга килгән капитан Аничков, прапорщик Александров командаларын куып җибәрә. Аннары 700 кешелек отряд белән Мостафа батыр Акай гаскәренә килеп кушыла. 1 сентябрьдә Акайның 4 мең кешелек гаскәре янә Минзәләгә һөҗүм ясый, аны 6 тәүлек^буе камалышта тота. Кирмән-эченә бәреп керүгә ирешә алмагач, ул Байлар, Иәнәй волостьларындагы башка фетнә отрядларын ияртә дә, Кама аша чыгып, Алабугага (ул чакта Трехсвятское) юнәлә. Аннан 4 чакрымдагы үзәнлектә Казаннан килгән җәзачылар белән олы яу булып уза, бер як та җиңүгә ирешмичә чигенә. Инде Казан губернаторы, граф Платон Мусин-Пушкин шәхсән үзе дә карательләргә ярдәмгә ташлана, әмма Алабугадан ары үтеп китә алмый. Ул арада Килмәк абыздан чакыру килеп төшә. Акай Уфаны штурмлау өчен юнәлә. 20 сентябрьләр тирәсендә Акай белән Килмәк гаскәрләре бергә кушыла һәм Уфа юлын бикләп Үршәк елгасы ярында торучы сатлык мишәрләр командасы белән яуга керә. Берочтан, аларның Әлмәнтәй, Кыешкы, Ибрай, Илтуган, Сасык, Арыслан, Сабыр, Суыккүл шикелле авылларын да талап чыгалар.

Генерал Кирилов әле 15 августта ук Оренбург нигезенә беренче ташны салуга ирешсә дә, фетнәчеләрнең Уфаны яуларга әзерләнүе турындагы хәбәрләр аңа да барып җитә. Ул 1700 кешелек корпус белән ашыгыч рәвештә юлга чыга. 2 октябрь көнне Ашкадар елгасы янына якынлашкан чакта аңа Акай белән Килмәкнең берләштерелгән гаскәре һөҗүм итә. Бәрелеш 4 тәүлек буена сузыла, Кирилов мөселман җайдакларын туплардан ут ачып кына чигендерүгә ирешә.

Әмма әле аңа чаклы ук Кама аръягында купкан яңа яу турында Петербургта да ишетеп өлгерәләр. Хөкүмәт ашыгыч рәвештә Казан губернасына өстәмә 3 полк җәзачы, 500 Җаек казагы, 3000 калмык җайдакларын юллый. «Җебегән» Мусин-Пушкинны Казан губернаторы кәнәфиеннән алып аталар. Аның урынына Астрахань губернаторы генерал-лейтенант Александр Румянцев билгеләнә. Аңа барча җәза гаскәрләренең башкомандующие һәм Идел буендагы тулы хокуклы наместник Вазыйфалары бирелә.

Румянцев колониаль изү үзәге булган Минзәлөгә инде 19 сентябрьдә үк килеп җиткән була. Ул әүвәл тау чаклы ялган вәгъдәләр биреп барча волость башлыкларын үз янына чакырып караса да, разведка ясау максатыннан генерал каршына Гомәр Туктаров, Мәсәгут Уразаев җитәкчелегендә нибары 8 старшина гына килә. Үзен изге күңелле хакимдар итеп танытырга тырышып, Румянцев аларның берсен дә җәзага тартмый. Аларны башка старшиналарны үгетләү өчен озата, Акай белән Килмәк абыз исеменә аерым хатлар яза.

Октябрь ахырында Акай, Килмәк һ.б. фетнә башлыклары Минзәлө янына яңа киңәшмәгә җыелалар. Румянцев исеменә күмәк хат текстын төзесәләр дә, Килмәк аны кирмән эченә алып керүдән баш тарта. Ахыр чиктә бу рольгә Акай ризалаша. Бик җайлы гына «кыз да, буаз да» булырга, ягъни Килмәк белән Акайның икесен берьюлы эләктереп алырга хыялланган Румянцев Акайны кирмәннән чыгарып җибәрергә мәҗбүр була. Күпме генә көтмәсен, Акай Килмәк абыз белән бергә әйләнеп кайтмый. Җитмәсә, яу башлары Петербургка, патшабикә исеменә шикаять тә юллыйлар. Мондый «сансызлау-дан» ярсыган Румянцев полковник Тәфкилевка Җаектан алып Урал тавына кадәр булган арадагы фетнәне бастырырга, заводлар идарәсе башлыгы Василий Татищевка (бу баскын җәллад соңыннан тарихчы булып танылачак) Урал артындагы авылларны яндырырга әмер бирә. Уфа воеводасы Анненков - Табын кирмәне ягындагы, Оренбургтагы подполковник Чемодуров Сакмар, Җаек буендагы авылларны таларга ташлана.

Патша түрәләре фетнәче татар белән башкорт халыкларын бер-берсенә каршы котырту, үзара бердәмлекне, туганлыкны таркату өчен бернинди мәкерле һәм пычрак адымнардан да тартынып тормый. Хөкүмәт указы буенча, башкорт авылларындагы фетнәне бастырган өчен мишәр отрядларына анда таланган терлек һәм байлыкны үзләренә алырга рөхсәт ителә. Фетнәче татар авылларын башкорт белән чирмешләргә таларга юл куела. Кирилов, Тәфкилев, Татищев җитәкләгән җәза полклары исә авылларның кемнеке икәнлегенә карап та тормыйча, тоташы белән талый. Аеруча сатлык морза Тәфкилев вәхшиләрчә эш итә. Ул 19 гыйнвар көнендә Балыкчы волостендагы Сәянтусы авылын камап алып, андагы 105 карт-корыны, бала-чаганы, хатын-кызны амбар эченә бикләп яндыра. Аның җәлладлары якын-тирәдә янә бер меңнән артык тыныч халыкны юк итә, 51 авылны талый. Әүвәл Уфада торып, 1736 елның ноябрендә Минзәләгә күчеп ерткычлык кылучы Кирилов 10 көн эчендә якындагы 21 авылны талап чыга.

Әлбәттә, карательләрдәге кансызлык мөселман халыкларын яңа күтәрелешкә этәрмичә калмый. 1736 елның гыйнварында Ногай юлындагы фетнәчеләр Урал тавындагы Югары Җаек кирмәнен кулга төшерә. Бер үк вакытта, җәзачыларга ярдәм иткән Кыйгы, Атау, Юкәлекүл, Яукилде, Казыбай, Рахманкул шикелле татар-башкорт авылларындагы халыктан да үч алалар. Шөбһәгә төшкән генерал Румянцев Минзәләдө 4 рота драгун, бер батальон солдат, 650 казак торуга карамастан, кирмән диварлары тышына чыгарга шүрләп утыра. Ә Кирилов исә, куркудан, хәтта Петербургка тикле чыгып кача һәм хөкүмәттән мөселман халыкларына каршы юнәлтелгән яңадан-яңа «законлы» указлар таләп итә башлый. Озак көттермичә, 1736 елның 11 февралендә беренче указ пәйда була.

«Уфа провинциясендәге авылларда Казан өязеннән күчкән татарлар мулла яки абыз (мөгаллим) булып тора. һәркайсы да укымышлы, зирәк. Башкортлар аларның һәр сүзенә пәйгамбәрләргә табынган шикелле ышана. Шуңа күрә татар муллаларын һәм абызларны Уфа провинциясеннән куып чыгарырга, мәдрәсәләрен ябарга, шәкертләрен тылмач итеп файдаланырга кирәк», дип игълан ителә. Шулай ук, мөселманнарга корылтай үткәрү хокукын тыярга, волость старшиналарын фәкать бер ел срокка гына сайлап куярга, аларга да салым түләү тәртибен кертергә, ике татар авылы арасына рус авылын күчереп утыртырга, татар-башкорт ирләрен Җаек аръягындагы Җүзләргә каршы җибәреп кырырга, шул юл белән мөселманнарда бала туу санын киметергә, тагын әллә никадәрле кимсеткеч чаралар күрергә планлаштырыла.

Кирилов мондый кансыз указны да азсына. Аның тәкъдиме буенча хөкүмәт 16 февраль көнне инде яңа, өстәмә указ да игълан итә.

«Фетнәдә катнашкан старшиналарның җирләрен тартып алып, аларны хөкүмәткә тугры мишәр һәм урысларга өләшергә. Урыс дворяннарына һәм сәүдәгәрләренә Уфа провинциясендә үзләре теләгән урында һәм кирәк кадәр җир үзләштерергә, фетнәне бастыруда катнашкан мишәр старшиналарына - 200, йөзбашларга - 100, гади крестьянга 50 дисәтинә җир сатып алырга рөхсәт итәргә. Типтәрләр башкорт старшиналарына салым түләүдән азат ителә. Хөкүмәт рөхсәтеннән башка мәчет-мәдрәсөләр ачу тыела. Уфа провинциясенә рус крестьяннарын, һич югь! сөргенгә хөкем ителгән җинаятьчеләрне күчереп утыртырга. Фетнәдә катнашкан ирләрне үлем җәзасына тартырга, хатыннары белән балаларын русларга кол итеп өләшергә, атларын - драгун полкларына, байлыкларын - таларга, авылларын - яндырырга! Фетнәне бастыру өчен Уфа провинциясенә 22 мең кешелек җәза гаскәре юлларга!..»

Һәм иң сәере:
«Татар белән башкорт милләте вәкилләре арасында никахны тыярга!»
«Татарларга Оренбург каласында яшәргә рөхсәт итмәскә!» (Ә грек, әрмән, фарсы, казакъ,... хәтта башкортларга да «пожалыста». Безнең Саба байларын Урта Азия белән сәүдә итүне җайга салу өчен 1744 елда ялына-ялвара чакырып китерсәләр дә, шул ук сәбәп аркасында, аларга каладан фәкать 18 чакрым ераклыкта гына Каргалы авылын төзеп нигезләнергә рөхсәт итәләр.)

«Законлы» указлар белән коралланган Кирилов 18 февральдә, канатланып, Казан ягына оча. 27 февральдә ул инде Алабуга җирендә Румянцев белән очраша. Шатлыктан исергән җәлладлар талау-изү өчен волостьларны кабаттан бүлешәләр. Җәллад Татищев Себер юлын, Урал буен таларга ябырыла, 90 авылны яндыра, 384 фетнәчене юк итә, 162 кешене коллыкка озата, 1247 ат һәм 850 баш сыер талап җыя. 11 март көнне Уфага күченгән кабих Кирилов Ногай юлындагы 313 авылны яндырып-талап чыга (200 авылны яндыргач, ул алардагы хуҗалыклар санын 4000 дип рапорт бирә, авылларның зурлыкларын шуннан чамалагыз), 1658 кешене үтерә, 360 җанны коллыкка алып китә. Румянцев Дим буена һәм Уфага чаклы үтеп, Казан юлындагы 100 авылны яндыра, 1000 нән артык фетнәчене юк итә. Казан белән Ногай юлыннан 3200 ат, меңнән артык сыер, мең ярым сарык талана. Җәзачы җәлладлар үзләренең «бөек җиңүләрен» май ахырында Уфага җыелып тантана итә.

Бер як күрсәткән вәхшилек капма-каршы якны да үч алуга этәрмичә калмый. Себер юлындагы фетнәчеләр, килмешәкләр өстенә ябырылып, 40 ка якын авылны талап чыга, 152 кешене юк итә, 1141 ат талый. Уса юлында Көнгер татарлары баш күтәрә һәм У саны камый. Җәй айлары башлануга, Казан юлындагы татарлар кузгала һәм Минзәләне камалышка ала. Румянцев ашыгыч рәвештә Уфадан Минзәләгә ярдәмгә юнәлә, һәм, мәкер-алдау юлы белән чакырып китереп, яубашлары Солтанморат Дуслиев белән Акай батырны кулга төшерә һәм аларны Минзәлә төрмәсенә озата. Моны ишетүгә, үзенең кул астындагы 2000 (икенче төркем документларда 8000) җайдак белән Килмәк абыз карательләргә каршы юнәлә. 29 июнь төнендә ул Ык белән Когыш елгалары арасына лагерь корып урнашкан генерал Румянцев гаскәренә һөҗүм ясый. Фетнәчеләр 180 карательне юк итә, 60 ын яралый. (Килмәкнекеләр үзләре 40 яугир югалта.) Минзәләгә кайткач, җавап үче итеп, Румянцев төрмәләргә бикләнгән 500 дән артык фетнәчене җәзалап үтерә, хатыннарын, балаларын Рәсәй калаларына кол итеп озата.

Август-сентябрь айларында Минзәләдәге җәзачыларга ярдәмгә өстәмә 3 полк килеп төшә. (Аларның икесен безнең җирләргә җәяүле килеш кенә озаталар. Алар үзләренә кирәк атларны җирле халыктан талап алырга тиеш була.) Җитмәсә, Идел буендагы корылыктан, күрелмәгән ачлык башлана. Бик күп волостьлардагы крестьяннар карательләр өләшкән икмәк бәрабәренә бүтән фетнәдә катнашмаска ант итеп баш ияргә мәҗбүр була. Казан юлында Акайның улы Габдулла белән Ногай юлында Килмәк абыз гына буйсынмыйча йөри.

Хөкүмәтнең 13 июль указы буенча генерал Румянцевны Украинадагы фронтка озаталар. 5 сентябрьдә Минзәлөгә яңа җәллад - бригадир Михаил Хрущев килеп җитә. 21 сентябрьдә ул инде барча фетнәчеләргә Минзәләгә баш иеп килергә чакырып универсал юллый. Офыкта ул көткән көтү-көтү «сарык» күренмәгәч, өяз буйлап карательләр озата. 1250 кешелек отряды белән подполковник Есипов Ык буендагы авылларны таларга тотына. Протасов полкы Ногай юлын шәрә калдыра. Минзәләнең үзендә воевода Ф.Вол-конский вәхшилеге белән фетнәчеләрнең өнен ала. Баш иеп килүчеләрне аманатлыкка (заложниклыкка) эләктереп, биредә декабрьгә чаклы 13 бичараны очлы казыкларга утыртып, кабыргаларыннан асып, кисәкләргә чапкалап үтерәләр. Минзәлә елгасында боз катуга, анда бәке ясап һәм әсир төшкән крестьяннарны йөзәрләп куып китереп, һәр 40 тоткын арасыннан фәкать берсен генә азат итеп, 39 ын батырып юк итәләр. Башка тоткыннар чылбырларга бәйләп Казанга озатыла. Юлда ачлыктан һәм газаптан дистәләгән кеше вафат була. Ә берсендә тоткыннар суыктан зарлангач, аларны зур амбарга бикләп, тереләй яндыралар. Минзәлә төрмәсендәге 144 тоткын сөргенгә юл тота. 505 хатын-кыз һәм бала-чага коллыкка сатыла. Минзәлә тирәсендәге авыллардан 2000 баш ат штраф итеп җыеп алына. Америка профессоры Доннелли язуы буенча, болардан тыш әле тагын 5000 гө якын крестьянны Балтыйк буендагы полкларга солдат итеп тә, каторгаларга да озаталар (Завоевание Башкирии Россией. 154 нче бит).

Ә хөкүмәт һаман җәзачылардан Кама аръягындагы фетнәне тизрәк бастыруны таләп итә. «Аптыраган» җәлладлар 1736 елның 21 декабрендә Минзәләгә җыелып янә киңәшмә үткәрә. Җәза полклары кабат-кабат талау өчен юлдан кайтып керми. Аларга «ярдәмгә» Себердән 1000 йомышлы җайдак, Казан өязеннән янә 1000 йомышлы татардан төзелгән отрядлар килеп җитә. Әмма патшабикә Анна Иоанновна, һаман канәгатьләнмичә, 10 майда указ чыгарып, урысларның һәр җаныннан 1 пот икмәк җыйсалар, татарлардан икешәр пот җыюны таләп итә башлый. Петербургның «утлы табада кыздыруына» түзмичә, җирле җәлладлар фетнәне бастыру өчен сатлык байлар ярдәмен эшкә җигәргә тотына. Патша генераллары сатлык башкорт тарханы Кыдрач Муллакаев белән Әиткул Илимбаевны Килмәк абыз янына очрашуга озата. Тегеләр, төрле ялган вәгъдәләр биреп, 1737 елның 5 февралендә Килмәкне Табын кирмәненә алып килә. Анда исә Килмәкне богауларга бөтереп алалар да Минзәлә төрмәсенә җибәрәләр. Хрущев шәхсән үз куллары белән җәзалап үтерергә әзерләнә. Ләкин аңа Петербургтан көтелмәгән фәрман килеп төшә һәм мөселманнарны кыруда «бөек җиңүләр яулаган» өчен генерал-майор дәрәҗәсе белән олыланган бу җәллад та Кырым ханлыгына каршы яуга чыгып китә.

(Сатлык тархан Кыдрач турында берничә өстәмә сүз. Әлеге кабих җан әле Пугачев фетнәсе вакытында да нәкъ менә шушы ысул белән татар бригадиры Канзафар Усаевны үзе белән очрашуга чакырып китерәчәк һәм аны арканга богаулап, Бөгелмә крепостендагы карательләр полковнигы Кожин кулларына илтеп тапшырачак. Ни үкенеч, Башкортостандагы зур бер авыл әле булса шушы сатлык җанның исемен йөртә.)

Оренбург каласына барып урнашкан Татищев та «танылып» калырга ашыга. Ул бер 28 февраль көнендә генә дә И.Мәмбәтовның башын кистереп, Б.Нәзәровны кисәкләргә чапкалатып, С.Сәфәрголовны очлы казык өстенә утыртып үтерә.

(Әле 1985 елларда ук Оренбург каласының тарих музеенда мине вәхши Татищев белән кансыз Кирилов портретлары каршы алган иде. һәр икесен «үтә дә зыялы» зат, берсен - фәкать зур тарихчы, икенчесен олуг географ итеп танытырга бик тә тырыштылар. Аларның минем бабаларымны ме-ңәрләп-меңәрләп кырган җәллад булулары, Сабан Сәфәрголовны казыкка утырткач, Татищевның шуны «кызык өчен» иелә-бәгелә карап торуы хакында дәлилләп сөйләүләрем, билгеле ки, җиңү китермәде. Җәлладларның сурәтләре тузан да кунмаган көенчә һаман эленеп тора.)

Минзәлә төрмәсендә тотылган Акай Күчемов, Килмәк Норышев, Солтанморат Дуслиев белән Себер юлының яубашы Йосыф Арыковны 1737 елның 14 июнендә Уфа каласына алып китәләр. Тарихчы П.Рычков мәгълүматларына караганда, 1735-1736 елларда булып узган Акай-Килмәк явы дәвамында Казан губернасында 696 авыл яндырыла, 17 мең кеше һәлак була, 3406 кеше сөргенгә озатыла, тол һәм ятим калган 9194 хатын-кыз белән бала-чага урыс крестьяннарына коллыкка сатыла. Фетнәдә катнашучы волостьлардан 17154 баш терлек, 9228 сум штраф талап алына.

* * *
Крестьяннар явы моның белән генә төгәлләнми. Хөкүмәт Хрущев урынына, җәза гаскәрләренең башкомандующие итеп, генерал-майор Леонтий Соймоновны юллый. Чираттагы бу җәллад 173 8 елның май аенда Минзәләгә килеп «эшкә» керешкәнче үк, әсирлеккә эләккән яубашлары урынына Себер юлында - Төлкечура Алдагулов, Ногай юлында - Сәетбай Алкалин, Рысай Игембәтов, Казан юлында Акайның улы Габдулла белән Күчәп Солтанголов кебек яңа юлбашчылар үсеп чыга. Соймонов, Татищев, Тәфкилевлар 14 июль көнне Минзәләгә җыелып, яңадан-яңа планнар корырга мәҗбүр була. Файдасы бик күренми. Соймонов августта инде икенче мәртәбә Минзәләдән Табын крепостена төбәп юлга чыккач, фетнәчеләр аның лагерена һөҗүм ясаудан да тартынып тормый. Тик, ни үкенеч, җәзачылар Габдулла Акаевны тиз арада кулга төшерәләр. Аны Уфа кирмәненә алып китеп, зинданда тотылучы Акай белән очраштыралар. Ачлыктан һәм җәзалаулардан газап чигүче әтисен күреп, егет хәйлә юлына баса. Ул иректә калган отряд башлыкларын фетнәне туктатырга үгетләп йөрергә вәгъдә бирә. Иреккә чыккач, күз буяу өчен, ул хәтта бер-ике отряд башлыгы белән очрашып та ала. Ләкин Оренбург белән Табыннан Уфага килеп өлгергән Татищев-Соймоновлар фетнәчеләрнең көтелмәгән һөҗүменнән шүрләп, төрмәдәге Акай, Килмәк, Йосыф батырларны әүвәл Казанга, ә аннары инде Петербург каласына чаклы ук озаталар. (Билгеле инде, аларны шунда дар агачына асып үтерәләр. Моңа кадәр Акай күле исемен йөрткән һәм Мөслимнән 15-20 чакрымда, Ык буена урнашкан татар авылы килмешәкләр китереп утыртканнан соң Рус Шуганы дип атала башлый.)

(Суз уңаеннан өстик: Салават Юлаевның әнисе - атаклы Акай батыр нәселен дәвам итүче бер вәкил, мулла кызы булганлыктан, укый-яза белә. Йорт старшинасы Юлай Азналин, бик ерак юл үтеп, аны безнең Минзәлә төбәгеннән алып китә. Салаватны әүвәл Нәбиулла Кәбиров атлы ишан укыта башласа да, надан Юлай белән бозылышып, ул аларның 12 йортлы авылын ташлап китә. Салаватны үз әнисе укырга-язарга өйрәтеп бетерә. - В.Сидоров. Навеки в памяти народной. «Поиски и находки». Уфа, 1984, 134-135 нче битләр.)

Әлеге аяныч хәбәрне ишеткән яубашлары үзләренең якын кардәшләре - казакълардан ярдәм сорап карый. Тик мөселман дөньясын төзәлмәс, яман бер чир - берсен-берсе сату-батыру гасырлар буе эзәрлекләп килә шул. Мәкерле Татищев бүләкләренә алданып, Кече Җүз ханы Әбелхәер дә үз янына ярдәм өмет итеп килгән Күчәп Солтанголовны, Оренбург каласына илтеп, патша җәлладлары кулына тапшыра. Татищев аны Самара крепостена алып китә һәм 1738 елның 9 сентябрь көнендә, шәхсән үзе күзәтеп торып, дар агачына астыра. Җәллад Татищевның «мәрхәмәтле» рөхсәте белән, Әбелхәер хан Сәрбазлары Ногай юлындагы дистәләгән авылларны тоташ талап чыга. Минзәлә белән Табын крепосте арасында яткан татар авылларын генерал Соймонов янә үзе талый. 1738 елның җәендә генә дә аның җәлладлары 32 авылны яндыра, 881 кешене юк итә. Җәзачыларның вәхшилеген туктатмакчы булып, сатлык башкорт старшиналары куркусыз һәм баш имәс яубашлары-ның берсе булган Бәпәнәй Торыпбирдинны 1738 елның октябрендә урыс җәлладлары кулына тапшыра. Татищев шәхсән үзе Бәпәнәйне халыкның күз алдында кисәкләргә чапкалап үтерергә әмер чыгара. Җиңү тантанасыннан исергән Татищев Петербургка чаклы барып, 1739 елның февралендә патшабикә исеменә рапорт язып бирә.

«Уфа провинциясенең Казан белән Ногай юллары шултикле туздырылды ки, анда яшәгән халыкның хәзер, мөгаен, яртысы да исән калмагандыр. Бу чаклы югалтулардан соң мондагы халыкның яңа фетнә күтәрүе дә бик икеле».

«Батырлыклар белән танылган» Татищев башкалада эшкә калдырыла. Оренбург каласын төзеп бетерү өчен, экспедиция башлыгы итеп, генерал-лейтенант Василий Урусов җибәрелә. Әле ул килеп җиткәнче үк, җирле хакимият 1939 елда Уфа провинциясендә халык санын алу актын үткәрергә уйлый. (Хөкүмәт чиновниклары 1719 елда да Минзәлә өязендә беренче ревизия үткәрергә җыенып карый. Әмма подполковник Леонтий Есипов командалыгындагы атлы полк артына ышыкланып килсәләр дә, хисапчылар Минзәлә, Зәй һәм тагын берничә авылда гына нибары 2220 ир-атны исәпкә алырга өлгерә, аннары аларны куып җибәрәләр.) 4 юлга да кораллы солдатлар сагы астында махсус чиновникларны озаталар. Ләкин бу отрядлар Минзәлә тирәсендәге санаулы авылларны урап чыгудан ары китә алмый. Халык саны алуны мөселманнар көчләп чукындыру дип кабул итә һәм бер Минзәлә өязендә генә дә 101 авылга бөтенләй дә кертми. Бүген Ижау, Бөре, Уса, Барда, Бөгелмә, Бәләбәй, Эстәрле, Сембер, Самара тирәсендә, Уфа белән Минзәлә арасында, Урал буйларында яткан йөзәрләгән татар авылларының тарихы XVIII гасырның 50, 60, 70 нче еллары яки аннан да соңрак даталар белән генә старт алган икән, берникадәр дәрәҗәдә мондый «яшьлеклөр»не безнең бабаларыбызның «тискәрелеге», үҗәтлеге белән аңлатырга кирәк. (Шулай да, сан алучылар ирешкән мәгълүматларны игълан итеп үтик. Алар 1740 еллар башында Уфа провинциясендәге 1699 авылда 15431 хуҗалык булганын һәм ике җенестәге 84655 кеше яшәгәнен исәпкә алып өлгергәннәр. Шулар арасыннан 1531 хуҗалыкта 13 мең мишәр, 5655 хуҗалыкта 28637 типтәр яшәгән. -Доннелли. 235, 257 нче битләр.) Волостьларга чиновниклар кертмәү, аларны озатып йөрүче кораллы отрядларга каршы сугыш Урусов тирәсендәге җәзачыларны яңа походларга этәрә. Казан белән Ногай юллары карательчеләр белән тула. Бер-бер артлы фетнә башлыкларын да кулга төшерәләр. Бөрҗән волосте тарханы, 1705-1711 еллардагы фетнә җитәкчесе Алдар Исәнгилдин, Тәмьян волосте яубашы Сәетбай Алкалин, Ногай юлы башлыкларының берсе Төлкечура Алдагулов һәм тагын унлап күренекле старшинаны Минзәлә төрмәсенә алып килеп газаплыйлар да, бер төркемне 1739 елның сентябрендә, калганнарын 1740 елның 16 мартында дар агачына асып үтерәләр.

Иректә калганнар, нәкъ 1705 елда башланган фетнәдәге шикелле үк, бердәнбер юлбашчы, ясалма хан эзләп табу юлына баса. Алар Ногай юлының Юрматы волостенда туып-үскән ярлы, әмма гарәп, төрки телләрне яхшы белүче Миндегол Юлаевны җонгарлар ханы Галдан-Чәрәннең энесе дип игълан итәләр һәм аны Карасакал кушаматы артына яшерәләр. Яубашлары кара гавам алдында хәтта «яңа хан»ның чапан итәкләрен, кулларын үбеп зурлаган булып та «артистлана». «Карасакалга 82 мең кешелек гаскәр ярдәмгә киләчәк», дигән ялган хәбәр дә тараталар.

Ләкин һава өреп кабартылган сабын куыгына тиң мондый беркатлы ялганнар белән генә бернинди уңышка да ирешә алмыйлар. Карательләр тарафыннан гыйнвардан июньгә чаклы дәвам иткән эзәрлекләү вакытында Карасакал үз канаты астына җыелган йөзәрләгән фетнәчеләрне югалта, үзе Себергә, Тобол елгасы аръягына качып китә.

Кама аръягында яшәгән мөселман халыкларын изү һәм талауны тагын да көчәйтү өчен Минзәлә белән Оренбург арасындагы элекке татар авыллары урынына Бөгелмә, Писмән (хәзерге Лениногорск), Богырыслан кирмәннәрен төзеп куялар. Менә шундый терәк артканнан соң Урусов белән Соймонов бу төбәктә коточкыч җәзалау чараларын башлый. Урусов 6 меңнән артык фетнәчене, хатыннары-балалары белән бергә, Оренбург янындагы үзәнлеккә куып китертә. 1740 елның 25 августында барча кешеләрнең күз алдында 5 кеше казыкка утыртыла, 11 крестьян кабыргасыннан асып үтерелә, 21 фетнәченең башы чабыла, 85 кешене дарга асалар. Аннары Урусов мондагы халыкны Сакмар крепостена куып алып китә дә, янә шуларның күз алдында 170 кешене газаплап үтертә. 301 фетнәченең телләре, борыннары, колаклары киселә. Үтерелгән барча фетнәченең хатыннары, балалары кол итеп өләшенә. Генерал Соймонов җәлладлары 3665 кешене яуда юк итә, 404 кешене газаплап үтерә. 802 кеше сөргенгә озатыла, 3026 хатын-кыз белән бала-чага коллыкка сатыла. Урусов «үз өлешенә тигән» волостьлардан 5298 ат, 5736 сыер таласа, Соймонов 6870 ат һәм 9529 тәңкәлек мал-мөлкәт җыя.

1742 елда оештырылган Оренбург губернасының беренче хакиме (һәм, әлбәттә, җәллад) Иван Неплюевның патшабикә Елизавета исеменә (нык киметеп) язган рапортына караганда да, 1735-1740 еллардагы милли-азатлык явы барышында Казан губернасында яшәгән татар-башкорт халкының 16893 вәкиле җәлладлар тарафыннан үтерелә, 3236 кеше диңгезләрдәге галераларга һәм сөргенгә җибәрелә, 9182 хатын-кыз һәм сабыйлар русларга кол итеп сатыла. Неплюевча санаганда, мөселман халкы бер яу барышында гына да - 28511, асылда исә, ким дигәндә 40 меңгә якын кешесен югалта. Патша хөкүмәте безнең бабаларыбыздан шушы кадәр корбан түләтеп, Урта Азияне яулау өчен үзенә плацдарм әзерли.

Вахит ИМАМОВ.
"Мәйдан" № 5, 2010.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz