Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Космонавтлар мөгаллиме

Халык арасында бер мәзәк таралган. Галәмгә беренче космонавт очу турындагы хәбәрдә ул чактагы Илбашы Никита Хрущев «Галәмдә - Гагарин!» дигәнне «Галәмдә - татарин!» дип аңлаган һәм бик ярсып:

- Галәмгә татар очарга тиеш түгел, тиз арада кире борыгыз! - дип боерган, ди, имеш.

Дөнья хәлен кем белә, бәлки, чынлап та, шулай булгандыр? Безгә ул ягы караңгы. Әмма кызыгы шунда: Юрий Гагаринның тормыш юлы татарлар белән тыгыз бәйләнештә үтә. Мәсәлән, галәмне яуларга тиешле беренче төркем очучылар арасындагы бердәнбер татар егете Марс Рафыйков белән яхшы мөнәсәбәттә булалар алар. Хәрби самолетларда очарга аны икенче бер милләттәшебез, Ырынбур югары хәрби авиация училищесы очучы-инструкторы Ядкәр Шакир улы Акбулатов өйрәтә. Аның хакында Юрий Гагарин:

- Ул мине зәңгәр күкне бөтенләй башкача күрергә өйрәтте. Самолетларны, очу серләрен әти миңа балта белән фуганка тотарга өйрәткәндәй, гаять гади итеп аңлатты, - дип еш әйткән.

Үз остазына «Галәмгә юл» китабын «Очанга өйрәткән укытучыма һәм тәрбиячемә» дигән сүзләр язып бүләк итүе дә аңа карата ихтирамын ачык күрсәтә.

Бактың исә, Гагаринның беренче шоферы да татар булган икән. Тукай районының Теләнче Тамак авылында туып-үскән Гариф Сәйфиев атлы егет. Хәрби хезмәтен Мәскәү янындагы космонавтлар әзерләү үзәгендә үтә. Якташлары белән космонавтларны йөртергә туры килә аңа. Космоска беренче булып юл ярган Юрий Гагариннан тыш, Герман Титов, Валерий Быковский, Валентина Терешкова, Андриан Николаев, Павел Попович белән якыннан аралаша. Тырышлыгы, уңганлыгы, осталыгы белән аларның хөрмәтен казана. Әлбәттә, әлеге сыйфатлары Юрий Гагарин игътибарыннан да читтә калмый. Аңарчы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Одинцовны (соңыннан генерал-полковник) өйрткән Гарифка үз шоферы булырга тәкъдим итә. Нык ышангандыр, күрәсең, беренче машинасын сайлап алуны аның ихтыярына калдыра. Гарифның хәрби хезмәте тулгач, аны үз Вазыйфасында калырга кыстый. Сеңлесе белән таныштыра хәтта. Тик милләтнең авылдан чыккан малайлары нечкә күңелле шул алар, туган төбәкне сагынучан-нар. Гариф та туган ягына каетырга карар кыла. Мәгәр космонавтлар үзәге белән ике яклы элемтә соңгы көннәренәчә дәвам итә.

Янә бер мавыктыргыч язмышлы шәхес - Мөслим районының Усы авылыннан чыккан Никон Романович Егоров - Юрий Гагаринны яхшы белгән. Илнең галәмгә омтылган чагы. Беренче космонавтлар төркеменә берничә мең хәрби арасыннан ике дистә ир-ат вак иләктән иләнеп сайлап алына. Аларны галәмгә әзерләүче галимнәр төркеменә Жуковский исемендәге хәрби һава академиясенең икътисад кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре кандидаты, полковник Никон Егоров та кертелә. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронтның алгы сызыгында булган кыю командир әнә шулай итеп булачак космонавтларга политэкономиядән белем бирә. Татар милләте исә тагын бер каһарман улы белән хаклы рәвештә горурлана ала: Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, Валерий Быковский һәм башка күп кенә совет космонавтлары - якташыбыз Никон Романовичның шәкертләре.

1906 елда туа Никон Егоров. Кешелек тарихындагы гаять катлаулы дәвернең башланган мәле. Шул гасыр башында туганнарны дәһшәтле чорлар сагалый.

Усы егете Никонга да зур сынаулар әзерли язмышы. Беренче Бөтендөнья сугышы башланып өч ел үтүгә Россияне революциянең канлы ялкыны чорнап ала. Ул Гражданнар сугышына әйләнеп китә һәм дүрт еллап дәвам итә. Нәтиҗәдә дистәләрчә миллион кешенең гомере өзелә, шуңа ачлык афәте өстәлә, авыл-калаларны ятим, үксез балалар баса.

Илдә азмы-күпме тынычлык урнашуга, ул балаларны дәүләт канаты астына сыендыру буенча җитди адымнар ясала башлый. Күрше Башкортостанның Бәлә-бәй каласында 1922 елда педагогия техникумы ачылу - шуның бер чагылышы. Шул хактагы хәбәр Мөслим төбәгенә дә ирешә. Моны ишетү белән, тәвәккәллеге белән аерылып торган Никон юлга кузгала.

Зирәк яшүсмерне кире бормыйлар -техникумга кабул итәләр. Аң-белемгә омтылышы көчле, тиз арада үзен уңай яктан гына таныта. Җыелышларда кыю чыгышлары белән җәлеп итә, студентлар хорында һәм спорт ярышларында теләп катнаша. Андый актив кеше игътибар үзәгеннән читтә кала димени - техникумның комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Укуын тәмамлагач, Бакалы районындагы Верхне-Троицк авылы крестьян яшьләр мәктәбенә мөдир итеп җибәрәләр.

Сыйнфый көрәшнең кызган чагы. Ата - улны, ана кызны белми. Берәүләр гомерләре буена җыйган мал-мөлкәтләрен саклап җан тартышса, икенчеләр, киресенчә, аларның байлыкларын уртак милеккә әйләндерү өчен көрәшә. Никон да соңгылар сафында. Туган һәр көне яшәү белән үлем арасында үтә. Төнлә читән артыннан атып та карыйлар. Мәгәр куркыта алмыйлар. Күрше Водвиженка авылындагы комсомол секретаре Илья Черняткинны кулак Щукин атып үтергәч, Никон аның урынына баса. Бераздан, партиянең өлкә комитеты сыналган яшь егетне Мәскәүдәге Орджоникидзе исемендәге икътисад институтына укырга җибәрә. Яхшы укый, аспирантурада кала.

Ә бу вакытта туган авылында бөтенләй башка вакыйгалар булып ята. Авылдашлары «ярдәме» белән атасын кулак ясап авылдан сөрәләр. Өч ел утырып кайта. Югыйсә, эшчән һәм уңган игенче. Туплаган байлыгы юк. Алты почмаклы йорты, аты һәм сыеры бар. Бүген Усы авылында яшәүче сеңлесе Галина Романовна, моны көнчелек белән кылынган явызлык булгандыр, дип гөманлый. Ни дисәң дә, үз атасын саткан Павлик Морозовлар заманы бит. Туган туганны, күрше күршене аяп тормаган. Әнә, Галина Романовнаның каенатасын, ягъни ире Прокопийның атасын ун елга утыртып куялар. «Кулак» тамгасы белән. Туры сүзле була Дмитрий Про-копьевич. Авылдашларына: «Шушы власть яшәсә, уч төбемә йон чыгар», - дип белдерә. Әлбәттә, шул ук төнне алып китәләр. 1943 елда көч-хәл белән Пермь якларыннан туган төбәгенә кайтып егыла. Никон исә - Ватан сугышында. Җиңүдән соң Берлин коменданты, генерал-полковник Николай Берзарин карамагына җибәрәләр. Үзәк комендатурада дүрт ел буена икътисадый идарә башлыгы Вазыйфасын башкара. Бөтен Германия җимерелеп беткән. Әйтерсең, ул хәрабәләрдән генә тора. ГДРның халык хуҗалыгын аякка бастыруда Никон Егоровның да саллы өлеше бар. Н.Р.Егоров кызы белән 1949 елда, ниһаять, гаиләсе янына Мәскәүгә кайта. Кабат хатыны Елена Михайловка, кызлары Люда һәм Таня белән бергә яши башлыйлар. Өч Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән өлкән офицер тыныч тормышка кайта. Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең политэкономия кафедрасы мөдире итеп билгелиләр күренекле якташыбызны. 15 ел шул җаваплы вазый-фада эшли.

Мәгәр туган авылын бер дә онытмый. Җае чыккан саен кайтырга тырыша. Сагынуы көчле булган, күрәсең, Усы урман-кырларын әйләнми калмый. Чишмәләрен барлый. Агроном булып эшләүче кияүләре Прокопийны бик үз итә. Аның сиртмәле мотоциклы да ярап куя табигать хозурына чыгарга.

- Туган яктан бизмәде, гел ашкынып кайтты. «Эһ» тә дими 20 чакрым араны узар иде. Матур җырлый. Үзе - көрәшче. Төннәр буена йокламыйча, сөйләшеп чыга. Киңәш сорап килүче авылдашларның да иге-чиге булмый иде ул кайтканда. Үзебез дә еш барып тордык кунакка, - дип үткәннәрен искә ала Галина Романовна.

Тик, ни кызганыч, күзләрен көнчелек сөреме каплаган авылдашлары да табыла араларында. Алары еш кына шикаять язып юаналар. Анда язганнарның төп мәгънәсе: «Ни өчен Усы авылының «кулак малае» шундый зур урында эшли?» - дигән сорауга әйләнеп кала. Нәкъ менә андыйларның «тырышлыгы» белән тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешә алмый кала Никон Романович. Өч тапкыр инфаркт кичерүе һәм алтмыш яше тулуга башына кан савудан вафат булуы тәгаен әлегеПхөсетлекләр нәтиҗәсе булгандыр, дип расларга нигез бирә. Космонавт А.Николаев белән Ни генә димәсеннәр, мондый вәзгыять һич башка сыймый. Илдә иң олы ихтирам-хөрмәткә ия булганнар - галәмне яулаучылар. Юрий Гагарин исеме бөтен дөнья халыклары теленнән төшми. Күпләр өчен аны ерактан гына булса да күреп калу - тормышка ашмас хыял. Ә Никон Егоров Юрий Гагарин һәм башка космонавтлар белән даими аралаша, бергәләп төшкән фотосурәтләре Усыга да ирешә. Мантыйк буенча андый якташың белән горурланырга, аңа карата ихтирамның иң зурысын күрсәтергә кирәк тә соң. Юк шул! һаман шул хөсетлек, көнчелек кимерә милләтне. Бер чакны шулай Усыга чакыртып кайтаралар үзен. «Кулак малае»ның данлыклы исеме тәки тынгы бирми тар күңелле кайберәүләргә. Якташларын каралтырга теләүчеләр клубка җыела. Райком секретаре да килеп җиткән. Чөнки тәртибе шулай. Никонны күрүгә, тегеләр кыбырсый башлый. Фидель Кастро һәм Никита Хрущев космонавтлар янәшәсендә - Син, Никон Романович, чыгып тор инде, авылдашларың сөйләргә кыймый үзең булганда, - диләр аңа.

Тыңлый. Хәрби кеше бит. Әмма чыгып бераз торуга: «Мин Мәскәүдән ишек артында торырга кайтмадым», - дип кире керә. Ул кергәндә Ермолай дәдәй дигәннәре Егоровларның ничә дисәтинә җир биләүләре турында сөйләп торган була. Никон Егоров:

- Бәй, сезнең җирләрегез безнекеннән күбрәк түгел идеме соң? - дип, тегене үз урынына утырта.

Мондый омтылышлар берничә мәртәбә кабатлана, хөсет җаннар уңышка ирешә алмый. Алтынга тузан куна димени? Никон Романович үзе дә ваклыклардан өстен кала белә. Иң мөһиме: мондый ыгы-зыгы аның туган ягына мәхәббәтен, авылдашларына ихтирамын юкка чыгара алмый. Үз төбәгенең чын патриоты булып кала. Якташлары да онытмый аны. Мөслим музеенда аның турыда байтак материал тупланган. Гәрчә ул күбрәккә лаек. Моны дусты, Уфа журналисты Сөләйман ага Сәетбатталов бик ачык итеп язып калдырган:

«...Татар халкы үзенең бу данлы улы белән горурлана ала. Зур галим, хәрби эшлекле иде Никон Романович Егоров. Аның гомер юлы һәм эшчәнлеге яшь буыннар өчен үрнәк булып торырлык».

Рәис ЗАРИПОВ.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz