Сез минем беренче балаларым
"Кеше үз гомерен бер елга алдан кайгыртса – иген иксен; ун елга кайгыртса – агач утыртсын; йөз елга кайгыртса – кеше тәрбияләсен", – дигән борынгылар. Бу сүзләрнең дөреслеген тормыш гел исбатлап тора.
1945 елда мин Олы Чакмак җидееллык мәктәбен "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамладым. Нинди һөнәргә укырга китсәм дә, мине имтихансыз кабул итәләр иде. Ләкин әнкәй минем укытучы булуымны теләде. Әнкәйнең атасы, бабам Габделмәҗит улы Габделгалим Олы Чакмактагы тирә-якка танылган мәдрәсәдә ир балаларга белем биргән, ә әби өендә кыз балалар укыткан. Әткәйнең атасы Габделгазиз улы Мөхәммәтвагыйз Оренбург өлкәсендәге атаклы Каргалы мәдрәсәсен тәмамлап, Мөслим районы Олы Чакмак авылына указлы мулла итеп билгеләнгән. Әбием Зыятдин кызы Мөшфика белән әнкәй дә кызлар укытуда булышкан. Үзе бик белемле кеше иде. Коръәнне яттан белде, ләкин революция нәтиҗәсендә мәдрәсәләр, мәчетләр юкка чыгарылган, аның укытучы булу хыялы тормышка ашмаган.
Әнкәйнең теләген үтәп, мин 1950 елда Куйбышев педучилищесын тәмамладым һәм Ольгино авылында урнашкан 69 нчы балалар йортында тәрбияче булып эшли башладым. Ул чакта миңа 20 яшь иде. Мине ир балаларга тәрбияче, ә 6 нчыда укучыларга класс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Балалар белән бик тиз уртак тел таптык, дус булып киттек, кичләрен мин укыган китапларымның эчтәлеген сөйли идем, бергәләп яңа җырлар, шигырьләр өйрәнә идек. Рифгать, Мирзаян, Илдус гармунда бик оста уйный иде, бергәләп концертлар әзерли идек. Кышкы каникулда Симәк, Елгабаш авылларында һәм район мәдәният йортында концерт күрсәттек. Авыл халкы безне бик җылы каршы алып, ашарга-эчәргә әзерләп, ир балаларны бер өйгә, кыз балаларны минем белән икенче хуҗага урнаштыра иде. Тәрбиячеләрнең калганнары башка балалар белән эшләргә кала иде. Алар барысы да миннән олырак яшьтә, шуңа барлык мәдәни-агарту эшләр минем өстә. Балалар бик тәртипле булды, барысы 70 тән артык бит алар.
Шулай матур гына эшләп йөргәндә 1952 елда мине Симәк мәктәбенә рус теле укытучысы итеп күчерделәр. Боерыкка каршы килү юк, мин балалар белән саубуллаштым. Аерылу бик читен булды, ләкин нишлисең. Минекеләр 7 нче классны тәмамлады. Кайсы кая таралдылар. Гамбәрия Вәгыйзова Минзәлә педучилищесына укырга китте. Шадрина Лена, Ш.Илдус, Хания һәм Фәния Госсамовалар – Казанга, Флера Мәүледова Ленинградка абыйсы янына китте.
... Менә аерылганга 60 ел тулганда бер кочак чәчәкләр һәм күчтәнәчләр күтәреп Фәния Госсамова килеп керде. Очрашу шатлыгыннан күзләребездән яшьләр чыкты. Сөйләшеп сүзебез бетмәде, дөньябызны онытып, 1950-1952 елларга кайтып, рәсемнәр карап озак утырдык. Инде үлгәнче элемтәне өзмәбез, дип вәгъдәләштек. Бу көнгәчә очраша алмавыбызның да сәбәбе бар. Мин 1963 елгача Бөгелмә, Әлмәт районнарында эшләп, төзәлмәслек авыруга дучар булып, дәваланырга Ташкентка киттем. Анда шул эшемне (милли мәктәпләрдә рус теле укытуны) дәвам итеп, пенсиягә чыгып, башымнан күп югалтулар кичереп, 42 ел яшәгәннән соң, 2005 елда туган туфрагыма кайттым. Минем Мөслимгә кайтып урнашканымны ишеткәч, 1960-1962 елларда Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль урта мәктәбендә рус теле укытучысы һәм класс җитәкчесе булып эшләгәндәге укучыларым очрашу оештырды. Миңа 80 яшь тулганда җыелып өемә килделәр. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, рәсемгә төштек. Хәзер дә элемтәдә торабыз. Алар барысы да пенсионер инде. Мифтахов Илтөзәр 6 класста чакта малайлар белән тәмәке тартып караганнан соң минем ачуланганны искә алды. "Әнисә апа ул көнне безнең белән аерым сөйләште. Мин тәмәке тартмаска сүз бирдем һәм гомерем буе тартмадым. Кайчакта яраткан укытучыңның бер сүзе дә гомергә истә кала икән", – диде ул. Менә алты ел инде шундый очрашу мизгелләре эчендә яшим. Укучыларым, үземдә тәрбияләнгән балалар миңа картаерга да, ялгызлыкта газапланырга да ирек куймый. Мөмкин булса, аларның барысы белән дә күрешер идем. Бәлки бу язмамны укып һәм рәсемнән үзләрен танып алып, исән-сау булганнары миңа хәбәр бирер дип ышанам. Кайларда сез, минем беренче балаларым?!
Әнисә Нәҗип кызы Вилданова-Вәгыйзова, Үзбәкстан халык мәгарифе отличнигы.
1951 елда Ольгино 69 нчы балалар йортында мин җитәкләгән 6 нчы класс укучылары
Илдус белән Мирзаян янәшәсендә
Бүген