Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Олы нәсел дәвамчысы

Милләтнең яшәешендә мөһим роль уйнаган шәхесләр гел булып торган. Исемнәре тарихи елъязмаларда теркәлеп калганнары да, онытылырга дучар ителгәннәре дә җитәрлек араларында. Безнең исә тормыш юлларында өйрәнердәй һәм бүген үрнәк итеп алырдай гамәлләр кылучыларның берсен дә онытырга хакыбыз юк. Ә бит моның өчен әллә ни күп тә кирәкми. Фәкать үткәннәребезгә ешрак әйләнеп карыйсы гына. Бераз хәтер янчыгын айкыйсы, битарафлыкны җиңәсе... Затлы һәм данлыклы нәселләребезне барлыйсы...

Заманында Елгабаш авылында да булган андый затлы нәсел. Күп җир биләүчеләр. Тамырлары бәлки Казан ханлыгына ук барып тоташкандыр аларның. Чөнки райондагы күп кенә авыллар шикелле, Елгабаш та татар дәүләте кыйратылгач оешкан дигән нигезле фикерләр өстенлек итә бу якларда. Шул нәселнең инкыйлаб тегермәне ташында тартылганы - Хәбир бай тирә-юньдә дан тоткан. Даими ярдәм итеп торуы белән яулый ул авылдашлары күңелен. Байлыгы күп, биләмәләре чиксез, күңеле киң... Өч хатыны бар. Өчесенә аерым-аерым өч йорт. Нәсел куәтен арттырасы дистәдән артык бала тәрбияләнә ул ояларда, һәркайсын ашатасы, киендереп торасы, кеше итәсе...

Шундый ишле гаиләсе була торып, Хәбир бай саранлашмаган: бер өенә ярлыларны җыеп тамакларын туйдырып торуны гадәткә керткән. Тәгаен башка изге гамәлләрне дә аз кылмагандыр милләт баласы. Әмма совет хакимияте урнашуга бар да онытыла: байлыгы талана, нәселе туздырыла, исеме таплана. Маңгайларда -кулак тамгасы. Нишләсеннәр, гаҗизлектән туган якны ташлап китәргә мәҗбүр була күпләре.

Бер караганда, андый бәла-казалардан Хәбир бай нәселе комга сеңгәндәй юкка чыгарга тиеш иде сыман. Юк шул! Тормыш куласа, әйләнә дә бер баса, дип юкка гына әйткәннәрме әллә?

Бүген нәсел янә тернәкләнеп килә. Аның терәк баганасын тәшкил итүчесе - «Алабуга агросәнәгать юл төзү» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәшит Галәү улы Хәбиров. Туган җире - Магнитогорск. Нәсел тамырлары - Елгабашта. Хәбир бай аның бабасының атасы. Изгелек кылу нәселдән киләдер, күрәсең: коллектив әгъзаларын көнгә ике мәртәбә бушка ашатуны кагыйдәгә әйләндергән. Ә бит алар җәйге чорда 130 дан артып китә. Үзе Алабуга муниципаль берәмлегенә депутат булып сайланган Юраш авылында да яхшы беләләр аның ярдәмчеллеген һәм киң күңеллелеген. Моны аерата авылдагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләр нык тоя. Ярдәм исә махсус кабул ителгән программага ярашлы рәвештә күрсәтелә аларга.

Алабуганың меңъеллыгы уңаеннан татарның Болгар чорыннан ук сакланып калган «Ак мәчет» биләмәләренә вак «брусчатка» җәяргә алынулары да эчкерсез ярдәм белән бәйле. Башкарасы барлык төзекләндерү эшләре - предприятие хисабына. Чыгымнарның суммасы да аз түгел -1,2 млн сум тирәсе. Күңелең киң булгач, үз тарихи истәлекләреңне яңартуга акча жәлмени? Алабуга юбилеена менә дигән бүләк ич бу!

Юбилей дигәннән, аңа күптәннән әзерләнә башлаганнар биредә. Зур эш күләмнәренә, олы заказларга исәп тотып Германиядән «Титан-326» маркалы асфальт салу машинасы, Чиләбедән бордюр ташлары, «брусчатка»лар ясый торган станок һәм башка төр техника-җиһазлар сатып алганнар. Болар өчен банктан 20 млн сумлык кредит алырга туры килгән. Танайка авылында сәгатенә 40 кубометр чимал чыгаруга исәпләнгән измә-бетон заводы төзеп куюлары да меңъеллык белән бәйле. Менә әле тагын бер бина өлгерткәннәр анда. Техник базаны яңартуның быел да туктап торганы юк. Әле менә бетон ташу өчен «Миксер» һәм төягеч сатып алганнар. Бәяләре - өч миллион ярым. Шөкер, шулай җәелеп китү өчен мөмкинлекләре бар. Узган елда дүрт миллион сумлык измә һәм бетон, ике миллион ярымлык төзелеш материаллары һәм стена панельләре сатканнар әнә. Гәрчә предприятиенең моннан 26 ел элек районда юллар төзү һәм аларны төзек тоту өчен оештырылганын да онытырга ярамый. Шулаен шулай. Тик заказлар азаеп киткән соңгы елларда Алабугада. Аяныч, юбилей алдыннан да хәлләр сизелерлек үзгәрмәгән шул. Югыйсә юл төзүчеләр олы эшләр башкарырга сәләтле.

- Без елына 300 млн сумлык эш күләмнәрен үти алабыз. Кызганычка каршы, хәлләр башкачарак. Узган елда, мәсәлән, башкарган эшләр - 80 млн чамасы. Дөрес анысы, бу да зур күрсәткеч. Гасыр башында ул 15 млн сум гына иде. Инде еллык үсеш - 15-20 млн. Заказларның яртысын чит төбәкләрдән үзебез эзләп табабыз, - ди Рәшит Галәү улы шул уңайдан. Инде Чаллы, Менделеев, Мамадыш калаларына юл ярганнар. Аеруча якташы, «Чаллы икмәге» ААҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов белән хезмәттәшлек итүе ике як өчен дә отышлы. Бүген аларның 2,5 млн сумлык заказларын үтәгән чаклары. Чаллыда тагын ике объектта 15 млн сумлык эш башкару өчен килешү төзелеп ята. Җан биргәнгә юнь бирә бит ул. Аннары, үз сүзләрен җилгә ташламаучыларга гел ал белән торалар дигәне дә гел рас килеп тора әле аның.

Шунысы ачык: сына-сыната торганнардан түгел Татарстанның атказанган төзүчесе Рәшит Хәбиров. Хатыны Розалия ханым белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ләйсән - КДУ студенты, юрист булырга әзерләнә. Ирек үзләреңдәэшли:җитештерүбазасыдирек-торы. Киленнәре Лилия исә - бухгалтер.

Җиде яшендә әтисез калган Рәшит Галәү улы ата-бабасы туган Елгабаш авылына эзен суытмый. Бәхетенә, кайткан саен сагынып көтеп алучы әнисе Нәсиха апа исән. Авылын төзек тотуга да үз өлешен кертә. Татар җырларына биһуш. Чын милләт баласы. Заман сулышын тоеп яшәүче олы җитәкче, халык ышанычын аклаган депутат, үзе салган яхшы юллар буйлап яңа үрләр яулый.

Рәис ЗАРИПОВ.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz