Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Репрессия корбаннары

Репрессия җилләре Мөслим якларын да айкап чыга. Нәтиҗәдә дистәләрчә, йөзләрчә гаепсез кеше Сталин лагерьларына озатыла. Районнан ничә кеше репрессиягә эләгә соң? Хәзерге вакытта төгәл әйтүе кыен, шулай да Мөслимнең социаль яклау бүлегендә шул заманнарга караган кайбер мәгълүматлар тупланган һәм туплана тора.

СССР Югары Советының 19&9 ел 16 гыйнварында «1930-40 елларда һәм 1950 еллар башында булган репрессия корбаннарына карата гаделлекне торгызу буенча өстәмә чаралар турында» Указ кабул ителә. Менә шушы Указга нигезләнеп, репрессиягә эләгүчеләр һәм аларның туганнары прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгына, судларга, төрле комиссияләргә мөрәҗәгать итә башлый. Җитмештән артык авылы булган Мөслим районыннан быелга реабилитация буенча 250 дән артык мөрәҗәгать кабул ителә. Бу санны хәзерге авыллар санына бүлсәк, һәр авылдан 3-4 кеше репрессиягә эләккән, дигән сүз. Район социаль яклау бүлеге белгечеЗөһрә Мөхәммәдиева әйтүенчә, реабилитацияләүне сорап әлегә кадәр мөрәҗәгать итүчеләр бар икән. Алдыйлар Мөслим районыннан гына түгел, Пермь, Красноярск крайларыннан, Удмуртия, Башкортостан республикаларыннан да булып тора. Мөслимлеләр ул якларга ничек барып чыктылар икән, дип баш ватасы юк. Аларны бу якларга шул репрессия давыллары илтеп ташлаган. Туган якларга кайтуны кирәк санамыйча, шунда гаилә корып, төпләнеп тә калганнар. Менә 70-80 ел узгач та алар дөреслекне даулап йөриләр, нахакка булган гаепләүләрдән акланырга телиләр. Аклану дигәннәре җиңел түгел. Кәгазь арты кәгазь җыярга, бюрократ киртәсен җимерергә кирәк. Минем алда Мөслим волостеның Баланлы авылы кешесе Әхмәтҗәләлов Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәләл улын реабилитацияләү турында белешмә ята. Анда Ә.Әхмәтҗәләловны (1880 елда туган) ГПУ «өчлеге» тарафыннан 1930 елның 18 мартында 58 нче статья белән 10 елга ирегеннән мәхрүм итү турында әйтелә. Шушы ук документта, алда әйтелгән Указга нигезләнеп, Әхмәтҗәләловның 2002 елның 10 сентябрендә аклануы да күрсәтелә. Реабилитацияләү турындагы документка Татарстан прокуроры К.Әмиров имза куйган. Унсигез битлек документта Мөслим район башкарма комитеты архив фондыннан алынган (1932 ел) кызыклы гына белешмә бар, ягъни Җәләлов Хәбибне (документта исем-фамилия кыскартылган) раскулачивать иткәндә аңа 45 яшь булуы күрсәтелә. 1880 елда туган Әхмәтхәбиб абыйга 1930 елда берничек тә 45 яшь була алмый. Шулай ук, республика прокуроры имзалаган документта төрмәгә җибәрелү вакыты 1930 ел дип күрсәтелсә, Әхмәтҗәләловның мөлкәтен конфискацияләү турындагы исемлек-белешмә 1932 елга карый. Туйкилде авылында мулла булып торган Әхмәтхәбиб хуҗалыгыннан түбәндәге мөлкәтне тартып алалар һәм һәрберсен үзләренчә бәялиләр: йорт - 20 сум, лапас - 10 сум, 2 сарык - 10 сум, печәнлек - 10 сум, арба - 5 сум, дирбия - 5 сум, сука - 15 сум һ.б. Җәмгысе 169 сумлык мал-мөлкәт конфискацияләнгән. Бүгенге көнгә кайтып шуны әйтергә була, репрессиягә эләккәннәр, аларның туганнары тартып алынган мөлкәткә компенсация алырга хаклы. (Тиешле документларын җыя алсаң.) Күргәнебезчә, Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәләловның малын тартып алу турында рәсми документлар сакланган. Димәк, компенсация тиеш. Шулай да, компенсация күләме хәзерге заман өчен бик аз, 7-10 мең сумнан артмый, дип беләм.

Узган гасырга кайтыйк. Әхмәтхәбиб Нөркәй мулласы Мөхәммәтҗанда белем алгач, указлы мулла буларак Туйкилде авылына җибәрелә. Килгән елны ук, 1907 елда, Җәмәк авылының (Минзәлә районы) Мәхиән мулла кызы Мөнәвәрәгә өйләнә. Мөнәвәрә 12 бала таба (6 сы үлә).

Шушы төбәктәге муллалар кайвакыт фәлсәфи ярышлар үткәрәләр һәм күп очракта Әхмәтхәбиб өстен чыга. 1912 елда ул хаҗга барып кайта. Әхмәтхәбиб мулланың гыйлемлелеге хакында шик булуы мөмкин түгел. Аның хәзрәт мулла (ул укытып чыгарган муллалар була), ишан мулла (якын-тирә авылларга да хезмәт итә), Коръән хафиз (ураза аенда 30 парә Коръәнне, 1 парәдә 7-8 бит, 27 көндә яттан укып чыга), имам-хатыйп дигән исемнәре булган, гарәпчә, фарсыча яхшы белгән. Шулай ук Әхмәтхәбиб мулланың үзе имамлык иткән мәхәлләдәге мәктәптә һәм рус-татар училищесында кулга алынып сөргенгә җибәрелгәнче укытуы мәгълүм. Ә.Әхмәтҗәләлов сөргендә чакта шактый гына кыенлыклар, авырлыклар күрә булса кирәк. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган бер шигырендә авыр мәхбүс тормышы, туган илне сагыну хакында яза. Әхмәтхәбиб Әхмәтҗәләлов үзенең хатыны беләнӘхмәтхәбиб мулла сөргеннән кайткач, 1941 елның май аенда Шанталы авылында, үзе укыткан шәкертләрендә кунакта була һәм шушы шигырь еллар узгач Шанталыда табыла:

Без газизләр тилмерәбез 
Бер йотымлык су өчен. 
Газиз башым мәхбүс булды 
Шул кадерле дин өчен.
И минем изге Ватаным, 
Ник кадерле син миңа? 
Биек кызыл ярлы тавың 
Киләдер күз алдыма.
Ник тудым мин бу дөньяга, 
Тормыш ләззәте тапмагач? 
Нигә туфрак булып ятмыйм, 
Дөнья мине изеп таптагач?
Хәзер тора минем күз алдымда 
Бетмәс кара кайгы пәрдәсе. 
Ышана алмыйм рәхәт булырына, 
Күренмәгәч алда шатлык шәүләсе.
Йоклый, дуслар, бөтен аяк-кулым. 
Чынлап бизгән күңелем дөньядан, 
Бер Ходаем бакый иман бирсә, 
Үлем сорыйм тизрәк Алладан.
Дөнья үзе ул бер киң бишектәй, 
Анда йоклап ята мисле сабый бала. 
Хәят, килеп киткән бер түшәктәй, 
Нигә аның өчен юкка яшь ага?
Сандугачлар очты, күрдегезме 
Һаваларга менеп киткәнен? 
Хак тәкъдире кайда, белдегезме 
Алдыбызга килеп җиткәнен?
Сандугач дигән асыл кош 
Гөлбакчада сайрый - ояда. 
Ниләр килеп, ниләр китмәде 
Бу вафасыз газиз дөньяда?!

Шушы шигырь юллары авторы, имам һәм укытучы, 10 ел сөрген шулпасы эчкән Ә.Әхмәтҗәләлов 1944 елда 64 яшендә гүр иясе була.

* * *

Дусай авылы мулласы Әбдрәфыйков Мирсалих 1932 елда ТАССРның Мөслим районы җирле башкарма комитеты карары белән репрессияләнә. Мирсалих абыйның йорт-җире, мал-туары конфискацияләнә. Ләкин тартып алынган мөлкәт беркайда да теркәлми, исемлеге төзелми. Әбдрәфыйковның шәхси эшендә Россия Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән (30 май, 1925 ел) таныклык саклана. Шушы таныклыкта М.Әбдрәфыйковның Минзәлә кантоны, Әмәкәй волосте Дусай авылы мәчетенә мәзин итеп билгедәнүе хакында әйтелә. Берничә елдан Мирсалих указлы мулла вазыйфаларын башкара. Ул авылда тырыш, хезмәт сөючән кеше буларак та таныла. Яхшы балта остасы булганлыктан, гаиләсе ачлык-ялангачлыкны күрми. Сыерлар, атлар, сарыклар асрап тормышларын алга җибәрергә омтылалар. Ләкин «кулак эзләү» шаукымы Мирсалих мулланы да аямый. Мал-мөлкәтен талап, конфискацияләнгән әйберләрен саталар, үзен Себергә озаталар.М.Әбдрәфыйковның муллалык указы Еллар уза. Туган ягына кайтып гүр иясе булган Мирсалих мулланың балалары әтиләренә карата булган гаделсез гамәлләрнең асылына төшенеп, хаклыкны торгызу эшенә керешәләр. Ләкин эш җиңел генә бармый. Чөнки Татарстан прокуратурасы Эчке эшләр министрлыгы архивларында М.Әбдрәфыйковны раскулачивать итү, мөлкәтен конфискацияләү турында бер генә документ та булмый. Татарстан милли архивыннан да сәер генә җавап килә: «...Мөслим районының Күбәк, Баек авыл советларының 1930-35 елгы документлары саклау өчен архивка тапшырылмаган». Мондый очракта сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләүдә шаһитлар күрсәтмәсе законлы нигез була ала икән. Шуннан чыгып, М.Әбдрәфыйковны 1930 елларда хәтерләүчеләр реабилитацияләү буенча үткән суд утырышында мөлкәтнең тартып алынуы хакында күрсәтмәләр бирәләр. (Суд 2005 елның апрелендә була.) Шаһитларның әйтүенчә, Әбдрәфыйковлар җиде балалы гаилә булып, бик күп мал асрыйлар. Ләкин ялчы тотмыйлар. 1932 елда, кулак дигән исем тагып, гаиләсен урамга куып чыгаралар, мөлкәтен, хуҗалык кирәк-яракларын, киемнәрен Дусай һәм күрше-тирә авылларда саталар. Ә йортын башта балалар бакчасына, аннан соң мәктәпкә әйләндерәләр. Зур көч, тырышлык куеп салынган Мирсалих йорты 1972 елга кадәр авыл укучыларына мәктәп буларак хезмәт итә. Себергә сөрелгән М.Әбдрәфыйковның авылда калган гаиләсе озак вакытлар Хәдичә апа мунчасында яшәргә мәҗбүр була. Заманында күп җәбер-золым күргән гаиләнең башлыгы Мирсалих абыйны Мөслим район суды 73 елдан соң аклый, ягъни аңа карата раскулачить итү рәвешендә сәяси репрессия куллануын таный.

Гафиулла ГАЗИЗОВ.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz