Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Олы Чакмак егетләре

Гамил Өлфәт улы Ахунов Бүген дөньялар болганган, кыйблалар буталган чорда яшибез. Элекке кыйммәтләр югалып, үткәндәге идеология көчен тәмам җуйган вакытта күпләр ни эшләргә, кая барырга белми аптырап, югалып калдылар. Ә бит табигать тарафыннан һәркемгә нинди дә булса сәләт бирелгән. Әйтик, кемдер җырлый, кемдер фән өлкәсендә яңа биеклекләр яулый. Статистика буенча, халыкның 2-3 проценты бизнес өлкәсендә уңыш казана, эшмәкәрлекне алып бара ала икән, Гамил Өлфәт улы Ахунов шушы 2-3 процентка керә, ахрысы.

Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлап КАМАЗга эшкә килгән яшь белгеч, 90 нчы еллар башында эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге ачылгач, тәвәккәлләп шушы эшкә тотына. Бүгенге көндә Г.Ахунов генераль директоры булган «Тракресурс» - дөньякүләм танылган компания. Ундүрт ел эшләү дәверендә, бу компания зур сәүдә челтәрен булдыра һәм баш предприятиесе Чаллыда калып, Казан, Ижау, Пермь, Уфа, Түбән Новгород, Ульяновск, Мәскәү шәһәрләрендә филиаллар төзи. Бу шәһәрләрдә күтәрү-төшерү җайланмалары сату белән шөгыльләнгән фирманың, җитештерүче заводлар гарантиясе нигезендә алып барылучы төзәтү-ремонт эшләре дә югары дәрәҗәдә. Казан һәм Чаллыда урнашкан производство базаларының 3 гектар мәйданны биләп торуы да фирманың эш колачы иркен булуы турында сөйли. Сәүдә килешүе төзүчеләр белән дәгъвалашып йөрү очракларының булмавы исә «Тракресурс» компаниясенең тотрыклы эш алымнарын күрсәтә. Әнә шуңа күрә Кытай, Италия, Германия, Болгария корпорацияләре «Тракресурс» фирмасы белән хезмәттәшлек итәләр. Япониянең ТСМ корпорациясенең рәсми дилеры булуы да - «Тракресурс»ның халыкара дәрәҗәсенең күрсәткече. Ә бизнеста бары тик эшли белү, булдыклылык кына бәяләнә һәм ихтирам ителә. Димәк, Г.Ахунов җитәкләгән компания үзен 5 ил каршында ышанычлы партнер итеп күрсәтә алган.

Гамил Өлфәт улы чыгышы белән Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан. Әтисе Өлфәт абый сабыр табигатьле, кирәк вакытта тормышка юмор хисе белән дә карый белүче кеше. Эшне кабаланмыйча, җиренә җиткереп башкаручы, күктән йолдызлар чүпләми торган авыл агае. Хатыны - шушы авылда озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән олы җанлы Нәҗибә апа белән үз чоры өчен гаять эш башкара - өч баласына да югары белем алу мөмкинлеге тудырып, аларны зур тормыш юлына чыгара. Хәзер үзләре дөньяны әйдәп баручылар булсалар да, балаларының Өлфәт абыйга һәм Нәҗибә апага булган мөнәсәбәте үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә кешелеклелек, ихтирам һәм хөрмәт белән сугарылган.

* * * Н. Галимов үзе ясаган җил энергиясе җайланмасы янында 1969 елның март аенда Совет чик сакчылары Кытай армиясе солдатлары белән шактый зур бәрелешкә керә. Йөзләрчә чик сакчысының һәм пехота солдатларының гомерен өзгән әлеге сугыш Даманск вакьгатасы булып тартсхка, кереп калды. Олы Чакмак авылы егете, сержант Наил Салих улы Галимов отделениесе сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаса да, 3 тәүлек буена «БТР»ларда йоклап, «боевая готовность №1» мәктәбен уза. Ул хезмәт иткән пехота полкы Даманск сугышында 11 солдат һәм офицерын югалта. Аяксыз, кулсыз калган хәрбиләрне дә күп күрә ул.

Солдат хезмәтен тутырып кайтуга, туган авылында физика-математика фәннәрен укытырга тәкъдим итәләр. Урта белемле Наил риза була һәм шул ризалыктан соң ике ел балаларга белем бирә. Белеме саерак булуны сиземләп, физкультура факультетына керергә әзерләнә башлый. Тормыш кызыклардан тора бит ул. Урманда мәктәп өчен утын кисеп, физкультура факультеты комиссиясенә документлар тапшырырга соңара. «Ятып калганчы, атып кал» дигән кебек, солдат хезмәтен узган, ике ел балалар укыткан Наил документларын педагогия институтының физика бүлегенә тапшыра. Казаннан Мөслимгә кайткач, РОНОда шаккаталар. Физкультурник булырга киткән егет физик булып кайта... Шәп укый ул институтта. Уку барышында язган фәнни хезмәтләрен исәпкә алып, институтта эшкә калдыралар. Фәнни хезмәткәр булып биредә ике ел эшли. Һаман шул бер проблема, дигәндәй, Казанда фатир булмый. Тагын ике ел гомере Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә эшләп үтә. 1982 елда Чаллыдагы Кама политехника институты игълан иткән конкурсны үтеп, бирегә ассистент булып килә һәм менә хәзергәчә шушында, доцент дәрәҗәсендә. Наил Салих улы кечкенәдән үк җил тегермәннәре белән «җенләнеп» үсә. Инде КамПИда укыта башлагач, балачак хыялларын тормышка ашыру өстендә эшли башлый. Галимнәрнең элек-электән әйтүләренчә, бүген кулланыла торган энергия чыганаклары ике өлешкә: торгызыла һәм торгызылмый торган чыганакларга бүленә. Ташкүмер, нефть, газ, торф, уран энергиянең шушы торгызылмый торган өлешенә керә. Ә менә кояш, җил, елга энергияләрен кулланудан аларның запасы кимеми. Димәк, киләчәк шушы энергия чыганакларына бәйле. Н.Галимов шушы юнәлештә алны-ялны белмичә эшли. Галимнең бүгенге көндә җил көчен файдалану өчен биш төрле җайланманың «уйлап табучысы» дигән исеме бар, яңа төр җил тегермәненә патент та бирелгән. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен аңа 1980 елда ук «СССРның уйлап табучысы» дигән исем бирелә. Н.Галимов: «Җил энергиясен алу һәм аны куллану әллә ни катлаулы түгел. Ә менә шул энергияне туцлау, яки саклау бик мәшәкатьле, мондый система әлегә кадәр эшләнмәгән», - ди. Олы Чакмактан чыккан галим хәзерге вакытта шушы дөньякүләм проблеманы хәл итү өстендә эшли һәм булган белемен, туплаган гыйлемен шәкертләренә дә җиткерә.

Гафиулла ГАЗИЗОВ.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz