Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Чакмак әрәмәсенең гөлҗимешен дә, Түреш урманының серлелеген дә, зәңгәр томаннар артында калган яшьлекнең зәңгәр киңлекләрен дә, Әмәкәй болынында утлап йөргән атларны да Роза Низамова чиккән картиналардан эзләп табарга мөмкин. Мөслим районының Үзәк китапханәсе үткәргән "Күңел нурым тамган... сокланырга калган" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсендә күз иң беренче бу гаҗәп осталык белән чигелгән рәсемнәргә төшә.
"Гомерем буе балаларга татар теле һәм әдәбияты укыттым. Хәтерем әйбәт, әсәрдән өзекләр әле дә еш искә тешә. Пенсиягә чыккач, укыткан укучыларым, гаиләм алдында шул биеклектә эшлекле, булдыклы булып каласым килде", - дип сөйли Роза апа. Ничек тә тормыш дулкыныннан төшеп калмаска, дигән уйлар аны иң элек рәсем ясарга өйрәтә, аннан чигә башлый. Әнә шулай ун ел дәвамында Роза Нәгыйм кызы үз-үзенә шөгыль табып, сөенеп һәм башкаларны да сөендереп яши. Авырып киткәч, иң беренче иҗат иткән картинасын яратып искә ала ул. Һавага кaрап томшыгын сузган торна иҗатының гына түгел, тормышының да талисманы булып тора. "Үлем белән көрәшкәндә, яшим-яшим дип чиккәнмендер инде.Күрәсезме, тигез булмаган урыннарны?"
Бүген Роза аланын 60тан артык эше бар. "Берсеy дә сатмыйм, бары бүләк итәм. Акча минем өчен мөһим түгел, иҗатымнан яшәү көче алам. Аны бернинди акчага да сатып алмаячакмын. Әти-әнинең дә тәрбиясе нык булды. Ирем, балаларым да бер генә эшеңне сатма, дип әйтәләр", - ди Роза апа. Рәсемнәрен күп вакыт күңеленә килгән образлар аша төшерә ул, араларында балачак елларының аһәңнәре, туган як җылысы да сизелә. Картиналардагы урман, һава, гөлҗимеш исләренә кадәр тоям, диюе остазның үз эшен никадәр яратканлыгын күрсәтмиме икән?!
Роза апа, укытучы кеше буларак, аралашырга ярата. Аның янына әле дә элеккеге укучылары еш килә. Өстәвенә рәсемнәренә сокланып, чигеп рәсем төшерергә теләүчеләргә Роза апа мастер-класс үткәрергә дә иренми.
Күргәзмәдә укучыларының иҗатын күрүгә дә бик шат ул. Әнә Эльмира Галиеваның ясаган рәсемнәре үзе үк соклану уята. Сәнгать әсәрләренең бала күңелендә матурлык тәрбияләүдә өлеше зур, дип саный остаз. "Чәй эчеп, аралашып, сөйләшеп утырабыз. Һәр эшне өйрәнәбез", - ди ул.
Чигү өчен төсләрне сайлауда да һәркемнең зәвыгы бар дип саный Роза апа. Уңышлы төсләр сайлаган картиналарын соклана-соклана күрсәтә. "Хәзер осталыкны тагы да арттырырга мөмкинлекләр зур. Журналлар алдырам. Укыйм, өйрәнәм. Чиккән өстеннән чигү рәсемнәрне үзенчәлекле итә. Соңгы вакытта шамаилләр эшли башладым, һәрбер башкарган эшем миңа зур куаныч, шуларны бүләк итеп тәм табам", - ди Роза Низамова. Бер үк вакытта телевизорны аз каравын, көннең буталчыклыгыннан, дөньядагы аһ-зардан шушы иҗат җимешләре коткаруын әйтә ул; "Дөньяга матурлык аша карарга тырышам. Районның "Сүнмәс дәрт" клубына йөрим. Үзем белгән укытучылар турында язмалар яза идем", - дип сөйли тынгысыз укытучы.
Роза апа бер елга 4-5 картина иҗат итә. Бер төсләрдән арып китсә, икенче әсәрен эшләргә алына. Шуңа күрә берьюлы берннчә рәсем өстендә эшли. Роза биеклегендә калу өчен туктаусыз ижат итәргә кирә/ыеген онытмый ул.

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
"Ватаным Татарстан".

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz