Бәйге күргәзмә-ярминкә формасында үтәчәк
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге мөслимәләр өчен ”Энҗе” дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе оештыра. Бәйге күргәзмә-ярминкә формасында үтәчәк.
“Кул эшләнмәләреннән ясалган иң уңышлы, оригиналь композицияне кыйммәтле бүләк көтә. Моннан тыш, күптөрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр биреләчәк. Сатылмый торган әйберләр арасында да аерым бәйге булыр дип планлаштырабыз”, - диде оештыручылар.
Күргәзмә кысаларында күптөрле мастер-класслар оештыру да каралган. Скрапбукинг, декупаж, квиллинг, психология, макияж һәм башка юнәлештәге мастер-классларда катнашу түләүсез булачак.
Шулай ук биредә мөслимәләр өчен киемнәр коллекциясен тәкъдим итү дә каралган.
Әлеге чарада кул эшләнмәләрен тәкъдим итү, үз композицияң белән катнашу өчен заявка җибәрергә кирәк. Заявкалар 2011 елның 6 декабренә хәтле dummol@inbox.ru адресына кабул ителә. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат үзәге хәбәр итә.
Бүген