Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb Вахит Имамов

Мөслим - татар төбәге

Асыл татарлар яшәгән һәр төбәк шикелле, исеме белән үк шигърияткә, җырга тартып торган Мөслим районы да безне тәфсилләбрәк, ныклап танышу өчен инде күптән үзенә дәшә иде. Мөслим җирләренең дистәләгән, хәтта йөзәрләгән күренекле шәхесләр үстергән игелекле төбәк икәнен бик беләбез. Ә халкы монда кайчан тамыр җибәргән дә авылларының тарихы кай заманнан килә - чират җиткәч, менә шушыларны күзаллау-барлау өчен район почмаклары буйлап таралдык без.
Эзләнүләр чорында дистәдән артык авыл зиратын айкап чыктык, йөздән артык кабер ташын рәсемгә төшердек, берничәсен үзебез чокып таптык. Бәхетебезгә, авылларда унга якын борынгы шәҗәрәгә тап булдык. Яшьләре сиксән-туксанга җиткән бабай һәм әбиләрдән хатирә һәм истәлекләр тыңладык. Байтак тарихи китап-белешмәләр һәм язма мәгълүматны, авылларда 1795 -1854 елларда үткәрелгән ревизия журналларын сукаладык. Мөслим мәдрәсәләренең тарихын ачыклау өчен Җәүдәт Миңнуллин белән Гомәр Даутов атлы галимнәребез Оренбург каласы архивына да барып кайтты. Нәтиҗәдә... Мөслим авылларының тарихы буенча берничә галимебез белән дә бәхәсләшеп, җәдәләшеп беттек.
Заманында олуг бер язучыбыз «Минзәлә өязендәге татар авылларының күпчелеге 1720-1730 еллардан соң гына пәйда булган» дигән мөһер салып, хата кылган иде. Ул Рәсәй күләмендә 1720 елларда үткәрелгән беренче ревизия вакытында ук нәкъ менә шушы Минзәлә тирәсендәге 100 дән артык авыл халкының патша ялчыларын һәм аларга ияреп килгән хәрби отрядларны үз җирләренә кертмичә дә кире борганлыгын искә алырга «оныткан». Нәкъ шуның шикелле, Актаныш, Мөслим, Азнакай, Минзәлә, Сарман, Бөгелмә, Ютазы районнарындагы авыллар тарихын Ногай Урдасы җимерелү, ягъни 1650 еллардан соңгы чорга гына бәйләп куючы галимнәребез дә бар. Ләкин иске каберлекләр, картлар телендә яшәгән риваятьләр, табылган эш кораллары, иске акча һәм иске шәҗәрәләр, ревизия кәгазьләре - һәммәсе дә Мөслим районындагы авылларның да инде күпкә «карт», өлкәнрәк булуын дәлиллиләр.
Әйдә, тарих битләренә күз йөгертик әле. 1552 елда газиз Казан ауган. Кансыз баскынчылар пайтәхетнең 50 чакрымдагы әйләнәсен, Идел, Чулман, Нократ шикелле елга ярларындагы 15 чакрым араны татар авылларыннан «чистартып» бетергәннәр. 1556 елда Әстерхан ханлыгын җимереп ташлаганнар. Ногай татарларының хакимнәреннән берсе булып саналган сатлык Исмәгыйльнең үзенең бертуганы Йосыф морзаны суеп, урыс патшасы Явыз Иванга тугрылыклы булып күренергә маташуы да отыш китермәгән. Казан ханлыгының ауганлыгын күреп, Ногай Урдасы да икегә бүленгән һәм бер өлеш ногайлар Кубань якларына таба күчеп киткән.
Чулман аръягындагы җирләрне, әллә нишләп, «башкорт далалары» дип бәяләү әйләнешкә кергән. Ә югыйсә, чынлыкта, башкорт кабиләләренең күпчелеге Казан ханлыгына, Урал тавы буендагылар - Себер ханлыгына, Җаек елгасы тирәсенә сыенганнар Ногай Урдасына буйсынып яшәгән бит. Бүгенге Башкортостанның байтак территориясендә ногай татарлары гомер сөргән. Соңыннан, урыс баскыннары идарәсе урнашып беткәннән соң, Уфа провинциясен Казан, Себер, Ногай юлларына бүлеп куюлар да шуңа нигезләнгән. Казан белән Уфа арасындагы җирләр Казан ханлыгы оештырылганнан, ягъни 1438 елдан бирле ханнар биләмәсе булып исәпләнгән. Менә шул сәбәпле 1467-1478 елларда идарә иткән Ибраһим хан Сөн буендагы Тыңламас авылы (бүгенге Актаныш районы) тирәсендәге җирләрне Котлыгыш бигә бүләк итеп биргән дә инде. Икенче бер хан - Сәхиб-Гәрәй дә, ярлык нигезендә, 1523 елда Ык аръягындагы Ирәктә волосте җирләрен Шәех-Әхмәт атлы тарханга бүләк иткән. Ә Ирәктә волосте - ул чорларда бүгенге Мөслимнең Каенсаз, Шуран, Ташъелга, Вәрәш, Табын, Тәмьян, Мәлләтамак, Тугаш, Тегермәнлек авыллары тирәләре инде. Бу ярлыкларны әле 1912 елда ук милләтпәрвәр Сәед Вахидов атлы галим эзләп тапкан, алар 1914 елда ук нәшер ителгәннәр. Ни үкенеч, соңыннан Сталин җәлладлары бу шәхеснең «башын ашаганнар». Әле бүгенге рәсми мәгълүматлар буенча да Мөслим терәлеп торучы Минзәлә районындагы Татар Мөшегәсе 1621 елда нигезләнгән булып исәпләнә, ә Бикбау авылының 1630 елда ук тамыр җәйгәнлеген без инде журналыбызның узган елның 12 нче санында чыккан язмабызда исбат иттек. Тукай һәм Зәй районнарындагы Калмаш, Кәрәкәс, Нәлем, Сәвәләй, Иске Тәкмәк, Баграж авылларының барлыкка килүе XVII, хәтта XVI йөзләргә карый. Күрше Сармандагы Иске Әхмәт, Тукай, Ләке, Катыш-Каран, Сарысаз-Тәкермән, Түбән Бикмәт авыллары, Сарман үзе XVII гасырда нигез ярган. Хәер, Мөслим районындагы Югары һәм Түбән Табын, Тәмьян, Керәш-Шуран, Мәлләтамак, Иске Вәрәш, Тат.Шуран, Тат.Бүләр авыллары да энциклопедияләрдә XVII гасырныкы булып исәпләнә, алар нигезләнгән төгәл елны белүчеләр генә юк.
Әйткәнемчә, без Мөслим районындагы дистәгә якын зиратны айкап чыктык. Башка төбәкләрдә бик үк очрамый торган, үзенчәлекле, сәер йолалар бар. Тугаш авылы янәшәсендә «Изгеләр, әүлияләр зираты» дип аерым бер каберлек ясаганнар. Зиратта бер кабер Ык елгасы ярыннан чыгарылган ташлар белән диварлап алынган. Кабер ташы ике ягыннан да Коръән сүрәләре белән затлап бизәкләнгән, ни үкенеч, «хуҗасы»ның исемен һәм вафат елларын гына һич ачыклап булмый. Олы Чакмак авылында да зират эчендә зират көтеп торган. Нәкъ Тугаштагы шикелле үк ташлар белән уратылган бу кечкенә эчке зиратны җирле халык «Ишаннар зираты», дип атап йөри. Чакмакта 1830 елдан бирле бик данлыклы мәдрәсә эшләп килгән, анда укыткан мөдәррис вә хәлфәләрне шушы зират эченә аерым җирләгәннәр. «Ишаннар зираты» эчендә дә бүген фәкать бер таш кына исән торып калган. Ул таш мәдрәсәне үз кулында тоткан ишан һәм дамелла Габдулла ибне Габделрәфыйк истәлегенә 1899 елда куелган. «Ишаннар зираты» тулгангадыр инде, мәдрәсәдә имам вә мөдәррис булып торган Әхмәтвәли казый угълы Мөхәммәтшакир муллага ташны Чакмак зиратының икенче бер почмагына да куйганнар. Түбән Табын авылында исә зират тулысынча ташлар белән дивар корып, уратып алынган. Зират эчендә шундый ук ташлар белән уратылган янә бер мавзолей -- ялгыз кабер бар. Онык тиешле Мәгъсүмҗан Ишалин абзыйның әйтүе буенча, биредә аның бабасы Шәймөхәммәт хаҗи җирләнгән. Зиратны да таш дивар белән нәкъ менә шул кеше, үзе Мәккәгә хаҗ кылып кайтканнан соң ясаттырган икән. Мәгъсүмҗан абзый үзенең бабаларын Югары Табын авылыннан күчеп утырган, дип әйтә. Дөрестән дә, аның Ишал исемле бабасы югары авылда яшәгән Елкилде шәҗәрәсендә ачыклана. Тугаш авылы янындагы «Әүлияләр зираты»на куелган кабер ташы Олы Чакмак авылындагы «Ишаннар зираты»нда исән калган бердәнбер кабер ташы дамелла Габдулла ибне Габдерәфыйк истәлегенә куелган Мөслимнең «Туган як музее» ихатасына Катмыш авылыннан китерелгән 1690 елгы кабер ташы Югары Табын авылының иске мәктәп бакчасында аунап ятучы тарихи ядкарь — «хуҗасыз» кабер ташы Мөслим районында без тап булган һәм әлегә сакланып калган иң иске кабер ташы 1690 елда куелган булып чыкты. Ул Мөслимнең үзенә терәлеп торган Катмыш авылы зиратыннан алынган. Аны Казаннан килгән филология фәннәре докторы Марсель ага Әхмәтҗанов укып, авылдагыларга аңлатып киткән булган. Берничә ел элек Катмыштагы зиратны җимереп ташлап, аның өстенә мал фермасы төзи башлагач, тарих җанлы берничә кеше ошбу ташны район музее ихатасына китереп ташлаган. Ләкин, ни галәмәт, музей ихатасында да әлеге тарихи таш хуҗа тапмый, кар-яңгырлар арасында юкка чыгып ята. Моның кебек кадер-хөрмәт күрми исраф булып ятучы кабер ташлары чиксез, чутсыз. Югары Табын авылының иске мәктәбен дә «коммунистик яшьләр» иске зират өстенә китереп корган булган. Ул зираттан сакланып калган бердәнбер кабер ташы хәзер ялгыз хуҗалыкларның бәрәңге бакчасында туфракка батып ята, «ушлы яшьләр» инде аның өстеннән трактор белән сукалап та үтәргә өлгергәннәр. Туйкилденең 1892 елда ябылган иске бер зираты турында да «үтә кайгырталар». Зиратның тигез яланлыкта урнашкан булуыннан табыш-отыш алып калырга ашыккан «эшкуарлар» әллә никадәрле кабер ташларын ян-якларга чыгарып «чистартканнар». Хәзер анда «шома эшкуарлар», ургыч белән урып, малларына печән хәстәрлиләр... Безнең «Явыз Иванныкылар кабер ташларыбызны чиркәү нигезенә салып бетергәннәр», дип сүгенүебез - ул аклану гына. Ә үзебез тарих ядкарьләрен Иваннарга караганда да явызрак һәм гамьсезрәк бетерәбез...
Мөслим районы буенча юкка чыккан зиратларның төгәл санын ачыклаучылар да, мөгаен, юктыр инде. Аларны, асылда да, санап кына бетермәле түгел. Тарихи Тәмьян авылының элекке урынын Ык «ашаган». Аның 250 метрга сузылган иске зиратыннан чыккан сөякләрне әллә ничә еллар буе җыйганнар, җирләгәннәр. Туйкилде авылы тирәсендә элегрәк алты зират урыны күзгә бәрелеп торган, бүген инде икесе генә исән. Югары һәм Түбән Табын, Тугаш авылларындагы иске зиратлар бөтенләй юкка чыккан. Мәлләтамак авылы тирәсендә дүрт зират булган. Мөслим районы җирләренә «адашып» кына килеп чыккан Казан галимнәре Рус Шуганы (элекке Акай Күле), Иске Вәрәш, Мәлләтамак янында ХШ-ХГУ, хәтта әле Х1-ХП гасырларга караучы иске мөселман кабер-лекләренең урыннарын да ачыклап киткән булган. Вәрәшбаш авылы янында борынгы курганнар урыны пәйдаланып тора. Тарихта Шуран авыллары тирәсендә әле 1495 елларда ук Байлар, Бүләр, Ирәкте олыслары белән Юрматы исемле татар кабиләләре арасында җир өчен үзара канлы сугышлар булганы билгеле. Керәш-Шуран, Краснояр, Минзәләдәге Татар һәм Рус Мөшегәсе, су басу куркынычы астында юкка чыккан Имәнле авыллары тирәсендә әле булса ук һәм сөңге калдыклары гел табылып тора. Ләкин археологларның гына Мөслим җирләренә бөтенләй килгәне юк. Без үз тарихыбызга карата әнә шулай сукыр булганга күрә, Уфа голәмасы: «Сез - безнеке! Теләкәй-Күчем-Акай да безнекеләр!» - дип, Табын белән Тәмьян авылы кешеләрен фәнни конференцияләргә чакырып, бүләк биреп ята. Ә үзебездәге мөтәгалимнәр Мөслим авылларының тарихын һәм эзен XVII гасыр ахырына, хәтта әле XVIII гасыр уртасына кайтарып калдырмакчы. Доктор белән кандидат кенәгәләрен йөртүче йөзәрләгән «ушлылар» арасында Теләкәй-Күчем-Акайларның бер нәсел каһарманнары, аларның баба—ата—угыл булуын да ачыклаучы милләтпәрвәр кеше табылмагач, безнең галимнәрдән тагын ни көтәсе?!. Югары Табын авылы бакчаларыннан табылган борынгы гарәп, Кытай һәм Алтын Урда акчалары 1927-1929 елларда латин хәрефләре белән укытуны көчләп керткәч, «Гарәп имлясы белән язылган китап-кәгазь саклаучыларны Себергә җибәрәбез!» дип куркытудан өннәре алынган татар кешеләре йорт-курасындагы бар «архив»ны авыллардагы мәйдан уртасына җыеп яндырганнар. Ләкин ниндидер могҗиза белән исән калган иске шәҗәрәләр гел табыла, тарих яңара, тулылана тора. Югары һәм Түбән Табын, Мәлләтамак авылларында шундый шәҗәрәләр күреп бик сөендек. Түбән Табында көн итүче Гомәр Сабитовның тарих катламына яшеренгән 14 буыны ачыкланып, Кара-Көчек атлы «бабасы»на чаклы барып җиткән. Югары Табын авылында тармакланган һәм бүген инде йөзәрләгән оныкны берләштергән икенче бер нәсел Ильяс-Искәндәр-Ишал-Келәүмәт-Дусмәт атлы бабалары аша 1600 еллар тирәсендә гомер сөргән Елкилде атлы кешегә барып тоташа. Мәлләтамак мәктәбендәге музей диварларына бабайлар кулы белән төзелеп эленгән карта һәм истәлекләр дә авылның инде ким дигәндә 450-500 ел элек нигезләнгән булуын раслап тора.
Мәлләтамак белән Туйкилде авылларында яшәүче йола-хатирәләр гыйбрәтле һәм сәер. Бу ике авылга да, иң элек, Югары Табын авылында гомер кичереп киткән Нияз бабай Искәндәр углының 1600 елларга барып тоташкан нәсел шәҗәрәсе Казан ягыннан килгән татар гаиләләре нигез корган икән. Тора-бара гына алар типтәрләргә үз яннарына сыенырга рөхсәт биргән. Шул типтәрләрнең шомарак вәкилләре зуррак, табышлырак җир эләктерү өчен 1795-1834 елларда башкорт катламына язылып күченгәннәр. Моны Уфа белән Оренбург архивларыннан күчереп алынган ревизия кәгазьләре раслый. Байлыкка омтылу, кешечә көн итәргә тырышу - күркәм, мактаулы эш, мәгәр шунысы бик сәер: Казанныкылар типтәр белән башкорт катламына язылган елгырларга кызларын кияүгә бирмәгәннәр, тегеләрдән килен алмаганнар. Типтәр белән «башкорт» үзләренә ярны йә Мөслимнән, йә Ти-мерьюлдан, хәтта Агыйдел буендагы Үрь-яды авылыннан барып эзләргә мәҗбүр булган. Ни галәмәт: алар мәетләрне дә бер зиратка илтеп күммәгәннәр. Казанныкылар үзләренә аерым, типтәр яки башкорт катламындагылар икенче бер зират тоткан. Ике-өч мәхәллә булса, мәчетләргә мулла белән мәзиннәрне дә аерым яллаганнар.
Район тарихына бәйле тагын бер-ике риваять. Тугаш авылын районның бар халкы Тугаш атлы хан исеме белән бәйләп телгә ала. Әле Казан ханлыгы аякка басканчы ук Ык ярында шундый бер хан биләмә тоткан, диләр. Аксак Тимер килгәч, үзенең иң сөекле кызын баскын ханга егерме икенче хатынлыкка биреп, кабиләсен дә, байлыкларын да саклап калган, имеш.
(Ә без өстик. Тарихта Бөек солтан дәрәҗәсен йөрткән Тугаш Бознак улы да бар. Ул Әтнә районының Иске Мәңгәр авыл зиратына 1543 елда күмелгән. Шул ук зиратта 1594 елда күмелгән Җанәй (Янәй) солтанның да кабере бар. Минзәлә төбәгендәге Янәй волостеның, Тугаш авылының әлеге солтаннар белән бәйләнеше булу ихтимал.)
Аннары Мәлләтамакныкылар да, Мөслим-Сарман-Минзәлә тирәсендә яшәүче байтак гаиләләр дә үз нәсел очларын Майкыби (Байкыби) аты белән бәйлиләр. Риваятьләргә караганда, ул Урал аръягындагы Миас елгасы буендагы җирләргә дә хуҗа булган. Чыңгыз хан янәшәсендә меңбашы булып торган, аңа ярдәм иткән, күп бүләкләр биргән, хәтта җиһангирның арбасына да бергә утырып йөргән. Майкыбинең Кара-Табын (Кара Газиз) атлы улы менә шушы Мөслим җирендәге Югары һәм Түбән Табын, Мәлләтамак авылларына да нигез салган икән. (Күңелдә бер фараз бар: Бакалы районы чигендәге Баек авылының атамасы да Байкыби исеменнән алынмаганмы икән?)
Без кайбер һәвәскәр «тарихчы»ларның Башкортостанда дөнья күргән «олуг хезмәт»ләргә ияреп, «Табын белән Тәмьян кабиләләре Урал ягыннан күчеп утырганнар», дигән фикерләре белән һич тә ризалаша алмыйбыз. «Ак табын», «Ике Д(Т)абын» кабиләләренең атамалары Әтнә, Яшел Үзән төбәгендә дә яшәп калган һәм, гомумән, Табын кабиләләре Татарстан җирендә Алтын Урда чорыннан бирле яшәп килә. Хәтта шул Майкыби җитәкләгән борынгы кабилә дә әүвәл Алтай якларында, аннары Җидесу буенда яшәгән һәм, Батухан гаскәренә иярә-иярә, безнең төбәккә чаклы килеп җиткән. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның «Нугай Урдасы» китабында кызыклы бер риваять бәян ителә. Явыз Иван килеп Казанны егып салгач, аның җәлладлары хәзер Мамадыш районында исәпләнүче Катмыш авылы кешеләрен дә көчләп чукындырган. Руханилар китеп баруга ук, Кашышныкылар янә ислам динен тота башлаганнар. Шуннан авылдагы 7 хуҗалыкны Ык буена, хәзерге Мөслим янәшәсенә куганнар, ди. Бу хәл 1720 еллар тирәсендә була һәм Акай батыр да Мамадыш районындагы Катмышта туганнан соң Мөслим җиренә күчеп килә, имеш. Тик Мамадыш төбәгендә яшәүче бу риваять һич тә хакыйкатькә туры килми. Чөнки Мөслим янәшәсендәге Катмыш зиратына куелган кабер ташларының без 1600 елларга ук каравын әйтеп үттек инде. Акай батыр да Мамадыш җирендә туып-үсә алмый.
Район үзәге булган Мөслим үзе башка авыллардан күпкә соңрак, XVIII гасыр уртасында гына пәйда була. Аны тәүге нигезләүчеләр башта Иске Вәрәш авылы янәшәсендә яшәп, хәзерге урыннарына шул заманда килеп утыралар. Шунысын да өстик: Иске Вәрәш авылы үзе ике гасыр буе Яке дигән исем белән дә аталып йөргән. Вәрәшлеләрнең бүгенге Мамадыш районындагы Яке авылыннан күчеп утыруларына өстәмә дәлил бу. Мөслим халкы беренче ревизия кәгазьләренә 1763 елда гына теркәлә. Хәтта XIX гасыр ахырына чаклы ул әле һаман Мөслим-Вәрәш булып та йөри. Нигезләнгән елында Мөслимдә 40 яшьлек Мостафа Мирзаһит утлы командасына караган ясаклы татарлар яши. Мөэмин Мөслим угълы авылның старшинасы булып исәпләнә. Старшина Мөслимнең авылны 1730-1740 елларда ук нигезләве мөмкин. 1763 елның 1 ноябрендә Мөслим авылында үткәрелгән ревизия кәгазьләре Авыллар буенчаҗыелган барча мәгълүматларны барлагач, күңелдә ышаныч арта гына бара. Татар халкы һичбер гасырда да иңгә-иң терәлеп янәшә гомер итүче башкорт кабиләләре, ногай татарлары, калмыклар йә каракалпаклар белән кылычка-кылыч килеп, үзара кан коеп яшәмәгән. Татарлар килеп нигез корган икән, аларны кардәш милләтләрнең һичкайсы да куып җибәрмәгән, суеп бетермәгән. Мөслим районы җирләрендә табылган борынгы болгар каберлекләре, гарәп, Кытай һәм Алтын Урда тәңкәләре, безнең бабайларның куллары белән ясалган чалгылар һәм йозаклар, гер вә бизмәннәр, көйле һәм ашлык яргычлар - һәммәсе дә татарларның инде Алтын Урда чорында ук Мөслим җирләрендә көн күрә башлавын раслый. Бөтенрәсәй буенча таралган татар җепләрен безнең тарихчыларыбыз да эзләсен, борынгы бабаларыбыз калдырган ядкарьләрнең кадерен киләчәк буыннар да югалтмаcын иде.

Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz