Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Гомер буе элемтәче булып эшләгән Альберт абый Минһаҗев. Төгәлрәге, КАИның радиофизика бүлеген тәмамлаганнан соң, 43 елга якын радио буенча баш инженер хезмәтен алып бара ул. Эштән бушап, лаеклы ялга чыккач, көтмәгәндә үзенә шөгыль таба - тал чыбыгыннан төрле әйберләр ясый башлый.
...Мөслимнең Ык буендагы талларына карап, балачагын еш искә ала ул. Малай чакта читән үргән вакытлар күпләрнең исеннән чыкмыйча йөдәтәдер әле. Альберт абый Казанда яшәсә дә, әнә шулай туган ягына, таныш әрәмә буйларына кайтмыйча тора алмый. Тормыш авырлыгын сугыш чоры балалары су буйларында таллар, әрәмәдәге җимеш куаклары ярдәме белән җиңә шул.
Альберт абый сөйләвенчә, тал чыбыгын үрү иң борынгы һөнәрләрнең берсе санала. Әлеге кәсеп бөтен дөньяга таралган. Таиланд, Кытай, Африка илләреннән кайткан тал чыбыклары, үрелмәләр бар. Гомумән, бер тал чыбыгының гына 280 төре бар. Шуның 8 сорты гына үрергә яраклы икән. Оста шундый тал чыбыкларының 2-3 төрен туган як әрәмәләрендә, су-күл буйларында тапкан. "Без, сугыш чоры балалары, тал чыбыкларыннан читән дә, кәрҗин дә үрә идек. Ул вакытта башка чималны юнәтү авыр иде шул. Хәзер исә халык табигый әйберләргә кире кайта. Бакча кишәрлекләрендә, коттеджларда, авыл җирләрендә дә тал чыбыгыннан үрелгән эшләрне күп очратасың. Кеше әнә шундый табигый әйберләргә омтыла башлады. Чөнки тал чыбыгыннан ясалган әйберләр нык та, җиңел дә", - ди ул. Мәсәлән, бер бидрәле кәрҗиннең авырлыгы ярты кило чамасы гына тарта икән. Өстәвенә 10 ел хезмәт итә әле ул. Аннан белгечләр тал чыбыгыннан үрүнең баш миен эшләтү өчен бик файдалы булуын; әйтәләр. Бармаклар аша хәрәкәтне баш миен яхшырак эшләтү, сәламәтләндерү *сүнекмәсё булуын таныганнар.
Тал чыбыгыннан үрелгән әйберләр бүген дизайн, интерьер өчен кулланыла башлаган. Бигрәк тә ландшафт дизайны күпләрдә кызыксыну уята. Аннан хуҗалыктагы һәртөрле кирәк-ярак өчен дә талдан әйберләр үрергә була. Мәсәлән, каз, үрдәк, тавык оялары. Альберт абый шундый ояларны үрүче Тимербай абыйны искә алды. Бала бишеге дә алар үскәндә тал чыбыгыннан була шул. Кар тотар өчен читән үргәннәре һич исеннән чыкмый.
Бүген бу эш белән кызыксынып китеп шөгыльләнүчеләр һәр районда бар диярлек. Кайберләре хәтта гаиләләре белән үрә икән. Лаеш районында шундый үрүчеләр хәтта 300 меңлек грант та откан.
Бездәге бөдрә талларны Кытайда. Вьетнамда ротанг дип атыйлар. Аның иң озын үсентесе хәтта 400 метрга җитә. Өй җиһазлары, тирбәлә торган кәнәфиләр эшләү өчен файдаланыла. Альберт абый көнкүреш эшләнмәләреннән тык интерьер, дизайн өчен шактый кызыклы әйберләр ясый башлаган. Йортны бизәү өчен кояш, чәчәк формасындагы эшләнмәләр, вазалар кызыклы итеп үрелгән аның.
Альберт Минһаҗевның һәрбер эше хакында сәгатьләр буе сөйләргә була. Шулай да оста, һәрбер эшнең җае булган кебек, тал чыбыгын үрүчеләрнең һөнәри серләре булуын белдерде. Әле үрү эшенең үзенчәлекләре хакында китап та язарга алынмакчы була. Чөнки Казанда түгәрәк альт барган, инде Мөслимдә дә балаларга өйрәтү өчен махсус түгәрәк ачарга чакыру алган остазның тәҗрибәсе җитәрлек.
Тәҗрибәле остазның бүген үз укучылары бар. Шуңа да ТР һөнәрчеләр палатасы иң әйбәт эшләр башкарган, аннан үз эшен укучыларына да өйрәткән өчен Альберт Минһаҗевны "Һөнәрче остаз" дигән медаль белән бүләкли. Остаз һәм аның укучыларының эшләрен Казан, Чаллы һәм Алабугада үткәрелгән күргәзмәләрдән табарга була. "Махсу сату белән шөгыльләнмим. Күргәзмәдә алар", - ди ул. алар
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
"Ватаным Татарстан".

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz