Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb Вахит Имамов

Теләкәй - Күчем - Акай

Мөслим районының иң зур даны, иң олы мактанычы булып, мөгаен дә, Телә-кәй-Күчем-Акай нәселе саналырга тиештер. Ни үкенеч, бу нәселне безнең татар халкы белми, олыламый. Бар кешелек, бөтен дөнья тарихында бердәнбер нәсел булып, 1682 елдан 1737 елга кадәр милли-азатлык яуларын әйдәп йөргән әлеге каһарманнарга багышланган тәфсилле мәкалә, саллы китап язучы, аларга атап һәйкәл куючы яисә кала салучы түгел, хәтта гап-гади бер тыкрык исемен кушучы да милләтпәрвәрләр юк. Пугачев фетнәсендә дистәләгән отрядларның берсен җитәкләп йөрткән Салаватны барча милләт, бөтен дөнья белә. Ә 55 ел буена Рәсәйне дер селкеткән фетнә башлыкларын хәтта үзебезнең милләт балалары, укытучылар һәм галимнәр дә белми. Хурлык, оят!..

Чаллыдан Мөслимгә таба төбәп барган чакта сул канаттагы бер чакрым арада -Түбән Табын, ә аннан тагын ике чакрым арырак - Ык ярына елышып утырган Тәмьян авылы кала. Тәмьян хәзер кечкенә инде ул. Хуҗалык саннары да 40-50 дән артмый. Иң әүвәл килеп утырган урыны да бүгенге җир түгел. Узган гасырда ул әле Табыннан бер чакрым түбәндәрәк, зур иңкүлек өстенә җәелеп гомер иткән. Бер-берсе белән узышып сузылган үзәк урамнары гына да өчәү булган, Тәмьян бөтен тирә-якка данлыклы базар тоткан, диләр. Урал тавыннан бирле тынгы тапмыйча ашыгучы Ык кына элеккечә яшәргә ирек калдырмаган. Ындыр табакларын, бәрәңге бакчаларын ашый-ашый авыл халкын һаман кысрыклаган, югарыга куган. Тәмьянлылар туган туфракларын ташлап китәсе килмичә бер чакрымга гына күчеп караганнар да бит, елан сыман боргаланып, кайнап агучы Ык барыбер тынмаган, артларыннан ияреп, һаман эзәрлекләгән. Елга суы зиратны кимерә башлагач, тәмъянлылар Рәсәйне дер селкеткән гаярь бабаларының изге сөякләрен яна каберлеккә ташып күмәргә мәҗбүр булган. Ә инде ХҮП-ХҮШ гасырдагы Софья. Петр патша. Анна Иоанновна жәзачыларыннан да хәтәррәк Сталин җәлладлары, әтәмби большевиклар, колхоз ырвачлары талый-изә башлагач. халык шуна түзмичә шәһәрләргә качкан.

Ә урыны соң, Тәмьян авылының утырган урынкае! Ыкның аръягында биек таулар куенына сыенып сузылган ялан җәйрәп ята. Аның әле Түбән Табын авыл советына (элеккечә язам) җирләре генә 370 гектар мәйдан били икән. Анда камышлы күлләр. Анда умарталык! Ыкның унъяк ягы буйлап куе шомыртлык сузылган. Бу кадәрле ак чәчәккә күмелгән, бу кадәрле искиткеч хуш исле шомырт агачлары беркайда да юктыр! Араларында ара-тирә генә өянкеләр, имән, зирек, камырлык һәм гөлҗимеш куаклары. Тау битләрендә жир җиләге белән бөрлегәннәр учлап-учлап сибеп чыккан сыман, янәшәдә кыргый чия белән кыргый карагатлар. Монда поши йөри, кабан дуңгызлары тамыр эзләп җирне актаралар, сусарлар йөзьяшәр өянкеләрне дә шырпы урынына тетеп кенә ата. Бу ярлар - селәүсен, төлке һәм бүреләр өчен дә чит-ят урын түгел.

Менә шушы утар 1600 елларда Теләкәй атлы бай морзаның биләмәсе булган. Сүзсез дә аңлашыладыр: хан-хакимнәр җәннәт сыман мондый урыннарны теләсә нинди әтрәк-әләмнәргә, әтәмби бәндәләргә өләшмәгән. Теләкәй морза кайсы нәселдән ул, бу якларга кайчан һәм ни рәвешле килеп утырган? - менә болары безнең милләт өчен дөм-караңгы. Филология фәннәре докторы Марсель ага Әхмәтҗановның Нугай Урдасына һәм татар шәҗәрәләренә багышлап соңгы елларда чыгарган хезмәтләре генә әлеге томанлыкны тараткандай булды.

Тәмьян белән Кара һәм Кече Табын кабиләләренең чишмәсе әле Чыңгыз ханны күреп белгән, аның белән аралашкан Тәмьян һәм Майкы (Байкы) биләрдән үк башлана, һәр ике кабилә Нугай Урдасы составында булган һәм Алтын Урда чорында, ягъни ХII-XIV гасырларда ук бүгенге Татарстан җирләренә дә, Башкортостандагы Дим буена да таралып урнашкан. Мөслим районындагы Тәмьян белән Табын авылларыннан тыш Дим буенда янә бер Тәмьян, Татарстанның Әтнә районында Ак Табын авылының булуы, Яшел Үзән районының Олы Җәке (Яке) авыл зиратындагы 1400 елларга караучы кабер ташларында Ике Д(Т)абын этнонимнары табылу әлеге кабиләләрнең нык таралып яшәвен ассы-зыклый. Дөрес, Майкыби Урал тавының Миас елгасы буендагы җәйләүләргә дә ия булган. Мөслим җирендәге Югары һәм Түбән Табын авылларын менә шул Майкы бинең әллә онык, әллә турун тиешле дәвамчысы Кара Табын (Кара Газиз) килеп нигезләгән.

Майкы би үзе яшь чагындаЧыңгыз ханның улы Жучига тапшырган гаскәрендә бер мең кешелек гвардия башлыгы була. Аның үзен «Уйшын Майкыби» дип тә йөрткәннәр. «Уйшын» кушымтасы «Өшен-Шөн-Сөн» кабиләләренең атамасын аңлатырга да мөмкин. Майкы би исеме әле XIII гасыр тарихчысы Рәшидетдиннең «Җамигъ әт-тәварих» китабында ук урын алган. Бу шәхеснең дәвамчылары бүгенге көндә Мөслим, Сарман тирәсендә генә түгел, Мамадыш, Саба, Әгерҗе төбәкләренә дә таралып яши. Әйтик, Әгерҗе районындагы Иж-Бәйки авылын да Майкы би нәселе белән бәйләп күрсәтәләр.

Ә инде янә Теләкәй-Күчем-Акайлар нәселенә әйләнеп кайтсак, алар Агыйдел, Ык елгалары буенда тамыр ярган Гәрәйләр кабиләсе шәҗәрәләрендә төсмерләнә икән. Гәрәйләр XIV гасыр азакларында Кырым, Кара диңгез буйларыннан күтәрелеп Идел-Урал буена киләләр. Кайбер документларда аларның саны хәтта 17 мең гаилә итеп тә күрсәтелә. Алардан соңрак Казан хакимнәре булып торган Кара-бәк (Габдулла), Хаҗи-Гәрәй, Хәйдәр-Гәрәй, Миңле-Гәрәй, Сәхиб-Гәрәй, Сафа-Гәрәй кебек ханнар да үсеп чыккан. Бу кабилә дәвамчылары бүген Татарстанның Актаныш, Сарман, Минзәлә, Әгерҗе, Башкортостанның Краснокама һәм Илеш районы җирләрендә яши. ХVII-XVIII йөзләрдә хәзерге Актаныш районы урынында Гәрәй волосте да яшәп килгән, монда әле бүген дә Гәрәй исемен йөртүче авыллар бар.

Менә шушы кабиләнең бүгенге Актаңыш янәшәсендәге Әҗәкүл авылының бабасы саналучы Шәгълүвәт шәҗәрәсендә безгә кадерле каһарманнарның исемнәре ачыклана. Шәгълүвәттән соңгы икенче-өченче буында ук Мерәс, Уразак, Әҗкә, Туйчы кебек исемнәр аталып үтә. Баштагы өчесен бүген дә яшәп килүче Мерәс, Уразай, Әҗәкүл авылларын нигезләүчеләр, дип карау һич хилафлык булмас. Ә Туйчы атлысы белән бәйле мәгълүм риваять бар. 1523 елда Казан ханы Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы нигезендә, Ыкның уң ягындагы, бүген исән яисә су басу куркынычы астында күченгән Иске Имән, Имәнле, Имәнлебаш авыллары янәшәсендәге барча җирләр Шәех-Әхмәт атлы кешегә бүләк ителә. Ә Туйчы дигәне, менә шушы Имән авылы кешеләреннән рөхсәт алып, алар янәшәсендә үзенең энекәше Пучыга багышлап яңа авыл кора.

Шулардай соңгы 4 нче буында ук Теләкәй аты һәм бер буын аша Күчем белән Акай исемнәре язылган. Берничә гасыр үткәннән соң нәсел шәҗәрәсен күчереп язган, яңарткан һәм тулыландырган чагында буыннарны бутау, ал арның урыннарын алыштыру - һич яңалык түгел. Шәгълүвәт шәҗәрәсен 1837 елда төзүче Гыйсмәтулла Галь(и)кәй угълы да хата җибәргән. Теләкәй улы Күчем шәҗәрәгә бер буын аша түгел, ә икенче буында ук кертелергә тиеш. Ошбу шәҗәрәнең Акайдан соңгы яңа буынында аның улы булган Габдулла да, Үрәзмәт, Дөмәй, Ырыс, Урсай, Сәфәр, Чирү, Нәдер, Турай, Кормаш, Кадмыш, Куҗакай (Күҗәкә), Илчебай исемнәре дә атала. Болар һәммәсе дә - авыллар нигезләгән, аларга үз исемнәрен биргән һәм шулай итеп тарихта эз салып калдырган шәхесләр. Әмма аларның да әле шәҗәрәдәге гадел урыннарын, шуннан чыгып алар корган авылларның туу даталарын ачыкларга кирәк.

Марсель ага Әхмәтҗановның без фәкыйрегез белән бер очрашу вакытында «Теләкәйне 1640 елларда Мамадыш ягыннан күченгән, дигән фараз яши, әмма дөреслеге турында бәхәсләшә алмыйм», дип өздереп әйткәне бар. Китабына да шул ук Мамадышның Катмыш авылында ишеткән риваятьне керткән. Аның буенча, Катмышлылардан берничә гаилә 1720 елларда бүгенге Мөслим янәшәсенә күченгәннәр, алар арасында Акай да булган, имеш. Мин, әлбәттә, болар белән ризалаша алмыйм. Бу риваятьне Ык буендагы Катмыш зиратыннан табылган кабер ташының 1690 елга караган булуы үк чәлпәрәмә китерә. Җитмәсә, атаклы рус рәссамы Иван Шишкинның атасы Иван Васильевич үзенең Алабуга каласына багышланган тарихи хезмәтендә Теләкәйне «ханнар нәселеннән» дип, ассызыклап яза. Менә шушы фикер хак булырга тиеш. Чөнки башка тарихи документларда да Теләкәй морзаның, аның улы булган Күчем батырның унар мең баш елкы ат көтүенә хуҗа булулары хакында рәсми язмалар бар. Аннары, Теләкәй морза фәкать бер Тәмьян җирләренә генә дә хуҗа булмаган бит. Унар мең баш ат көтүен йөртү өчен зур җәйләүләр, көтүлекләр кирәк. Теләкәйнең җәйләүләре Ык ярыннан алып Агыйдел ярларына чаклы сузылган. Шул җәйләүләрнең берсе урынына Теләкәй морза үз авылын салган. Бүген Актаныштан 7-8 чакрымда ятучы Теләкәй авылы шул морзага һәйкәл булып калган. Уллары да кимен куймаганнар. Күчем батыр Ык елгасының югары агымында, бүген Рус Шуганы дип атала торган авыл каршысында, биек тау башына «өлкән агай» теленә «Кучумовка» булып кереп китәчәк үз авылын, үз утарын корган. Дөрес анысы, бүгенге замана наданнары Күчем батыр белән Себер ханы булган Күчүмне аермыйлар. Алар Теләкәйнең улы корган Күчем авылын шул наданлыклары аркасында Себердәге Күчүм белән бутап күрсәтәләр. Ә югыйсә, күзләрен ачу өчен шул Күчем авылы белән янәшәдә генә әле XIX тасырда да рәсми ревизия кәгазьләрендә Акай Күле дип йөртелгән, хәзер исә Рус Шуганы дип аталган авыл җәйрәп ята. Ул Шуган белән янәшәдә генә, чыннан да, Акайныкы дип аталган озын, матур күл бар. Ыкның аръягында гына Акай тавы да койма башына менгән күркә шикелле кукраеп утыра. Шушы тау һәм күл белән бәйле риваять тә яши. Карательләр гаскәре чолгап алгач, Акай батыр әлеге тау башына менеп яшеренгән, имеш. Үзенең исән калмасын аңлауга, ул сиртмәле арбасына бар байлыгын төягән, хатынын-балаларын мендереп утырткан да биек тау башыннан күл эченә чабып төшеп һәлак булган, имеш. Риваять кенә шул бу. Аны чыгаручылар Акай тавы белән Акай күле арасында ике чакрымга якын ара ятуын да чамалап һәм үлчәп маташмаган, алар Акай батырның 1738 елда Санкт-Петербург төрмәсендәге дар агачында газапланып җан бирүен дә бөтенләй ишетмәгән... Акай күле Хәер, хәзерге заман тарихчыларының да сөзеш-дәгъвалары - көлке, наданлыгы - гарьлек. Башкорт галимнәре, әлбәттә ки, Теләкәй-Күчем-Акайларны үзләренеке, диләр. 1996 елда нәшер ителгән «Башкортостан. Кыскача энциклопедия» китабында дәгъвачылар татар каһарманнарын «башкорт феодаллары» дип бара. Әмма Теләкәй нәселенең Мөслим районы җирләрендә яшәвен яшерә алмаганга күрә, «алар Казан юлының Енәй (Янәй) волостенда припущенник (ягъни типтәр) сыйфатында гомер иткән», диләр. Морзалар нәселен ялланып яисә асаба башкортлар белән килешү нигезендә генә көн күрүче мескеннәр хәленә төшерүләре дә, алардан башкорт каһарманнары ясарга тырышулары да көлке. Ә татар галимнәре исә Теләкәй-Күчем-Акайның һичберсен дә 1999 елда дөнья күргән энциклопедиягә кертеп маташмаган. Чөнки алар безнең бабайлар күргән газапларны да, 1552 елдан соң 15-20 ел саен кабатланып торган милли-азатлык яуларын, аларның башлыкларын - милләтебезнең асыл улларын, каһарманнарын да белми. Алар өчен гарьлек. Ә югыйсә, бу юлларны тезүче ошбу фәкыйрегез инде 1993 елда ук «Татарларның Ватан сугышы» дип тә, «Запрятанная история татар» дип тә татар илә рус телләрендә 700 мең данәдән артык тираж белән Теләкәй-Күчем-Акай фетнәләре турында махсус китаплар язып чыккан иде...

Теләкәй

Теләкәй морза Тәмьян утарында ипле, матур гына гомер иткән чакта, безнең җирләрне рус колонизаторлары тарафыннан талау башлана. Рус патшасы 1652-1657 елларда Кама аръягында Акъяр, Җирекле, Тиен, Биләр, Яңа Чишмә, Кичү, Зәй, Минзәлә крепостьларыннан торган яңа чик линиясе төзетеп кенә калмый. 1678 елда элекке Казан ханлыгы җирләренә килеп утырган рус колонизаторларының саны 300 меңгә җитә (Алтон Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. 1552-1740. 49 бит). Яңа җирдә шәхси кесәгә керәчәк мәһәр исеннән исергән руханилар әрсезләнә башлый. Савва Сторожевский монастыре күпмедер өлешенә Теләкәй морза хуҗа булып торган Янәй волосте җирләрен тартып ала. Байлар волостена (хәзерге Минзәлә районында) Костромадагы Богоявленск монастыре әрсез кулын суза. Ризасызлык белдереп баш күтәргән барча волость старшиналарының балаларын аманат (заложник) итеп алып, аларны Уфа, Казан, Минзәлә, Бөре төрмәләрендә тоту башлана. Ул гына да җитмәсә, Уфа каласында аерым епархия оештырыла һәм 1681 елның 16 маенда Урта Идел буендагы мөселманнарны көчләп чукындыру турында махсус указ чыга. Чукынудан баш тарткан морзаларның җирләрен талыйлар, гади крестьяннар колга әверелә. Мондый көчләү, мондый кимсетүләр Уфа-Казан тирәсендә һәм Идел-Урал арасында яшәүче мөселман халкын зур фетнәгә этәрә.

Фетнә 1682 елның язында башланып китә. Уфа-Казан арасындагы фетнәче крестьяннарны-Теләкәй морза, Уфа төбәгендәге мөселманнарны Сәет Ягъфә-роватлыкаһарманҗитәкли.(Агыйделнең кушылдыгы булган Дим елгасы буенда Түбән, Үрге, Баш исемнәре белән аталучы өч Тирмә авылы бар. Шулардай Түбән Тирмәне анда яшәүчеләр әле бүген дә Сәет-Җәгъфәрдән кыскарган Сәйфәр исеме белән атап йөртә. Янәшәдәге тау битендә борынгы дөрбә калдыгы да сакланган. Зәки Вәлиди дөрбәне Себер ханы Ибәкнең атасы Мәхмүтәк кабере дип исәпләгән. Олы шик бар. Бу дөрбә һәм авыл исоме ут-давыллы фетнә башлыгы СәетЯгъфөр белән бәйләнмәгәнме икән?..) Җайдаклар Самара, Минзәлә һәм Зәй калаларын, Бөре янәшәсендәге Каракүл крепостен камалышка алалар. Пьяный Бор (элекке Пәнҗәр) авылына бәреп кереп, чиркәвен яндыралар. Рус алпавытлары эләктергән авылларны талыйлар.

Энеләре Петр белән Иванның кече яшьтә булуыннан файдаланып, Мәскәүдә тәхетне эләктергән патшабикә Софья ашыгыч рәвештә Казанга стрелец полклары юллый. Җәза гаскәрләренең башлыгы итеп Казан воеводасы П.Шереметьевны (чукынган татар), аның ярдәмчеләре итеп ике кенәз Барятинскийларны билгелиләр. Әмма Мәскәүдә стрелецлар фетнәсе башлану сәбәпле җәзачылар пайтәхеттән китеп өлгерми. Ә ярдәмнән өметен өзгән Уфа воеводасы Коркодинов үз кул астындагы полклар белән Минзәләгә төбәп юлга чыга. Фетнәчеләр аны Ык елгасы ярында каршылый. Коточкыч яу башлана. Моның төгәл урыны һич билгеле түгел. Уфадан Минзәләгә кыл турыга төбәп барганда Бикбау белән Пучы авыллары арасында Иске Кир-мән дип аталган хәтәр текә ярлы, дүртпочмаклы калкулыклар да бар. Ык аша чыгармау, Минзәләдәге гарнизон белән кушылдырмау өчен фетнәчеләрнең воевода Коркодиновны шул Иске Кирмән өстендә каршылавы мөмкин. Тәмьян белән Табын авыллары халкы да үз төбәкләрендә булып узган бик борынгы яулар хакында риваятьләрне искә төшерәләр. Коркодиновның Теләкәйдән үч алу өчен нәкъ менә Тәмьян авылына төбәп килүен дә кире кагу кыен. Әмма, кайда гына булмасын, аяусыз яу көн буена бара. Сәет Ягъфәр үзе дә яралана. Аннары бер-берсенә дошман яклар кире чигенәләр. Өнсез калган воевода Коркодинов бөтенләй Уфа каласына, имән крепость эченә кайтып китә. Мәскәү моны җәзачыларның җиңелүе дип кабул итә һәм, куркудан, 8 июль көнне хөкүмәтнең көчләп чукындыру турында 16 майда чыгарылган указын юк итә. Мондый «баллы прәннек» фетнәчеләр арасында таркаулык тудыра, бер өлеш крестьяннар Теләкәй белән Сәеттән читләшәләр.

Ә фетнә башлыклары әле июнь аенда ук калмык тайшәсе Әюкә хан янына ярдәм сорап чапкыннар куган була. Июль уртасында үзенең 4000 җайдаклы гаскәре белән Әюкә килеп җитә. Өстәмә гаскәр белән көрәйгән фетнәчеләр Минзәлә-не камый. Икенче отрядлар Агыйдел буендагы Николо-Березовканы яулап туздыралар. Калмыкларның Зайшә тайшә кул астында килгән яңа гаскәре Уфага һөҗүм башлый. Имән крепость диварлары артына поскан Коркодинов берни эшли алмый. Кул астында 5478 дворян һәм солдат булуга карамастан, Казан воеводасы Шереметьев каланы ташлап китәргә куркып утыра.

Чыгырыннан чыккан хөкүмәт усал, кансыз адымнарга күчәргә мәҗбүр була. Ул Уфа воеводасы Коркодиновны алып ташлый һәм аның урынына кенәз Д.Баря-тинскийны билгели. Барятинский бик көрпәләнеп Казаннан Уфага таба чыгып китсә дә, юлда бер фетнә отрядын ла очрата алмый. Көзге салкыннар башлану сәбәпле, фетнә инде үзеннән-үзе сүлпәнләнгән була.

Тик 1683 елның язында мөселманнар яңадан көрәшкә күтәрелә. Алар Нугай юлындагы Имәнкала (Соловарный городок) шәһәрчегенә һөҗүм ясыйлар, Воз-несенск монастырен яулап яндыралар. Икенче отрядлар Биләр крепостен камый, тирә-юньдәге бистәләрне юкка чыгара. Хөкүмәт төбәккә кенәз Ю.Урусов (чукынган татар) командалыгында карательләр гаскәре озата. Алар Казаннан да көч алып Минзәләгә килеп җитәләр. Якын-тирәдә берничә яу булып уза. Фетнәчеләр чигенергә мәҗбүр була.

Теләкәй морза 1684 елда фетнә ялкынын кабат кабызырга тырышып карый. Аның җайдаклары Уфа каласына һөҗүм белән бара, әмма җәза отряды белән бәрелешеп кире чигенә. Яраланган Теләкәй карательләр кулына эләгә. Аны дар агачына асып үтерәләр. Сәет Ягъфәр улы да җәзачылар кулыннан һәлак була.

Күчем батыр

1689 елда тәхеткә менгән убыр Петр патша Балтыйк диңгезе буйларын кулга төшерү өчен шведларга каршы сугыш башлагач, туктаусыз рәвештә җиңелү ачысы татып торган рус армиясен туендыру өчен халыкны акыртып талау, җәбер-мәсхәрәләү көчәя. Соңыннан яңаВенеция - бөтен Җир шарының башкаласы итәргә хыялланып 1703 елда төзи башлаган яңа пайтәхет - Санкт-Петербург та, илдә тәүге мәртәбә диңгез флоты корып җибәрү дә - һәммәсе акча, акча, акча таләп итә. Шуны туплау, болай да шыр-хәерче халыкны талау өчен патша барча төбәкләргә дә һәм, иң беренче чиратта, мөселманнар ватанына өстәмә салым җыючылар - эмиссарлар юллый.

1704 елның көзендә Уфага килеп җиткән А.Жихарев белән М.Дохов атлы эмиссарлар, Бөре (Гайнә), Казан, Ногай, Себер юлындагы волость башлыклары -старшиналарны җыеп, мөселманнарга 72 төрле яңа салым җиткерә. Халык имам-мәзиннәр, мәчетләргә йөрүче диндарлар, һәрбер никах, умарта оясы, мунча, морҗа, тегермән, бәке, кое, капка, күпер, кар базы, тәрәзә, дуга, камыт, суелган йә үлгән мал тиресе, тугайдагы кибән, суелган сарык һәм аның тиресе өчен, хәтта соры күзлеләр - 6, зәңгәр күзлеләр 8 тиен күләмендә өстәмә салым түләргә тиеш була. Әлбәттә, мөселманнар мондый мәсхәрәләүне кабул итә алмый. Эмиссарларны кыйнап җибәрәләр, һәммә волостьларда да диярлек халык коралга тотына. Мондый яңа кузгалышны күреп, Казаннан кенәз Д.Ураков (чукынган татар) җитәкчелегендәге дворяннар отряды озатыла. Алар, билгеле ки, халыкны күндәм яшәргә, буйсынырга һәм яңа салымнарны түләргә өнди. Крестьяннар әлеге дворяннар отрядын куып җибәрәләр. Фетнәне әле очкын чагында ук сүндерергә хыялланып, хөкүмәт Минзәлә, Зәй, Чишмә, Каракүл кирмәннәренә өстәмә гаскәр юллый.

Бу елларда Идел буе яки элекке Казан приказы белән идарә итү Петр патшаның «сөекле» ярдәмчесе, пирожки сатучыдан «галиҗәнап» кенәзгә әверелгән Александр Меньшиков кулына тапшырылган була. Казанда исә аның дусты, мөселманнарны талап «галиҗәнап» кенәзгә мәһәр ташучы Никита Кудрявцев комендант булып утыра. 1705 елның февралендә менә шул Кудрявцев үзенең ярдәмчесе полковник А.Сергеевны Минзәләгә, фетнәне бастыру һәм фетнәчеләрнең нәселен корыту өчен озата. Ике - атлы һәм дүрт җәяүле полк ияртеп килгән җәллад Сергеев, падишаһның яңа фәрманын тыңларга дигән сылтау белән, Казан юлындагы барча волостьларның старшиналарын Минзәләгә җыеп ала. Старшиналарны, кул-аякларын бәйләп, зинданга ыргыталар. Кыйнауларга һәм ачлыкка түзмичә, берничә старшина вафат була. Исәннәрен төрмәдә аманат итеп калдырып, Сергеев барча тарафка карательләрнең отрядларын куа. Кенәз Д.Ураков, юлдагы очраган авылларны акыртып талый-талый, Агыйдел буендагы Әҗәкүлгә чаклы барып җитә. Л.Есипов, Т.Бордовик кул астындагы полклар Ык, Минзәлә буена утырган авылларны талый. Карательләр салым таларга килгән Жихарев белән Доховны куган чакта башлап йөрүче булган старшина Дөмәй Ишкәев волостенда аеруча кансыз эш итәләр. Дөмәй нигезләгән Әхмәт авылы, аның янәшәсендәге Минзәләтамак, Ләке (соңгысында, югыйсә, керәшеннәр яши) авыллары нигезенә чаклы талана. Бер Әхмәт авылында гына да карательләр Әхмәт Шыгаев, бертуган Вәли белән Ырыс Дәүләтовларның гомерләрен кыялар. Дөмәй старшинаның хатыны Фатыйма белән кызы Зәбирәне Минзәлә төрмәсенә алып китәләр. Авыл башлыклары булган Әхмәт Шыгаев белән Бикбауның уллары Таймас белән Якуб та әүвәл Минзәлә, аннары Казан төрмәсенә ыргытыла һәм 4 ай буе газаплаулардан соң шунда вафат була. Авыллардан йөзәрләгән баш ат, сыер, сарыклар талап җыела.

Менә шундый кансызлык һәм вәхшилек күрсәтеп, Сергеев Минзәләгә 4000 ат туплый. Төрмәдәге тоткыннарны чаналарга төяп, Уфага юл тоталар. Сергеев һәр авылга кергән саен туплардан ут ача. Котырган шикелле куулардан юлда 1000 ат янып үлә. Ачлыктан һәм суыктан дистәләрчә тоткын вафат була.

Уфага баруга ук, Сергеев инде провинциянең 4 юлыннан да старшиналарны җыеп, алардан 20 мең баш ат китерүне таләп итә. Болай да ялангач волость башлыклары, билгеле инде, мондый талау белән ризалаша алмый. Шуннан соң Сергеев җәлладлары старшиналарның кул-аякларын бәйләп, аларның авызына шәраб коя башлый. Исереп егылганнарның өстенә дары койгач, Сергеев шәхсән үзе дарыларга ут төртеп йөри. Шушы газаплардан тагын дистәдән артык старшина вафат була һәм гарипләнә.

Мондый вәхшилек аек акылы булган халыкны яңа фетнәгә этәрмичә калмый. Иң беренче булып, аеруча нык таланган Казан юлындагы волость крестьяннары күтәрелә. Дөмәй Ишкәев төп җитәкчегә әверелә. Ул үзенең туганнары һәм якташлары белән бергә С.Аристов отрядындагы җәзачыларга каршы сугышып йөри башлый. Минзәлә һәм Зәй кирмәннәренә һөҗүм ясала, алар янәшә-дәге рус авылларын талап үч ала. Ногай юлындагы фетнәчеләрне әлегә Иман (Имән) батыр җитәкли.

Шул вакытта Әстерхан каласында да стрелецлар фетнә күтәрәләр. Петр патша Балтыйк буенда болай да җиңелү артыннан җиңелү кичерә. Аңа аркасына пычак кадаучы фетнәләр кирәк түгел. Шуңакүрә ул стрелецлар фетнәсен бастыру өчен Әстерханга үзенең ышанычлы ярдәмчесе фельдмаршал Б.Шереметевны (чукынган татар) юллый. Ә Бикбау волостенда яшәүче Хөсәен Бигәнәев шведларга каршы бер сугышта фельдмаршал кул астында йөргән һәм аны якыннан белгән кеше була. Ниндидер өмет уты кабынган фетнәчеләр, 8 кешелек махсус вәкиллек сайлап һәм 75 старшина кулы куелган күмәк хат язып, махсус бу делегацияне Әстерханга юллыйлар. Алар арасында Казан юлындагы фетнәчеләр башлыгы Дөмәй Ишкәев та була. Шереметев, боларның гозере белән танышкач, аларны Мәскәүгә, Петр патша янына озата. Тик кансыз падишаһ мөселманнар илчелеген кабул итеп вакланмый. Илчелекне кулга алып Казанга озаталар. Комендант Н.Кудрявцев 1706 елның август аенда Дөмәй Ишкәев белән аның юлдашларын дарга асып үтерә.

Падишаһ янына киткән илчелекне яшерен өмет баглап озатсалар да, Уфа-Казан арасында калган фетнәчеләр карательләргә каршы сугышнытуктатмыйлар. Ә инде илчелекне асып үтерү турында хәбәр алгач, алар тагын да давыллырак һәм дәһшәтле яуга күтәреләләр. Уфа-Казан арасында 1684 елда асып үтерелгән Теләкәй морзаның улы Күчем батыр, старшина Теләш Бигәнәшев, Уразай батыр, Исмәгыйл мулла, Куразман Уразов, Мәскәү Уразаев, һ.б. җитәкчеләр үсеп чыга. Ногай юлындагы фетнәчеләрне 1696 елда Азак (Азов) каласы өчен сугышларда батырлык күрсәтеп Петр патша кулыннан тархан дәрәҗәсе алган Алдар Исәнгилдин, Иман батыр, Килмән Кулаев һ.б. җитәкли. Алар фетнәне тагын да киңрәк далага җәелдерү өчен каракалпаклар, калмыклар, хәтта казакълар янына да чапкыннар куалар. Казан ханлыгын кабат торгызу, Мәскәү патшалыгыннан аерылып чыгу турында фикерләр көчәя. Фетнә башлыклары хәтта, имеш тә ки, каракалпак ханы булган Күчүкнең малае Морат солтанны үзләренең булачак ханнары итеп тә игълан итәләр. Уфа провинциясенең 4 юлыннан да вәкилләр сайлап, башында Морат солтан торган 27 кешелек илчелекне Кырым ханы Дәүләт-Гәрәй янына озаталар. Максатлары - Дәүләт-Гәрәй тарафыннан Морат солтанны Казан ханы итеп раслаттыру була.

Бу хәбәрләрне ишетүдән өне алынган Петр патша Казан коменданты Никита Кудрявцев, аның ярдәмчеләре булган полковниклар А.Сергеев белән С.Аристовны Смоленск каласына чакыртып, аларны фетнәчеләргә карата күрсәтелгән «җебегәнлек» өчен «утлы таба»да биетә. Шундый ук «җебегәнлеге» өчен ул А.Аничковны Уфа воеводасы кәнәфиеннән алып ата һәм аның урынына Лев Аристовны билгели. Мондый «олуг ышаныч»тан канатланган Л.Аристов, үз кул астындагы полкларны алып, Казаннан Уфага таба походка ташланса да, фетнәчеләр аны Ык ярында көчле киртә куеп каршылыйлар. Бәрелешләрдә бернинди җиңү дә яулый алмаган Л.Аристов, борынын салындырып, Казанга кайтып китәргә мәҗбүр була. Аристовка Минзәләдә тотылучы полк бөтенләй ярдәм итми. Хөкүмәт әлеге «ышанычсыз» полкны Муром каласына озата, ә Казанга Әстерхандагы стрелецлар фетнәсен тар-мар итеп танылган стольник А. Дмитриев-Мамонов командалыгындагы өстәмә 4 полк килеп җитә. Курскидан полковник И.Рыдарь полкын да Казанга озаталар. Самара белән Сембердән дә җәза гаскәрләре Казанга туплана. Моның белән генә канәгатьләнмәгән Кудрявцев-Сергеевлар Казандагы морзалардан һәм аларның Ялчыларыннан 1379 кешелек махсус ополчение төзиләр. М.Яушев җитәкчелегендәге 6 кешелек махсус делегация фетнә башлыкларын яуны туктату өчен үгетләргә җибәрелә. Ишбулат хәзрәт җитәкчелегендәге Казан муллалары да халыкны күндәмлеккә өндәп йөри башлый. Яушев кул астындагы морзалар Ташлы авылында 1500 фетнәче белән очрашып сөйләшсәләр дә, фетнә һич тукталмый.

Фетнә башлыклары халыкны дәртләндерү, өмет чаткысы бирү өчен хәтта ялган уеннардан да тарсынып тормый. Морат солтан Кырымда хан дәрәҗәсен дәгъвалап йөргән чакта, тархан Алдар Исәнгилдин Хаҗи Аккучкаров атлы бер кешене яңа солтан дип игълан итә. Аны әллә нинди киемнәргә төреп, йөз-кыяфәтен кара гавамнан яшереп йөртәләр. Түрәләр халык алдында аның җилән очларын, җиңнәрен үбеп уйный. Билгеле инде, бу вакытта җәза гаскәренең башлыклары да тик ятмый. Лев Аристов урау юллар буенча үтеп Уфага барып җитә һәм воевода кәнәфиенә утыра. Якын-тирәдәге берничә волость старшинасын, аларның 6-7 яшьлек балаларын әсирлеккә төшереп төрмәләргә ыргыта. Иван Ураков (чукынган татар) кул астындагы җәза отряды Ногай юлына юнәлеп, анда аманатлар җыеп чыга. Шул ук отряд Алдар тархан белән ТОлыш батырның утарларын, авылларын талый. Моңа җавап итеп, фетнәчеләр Уфа каласына һөҗүм әзерли. Бу хактагы хәбәр Казанга барып җитүгә, комендант Кудрявцев Сидор Аристов белән Иван Рыдарь полкларын ашыгыч рәвештә Уфага куа. Ә Уфадагы Лев Аристов падишаһ алдында иң элек үзен «ышанычлы» түрә итеп танытасы килә. Шуңа күрә ул, Казан полкларын да көтеп тормыйча, П.Хохлов җитәкчелегендәге 1300 кешелек җәза гаскәрен Ногай юлына җибәрә. Әмма Йөрәк-тау дигән калкулык янында Хохлов полкларын Күчем батыр белән Алдар тарханның 8 мең кешелек берләштерелгән гаскәре каршы ала һәм 10 тәүлек буе барган сугышлардан соң аларны тармар итә. Яралы Хохлов нибары 370 солдаты белән генә чолганыштан качып котыла.

Мондый олы җиңү башка төбәкләрдә дә яңа кузгалыш уята. Фетнә отрядлары Уфа каласын, Зәй һәм Биләр кирмәннәрен, Сарапул һәм Каракүл авылларын чолганышка ала. 1707 елның декабрь аенда Тәмьян һәм Кыпчак волостьларыннан купкан фетнәчеләр, Кама аръягына чыгып, Алабуга янындагы рус авылларын талый башлый. Декабрьнең соңгы көннәрендә фетңәчедәр Зәй каласын кулга төшерәләр. «Паннар» һәм «Овчинная» дип аталган ике бистәне тоташ ялкын чолгый. 1708 елның гыйңвар аенда Минзәлә, Биләр, Яңа Чишмә кирмәннәре янында да кызу яулар уза. Күчем батыр Чаллы янындагы Илбакты монастырен пыр туздыра. Бу кадәрле көчле ялкын күреп, фетнәгә инде Казан тирәсендә яшәүче татарлар да кушыла. Шулар Алабуга каласын камалышка ала.

Фетнәнең куәтеннән куркып шыр җибәргән җәллад Кудрявцев падишаһтан ярдәм сорау өчен Мәскәү каласына чыгып чаба. 1707 елның 30-31 декабрь көннәрендә Преображенское авылында киңәшмә үткәрәләр. Петр патша Казан каласына 5 полктан торган өстәмә гаскәр юллый, бригадир (якынча, генерал-майор) Петр Хованский җәзачыларның башлыгы итеп тәгаенләнә. Казандагы дворяннардан һәм татар морзаларыннан ополчение төзү өчен өстәмә рәвештә 5 мең мылтык һәм 5 мең шпага озатыла.

Ул арада Күчем батыр белән Балта батыр фетнә отрядларын ияртеп Казанга юнәләләр. Исмәгыйл мулла җитәкчелегендәге отряд Чистай авылын яулый. Күчем янына башка отряд башлыклары да килә. Фетнәчеләрнең гомум саны 30-40 меңгә чаклы үсеп җитә. Аларның һәммәсен дә тик бер теләк - Казанны яулап, Казан ханлыгын кабат торгызу хыялы алга әйди.

Фетнәчеләр, Казанга төбәп барышлый, Мамадыш, Балык Бистәсе, Олы Солтан авылларын яулыйлар. Инде Казаннан 30-40 чакрымдагы Шуран, Мәтәскә, Сауш, Елан, Чыпчык, Ар, Теләче, Саба, Юныс, Төбәк, Ия, Җөри, Чирпы авыллары да фетнәчеләр кулына төшә. Яубашлары Казаннан 70-80 чакрымдагы Саурыш белән Балтач авылларында үзләренең махсус штабларын да төзиләр.

Казандагы хакимият коточкыч тәшвишкә төшә. Каладагы барча халыкны куып чыгарып, әйләнәдә махсус урлар, вак кирмәннәр төзү башлана. Дворян һәм морза балаларыннан, ялчылардан махсус ополчение туплыйлар. Ул ополчение дә, В .Шереметев, А. Дмитриев-Мамонов, Ф.Есипов командалыгындагы драгун һәм пехота полклары да фетнәчеләргә каршы озатыла. Әмма Шереметев драгуннары Куразман Уразов кул астындагы фетнә отряды белән бәрелештә 53 җайдагын югалтып кире борылалар. Февраль башында юлга чыккан пехота полклары да Теләчедән ары уза алмый. Җөри, Саба, Саурыштан тупланып килгән фетнә отрядлары аларны Баландыш авылына кереп бикләнергә мәҗбүр итә.

Котырынган Кудрявцев, Сергеев, Аристовлар мәкерле, кабәхәт адымнар ясаудан да тартынып тормый. Алар, «фетнәчеләрнең йорт-каралтыларыннан талаган байлыклар үзегезгә була», дип, урыс халкын татарларга каршы өстерәләр. Нәтиҗәдә килмешәк убырлардан торган «вольница» отрядлары Казан тирәсендәге 43 татар авылын тоташ талап чыга. Дворян-морзалар һәм аларның Ялчыларыннан төзелгән ополчение дә кимен куймый. Алар, татар хуҗалыкларының байлыкларын талаудан тыш, әле хатыннарны, балаларны да коллыкка алып китәләр. Хәтта, андый әсирләрне бер-берсенә сатып, үзара ярыш уздыралар.

Мөселман халкын үзара ярдәмләшә белмәү, башбаштаклык, көнчелек һәм мин-минлек чирләре гасырлар буена эзәрлекләгән. Әлеге фетнә барышында да ике юлбашчы - Алдар тархан белән Күчем батыр арасында үзара ызгышу, бозылышу туа. Алдарның «капчыкка сатып» атып килгән Хаҗи солтанын үзе дә ханнар нәселеннән булган Күчем батыр булачак Казан ханлыгының хакиме дип кабул итә алмый. Әле Мәскәүдән Хованский кул астындагы җәза гаскәре килеп җиткәнче Казанга һөҗүм ясау урынына фетнә башлыклары хан тәхетенә кемне утырту турында бәхәсләшеп, якалашып ята. Нәтиҗәдә Алдар тархан бөтенләй фетнәдән читләшеп, Саурыштагы штабны ташлап, үзенең Ногай юлындагы Бөрҗән волостена кайтып китә.

Ул арада Казанга Хованский һәм җәза полклары килеп ирешә һәм фетнәчеләргә каршы юнәлә. Яз иртә килү сәбәпле, Камада боз кузгала. Өшәнеп калган фетнәчеләрнең күпчелеге әүвәл Алабуга янына, аннары инде бөтенләй Әгерҗе районындагы хәзер су астында калган Барҗы авылына кадәр чигенә. 26 майда Хованский Кама аша кичеп Чаллыга керә. Аның болай да карательләр тарафыннан «чишендерелгән» Минзәлә өязендәге авылларны өр-яңа баштан талавыннан куркып, Туктар старшина белән Ураз мулла Янәй һәм Бүләр волостьлары исеменнән «тугрылыкка» ант эчәргә мәҗбүр булалар. «Янарал»ның отряд башлыкларын җәзага тартмавын күреп, соңрак инде 5 меңгә якын фетнәче крестьян да Кама елгасы ярына җыелып, патшага ант китерә. Июнь аенда Күчем батырның да баш июдән тыш чарасы калмый. Ул Ык буендагы утарына кайтып китә. Ләкин патша җәлладлары Рәсәйне дер селкеткән фетнә башлыгын соңыннан да гафу итмиләр. Ялланган җантимерләр Күчем батырны, аның җәйләвенә килеп, суеп үтерәләр.

1705-1708 елларда барган фетнә барышында Казан белән Уфа провинцияләрендә 300 дән артык авыл җәзачылар тарафыннан талана, яндырыла. 12 меңгә якын фетнәче үтерелә. Казан тирәсендәге 15 меңгә якын гаилә, үч алудан куркып, Кама аръягына һәм Уфа, Урал буена күчеп китә. 1709 елда гына да Казан губернасындагы крестьяннардан 53 мең 575 сум күләмендә салым җыеп (талап) алына. 1710 елда Казан провинциясендәге халык саны янә 27540 ир-атка кими. Аның 10476 сы Кама аръягына качкан булып исәпләнә.

Акай батыр

1730 еллар башлануга, тәгаме Һич туймас Рәсәй хөкүмәте инде Урал аръягындагы Урта Азия далаларына, анда гомер итүче Олы, Урта һәм Кече Җүз җирләренә дә күз ата, аларны яулау сәясәте үткәрә башлый. Ә казакъ (билгеле инде, казакъ милләте генә түгел) Җүзләренә хуҗа булып утыручы Сәмәкә, Әбелхәер, Бәрәк, соңрак Әбелмәмбәт шикелле ханнар, барлык мөселман дөньясына хас булганча, үзара ярдәмләшеп, бердәмләшеп, иңгә-иң торып, рус патшасы әзерләгән колонизациягә каршы тору сәясәтен белмиләр. Аларның һәрберсе Алланың кашка тәкәсе сыман кыланып, фәкать үз тәхете өчен генә кайгыртып ята. Бер-берсенә аяк чалу, көндәшенең җиңелүләренә «ләббәйкә» уйнау ахырда һәрберсенең бүре патша тарафыннан йотылуына китерә.

Менә шушы сәясәтне башлаган патшабикә Анна Иоанновна 1734 елның көзендә Казан төбәгенә хәрби полклардан торган, 1350 кешелек махсус экспедиция юллый. Аның башлыгы итеп генерал-майор Иван Кирилов, ярдәмчесе итеп чукынган морза, полковник дәрәҗәсендәге Котлыгьмөхәммәт (Алексей Иванович) Тәвкилев билгеләнә. Алар Җаек елгасы буенда яңа крепость - Оренбург каласын нигезләргә тиеш була. Казанда экспедициягә тагын 1400 солдат, 30 туп, сатлык татар, мишәр, башкорт старшиналарыннан торган отрядлар өстиләр һәм Уфага озаталар. Минзәләдө Кирилов якын-тирә авыл крестьяннарыннан янә 2 полк туплый.

1735 елның февраль аенда 4000 кешегә җиткән экспедициянең бер өлеше Җаек елгасы буенча түбәнгә, Хәзәр (Каспий) диңгезенә таба төшә башлый. Ә җирле халыкның күзенә төтен җибәреп алдау өчен, Кирилов провинциядәге 773 старшинаны Уфага чакырып, аларга вак-төяк бүләк өләшеп чыга. Ләкин инде старшиналар экспедициянең асыл максатын белеп өлгергән була. Май аенда старшиналар хөкүмәттән яшерен рәвештә генә Уфадан 12 чакрымдагы Казый мәчете янына җыела һәм гомер-гомергә татарныкы булып исәпләнгән Җаек буенда Оренбург каласын төзүгә каршы фетнә күтәрергә карар кыла. Яубашлары итеп 1684 елда баскын җәлладлар дарга асып үтергән Теләкәй морзаның оныгы, 1705-1708 еллардагы фетнә башлыгы булган һәм җәйләвендә суеп үтерелгән Күчемнең малае Акай батыр белән укы-мышлылыгы өчен абыз (мөгаллим) атын алган Килмәк Норыш утлы билгеләнә. Килмәк абыз әле 1705 елда башланган Алдар-Күчем фетнәсендә дә катнашкан һәм Морат солтан җитәкләгән илчелек составында Кырым белән Төркияга дә сәяхәт кылган була. Килмәк абызны Нугай Урдасы татарларыннан торган Юрматы волостеннан да, Минзәлә төбәгендәге Байлар волостеннан да чыккан, диләр версияләр яши. Кара бәк дәвамчыларының бер шәҗәрәсендә 18 нче буын вәкиле итеп Килмәк морза исеме телгә алына, ләкин аны «шул булырга тиеш», дип дәгъвалавы кыен. Без тарихка күчик.

1735 елның 15 июнендә генерал Кирилов үзе 3150 кешелек отряд белән Уфадан Җаек елгасына төбәп юлга чыга. Аны шундук 3 мең җайдаклы Килмәк отряды эзәрлекли башлый. Аркадашыннан хәбәр алуга, Казан юлындагы Акай батыр да, аның белән бергә Янәй волостеннан Гомәр Туктаров, Тәвәнәй старшиналар да җәмгысе 10 мең җайдаклы гаскәр туплап походка чыгарга әзер тора.

24 июнь көнне подполковник Чириков 700 драгун белән генерал Кирилов артыннан юлга чыга. Ул Уфадан 150 чакрым киткәч, Җиргән тавы буенда аңа Килмәк абыз отряды һөҗүм итә. Яуда Чириков үзе һәм 60 тан артык солдат үтерелә, 50 гә якыны фетнәчеләр кулына әсир төшә. Килмәк отряды драгуннарны 6 көн буе камалышта тота. Моны ишетеп, драгуннарга ярдәмгә Кирилов кул астындагы полклар килеп җитә. Ә 9 июльдә Акай батыр да Килмәк отрядына килеп кушыла. Ләкин нигездә ук һәм сөңге белән коралланган фетнәчеләр җәзачыларның тупларына каршы тора алмый. Акай белән Килмәк чигенәләр. Ачудан, крестьяннар карательләргә сатылган тархан һәм старшиналарның утарларын таларга тотына. Шундый сатлыкларның берсе булган Апач Тәтиев юк ителә. Карательләргә отряд биргән старшиналар якындагы крепость диварлары артына качып котыла. Фетнәчеләр Ногай юлында яңа төзелә башлаган Табын крепостен яндырып юк итәләр.

Июль уртасында фетнәчеләр икегә бүленә. Килмәк отряды Кириловны эзәрлекләп китә. Акай отряды бер-бер артлы Минзәлә, Зәй, Яңа Чишмә, Кичү крепостьларына һөҗүм ясый. Башка ваграк отрядлар җәзачыларга җайдаклар биргән Калтай, Тәкмәк, Мәмәт, Акташ, Солтанай, Курмыш авылларын талый. Акайга Кадрәк, Дусмәт крестьяннары, Кама аръягындагы волостьлар да кушыла. 26 июль көнне Акай Минзәләгә генераль һөҗүм дә оештырып карый. Ләкин туплар утына каршы тора алмыйча кире чигенергә мәҗбүр була. 4-5 августта Чаллы, Бәтке, Тихие Горы, Калинов Починок, Пьяный Бор (элекке Пәнҗәр) авыллары талана. Сарман районындагы Ләшәү-Тамак авылы крестьяны Мостафа батыр җитәкләгән отряд Минзәлә елгасы буеннан капитан Аничков, прапорщик Александров командаларын куып җибәрә. 1 сентябрьдә Акайның 4000 кешелек отряды янә Минзәләгә һөҗүм ясап карый, аны 6 тәүлек буе камалышта тота. Аннары Байлар, Янәй, Бүләр волостьларындагы крестьяннарны алып Кама аръягына юнәлә. Алабугадан 4 чакрымдагы кырда Казаннан килгән җәзачылар гаскәре белән зур яу булып уза. Ул арада Акайга Килмәк абыздан чакыру килеп төшә. Акай Уфаны штурмларга юнәлә һәм 20 сентябрьләр тирәсендә Килмәк отряды белән кушыла. Алар Үршәк елгасы ярында юлны бүлеп торучы сатлык мишәр командасы белән яуга керәләр һәм, берочтан, Әлмәнтәй, Кыешкы, Ибрай, Илтуган, Сабыр, Суыккүл авылларын да талап чыгалар.

Кирилов 15 августта булачак Оренбург каласының беренче ташын салуга ирешә. Әмма Уфага һөҗүм турындагы хәбәрне алгач, 1700 кешелек отряд белән юлга чыга. Октябрьдә аңа Килмәк белән Акайның берләштерелгән гаскәре һөҗүм итә. Бәрелеш 4 көн буена сузыла. Кирилов, туплардан ут ачып, мөселман отрядларын куып тарата.

Петербургтагы хөкүмәт тә тып-тын гына ятмый. Ул Казан губернасына ашыгыч рәвештә өстәмә 3 полк гаскәр һәм 500 Җаек казагы белән 3000 калмык җайдагын юллый. Мусин-Пушкинны Казан губернаторы кәнәфиеннән алып аталар. Аның урынына генерал-лейтенант А.Румянцев Идел буеның хакиме итеп билгеләнә. Ул Минзәләгә 19 сентябрьдә килеп җитә. Гафу итәргә вәгъдәләр биреп, фетнәчеләрне Минзәләгә чакырып караса да, аны тыңларга нибары 8 старшина гына килә. Шулар аша Румянцев Акай белән Килмәккә үгетләү хатлары озата.

Октябрь азагында фетнә башлыклары Минзәлә янына яшерен киңәшмәгә җыела. Әмма Акай да, Килмәк тә Румянцев каршына баш иеп барырга ризалашмый. Ярсыган Румянцев «прәннек»тән камчыга күчәргә карар кыла. Ул полковник Тәвкилевны Җаек елгасы белән Урал тавы арасындагы, ә Уралдагы заводлар идарәсе башлыгы булган В.Татищевны Урал артындагы авылларны таларга һәм яндырырга юллый. Уфа воеводасы Анненков белән подполковник Чемоду-ров Ногай юлын таларга озатыла. Сатлык Тәвкилев 173 6 елның 19 гыйнварында Балыкчы волостена барып җитеп, андагы Сәянтусы авылы халкын амбар эченә бикләп яндыра. Тәвкилев моннан тыш та әле 51 авылны талап чыга. Ә Кирилов үзе Минзәлә тирәсендәге 21 авылны талап «шәрә» калдыра.

Карательләрдәге кансызлык фетнәчеләр эчендә дә капма-каршы ярсу тудыра. Ногай юлындагы крестьяннар гыйнвар аенда Югары Җаек крепостен кулга төшерә. Карательләргә ярдәм күрсәткән Кыйгы, Атау, Юкәлекүл, Яукилде, Казыбай, Рахманкул авыллары да талана. Шөбһәгә төшкән Румянцев Минзәләгә кайтып бикләнә. Кирилов исә куркудан Петербургка чаклы чыгып кача. Ул анда, зар елап, хөкүмәттән мөселманнарга каршы юнәлтелгән указлар чыгаруны таләп итә. Озак көттермичә, 1736 елның 11 февралендә беренче указ пәйда була. Уфа провинциясендә яшәүче халык Казан өязеннән күчкән муллаларга пәйгамбәргә табынган шикелле ышанганга күрә, татар имамнарын һәм дә абызларын куып чыгарырга, мөселман мәдрәсәләрен ябарга фәрман бирелә. Волость старшиналарын фәкать бер ел срок белән генә сайлап куярга, ике татар авылы уртасындагы кырга рус авылын корырга, татар-башкорт ирләрен берәр елга Җаек буендагы чик буен сакларга җибәреп торырга кушыла.

Кирилов бу указ белән генә дә канәгатьләнми. Аның тәкъдиме буенча хөкүмәт 16 февральдә яңа, өстәмә указ игълан итә. Монысында инде фетнәдә катнашкан старшиналарның җирләрен тартып алып, аларны карательләргә ярдәм иткән мишәр һәм русларга өләшергә рөхсәт бирелә. Фетнәне бастыруда катнашкан мишәр старшиналарына - 200, йөзбашларга - 100, гади крестьяннарга 50 чирек җир \атып алырга җай туа. Типтәр һәм башкорт старшиналары салым түләүдән азат ителә. Уфа провинциясенә рус крестьяннарын, алар да табылмаса, сөргенгә хөкем ителгән җинаятьчеләрне күчереп утыртырга әмер бирелә. Фетнәдә катнашкан ирләрне үлем җәзасына тарту, ә хатыннары белән балаларын коллыкка алу хокуклары бирелә. Татар белән башкорт вәкилләре арасында никах тыела. Уфа провинциясенә өстәмә рәвештә 22 мең кешелек җәза гаскәре юллана.

«Законлы» указлар белән канатланган Кирилов 27 февральдә инде Алабугага кайтып җитә. Җәза гаскәренең башлыклары шунда махсус киңәшмә уздырып, талау-изү өчен волостьларны кабаттан бүлешәләр. Җәллад Татищев Себер юлын таларга ябырыла һәм нәтиҗәдә 90 авылны яндырып, 384 фетнәчене юк итеп чыга, 162 кешене коллыкка озата. Кирилов Ногай юлындагы 313 авылны яндыра, 1658 кешене үтертә. Румянцев үзе Казан юлында хәрәкәт итеп, 100 авылны юкка чыгара, 1000 нән артык фетнәченең гомерен кыя.

Үз чиратында, фетнәчеләр дә үч алырга ташлана. Себер юлындагы крестьяннар 40 ка якын рус авылын талый. Уса юлында Көнгер татарлары баш күтәрә. Җәй башында Казан юлындагы фетнәчеләр Минзәлә каласын камалышка ала. Румянцев Уфадан Минзәләгә ярдәмгә ашыга һәм, барышлый, мәкерле юл белән алдап, яубашлары Акай батыр белән Солтанморат Дуслиевны кулщ төшерә. Аларны Минзәлә төрмәсенә озаталар. Бу күңелсез хәбәрне ишетүгә, үзенең отрядлары белән Килмәк абыз ярдәмгә ташлана. Ул 29 июнь төнендә Ык белән Когыш елгалары уртасына лагерь корып урнашкан Румянцев гаскәренә һөҗүм ясый. 180 каратель юк ителә, 60 ы яралана. Әмма Килмәк җайдаклары патшаның регуляр полкларын тар-мар итә алмый. Румянцев Минзәләгә ашыга һәм анда кайткач, җиңелү ачысыннан, төрмәләргә бикләнгән 500 дән артык фетнәчене җәзалап үтерә.

Август-сентябрь айларында Минзәләгә тагын өстәмә 3 полк җәзачы килеп җитә. Өстәвенә, Идел буендагы корылыктан, авылларда коточкыч ачлык башлана. Карательләр өләшкән икмәк бәрабәренә фетнәчеләр башкача баш күтәреп йөрмәскә ант итәләр. Казан юлында Акай батырның улы Габдулла белән Килмәк абыз гына буйсынмыйча йөри.

Хөкүмәтнең 13 июль карары нигезендә Румянцевны Украинадагы фронтка озаталар. 5 сентябрьдә Минзәләгә яңа җәллад - бригадир М.Хрущев килеп җитә. Ул барча фетнәчеләрне баш иеп килергә чакырып универсал юллый. Тез чүгүчеләр күренмәгәч, Минзәлә өязе буйлап карательләр озата. Подполковник Есипов Ык буендагы авылларны талый. Протасов полкы Ногай юлын шәрә калдыра. Минзәләнең үзендә воевода Ф.Вол-конский котырына. Монда 13 әсирне очлы казыкларга утыртып, кабыргаларыннан асып, кисәкләргә чапкалап үтерәләр. Декабрь җиткәч, әсирләрне кырыгар итеп бәйләп, арадан фәкать берсен генә азат итәләр дә, калганнарын бәке эченә ташлап юкка чыгаралар. Йөзәр-йөзәр тоткын, чылбырларга бәйләп, Казанга озатыла. Юлда ачлыктан һәм суыктан дистәләгән кеше вафат була. Минзәлә төрмәсендәге 144 тоткын сөргенгә юл тота. 505 хатын-кыз белән бала-чага коллыкка сатыла. Минзәлә тирәсендәге авыллардан 2000 баш ат штраф рәвешендә җыеп алына. Болардан тыш тагын 5000 гә якын крестьян Балтыйк буендагы полкларга солдат итеп яисә каторгага озатыла.

1736 елның декабрендә җәза гаскәрләренең башлыклары Минзәләгә яңа киңәшмәгә җыела. Патшабикә Анна Иоанновнаның 10 майда игълан ителгән указы нигезендә мөселманнардан икмәк салымын ике мәртәбә күбрәк җыю башлана. Генераллар сатлык башкорт тарханы Кыдрач Муллакаев белән Әит-кул Илимбаевны котыртып, Килмәк абыз янына очрашуга озаталар. Шулар, мәкерле юл белән алдап, Табын кирмәнендә Килмәк абызны да кулга төшерәләр. Килмәк ашыгыч рәвештә Минзәлә төрмәсенә озатыла. Әмма фетнәчеләрнең һөҗүм ясап яубашларны азат итүеннән курыккан генераллар тоткыннарны Уфа каласына күчерергә ашыгалар. 1737 елның 14 июнендә Акай Күчемов, Килмәк Норышев, Солтанморат Дуслиев һәм Йосыф Арыков Минзәләдән Уфа төрмәсенә озатыла.

Карательләр яубашларның менә шушы мескен, тоткын хәлдә булуыннан да «файда, отыш» күрергә тырышалар. «Әтиең белән күрештерәбез», дигән сылтау белән алар Акайның улы Габдулланы Уфа каласына чакырып китерәләр. Хактырмы бу, юкмы, әмма асылда да аңа Акай батырны күрсәтәләр бугай. Шуннан соң Габдулланы, «иректә калган яубашларын фетнәне туктатырга үгетләсәң, атаңны азат итәбез», дигән ялган вәгъдәләр биреп, Ногай һәм Себер юлына җибәрәләр. Габдулла, чынлап та, берничә отряд башлыгы янына барып, аларны тукталырга, тынарга үгетләгән шикелле кыяфәт ясап йөри. Тик патша генераллары фетнә башлыкларын хәтта Уфа төрмәсе эчендә тотудан да куркалар. Яу башлары көчле каравыл астында әүвәл Казанга, аннары Санкт-Петербург каласына озатыла. Акай батырның да, Килмәк абызның да гомерләре шунда, дар агачында төгәлләнә...

Тарихчы П.Рычков мәгълүматларына караганда, Акай-Килмәк явы барышында Казан губернасында 696 авын яндырыла, 17 мең кеше һәлак була, 3406 кеше сөргенгә озатыла. Тол һәм ятим калган 9194 хатын-кыз белән бала-чага рус крестьяннарына коллыкка сатыла. Фетнәдә катнашучы волостьлардан 17154 баш терлек, 9228 сум штраф талап алына.

*** Тәмьян авылының мулласы Наил Садриев Без Тәмьян зиратыннан чокып алган кабер ташы Теләкәй-Күчем-Акай-Габдулла дәвамчылары турында сораша-сораша, без дистәләгән авылны урап чыктык. Ләкин без талап, яндырып, кыйнап өркетелгән һәм җелеге суырылган, тарихсыз калдырылган, тамырсыз милләтбез шул. Теләкәй нәселенең дә туруннарын, эзен табу кыен. Тик шулай да... Тәмьян авылындагы зиратта кабер ташларын карап йөргән чакта бүген мулла Вазыйфаларын үтәүче Наил ага Садриев күңелебезгә җылы өрде безнең.

- Күчем батырны безнең авыл зиратына күмелгән, диләр. Без бәләкәй чактан бирле бабайлар авызыннан шундый сүзләрне гел ишетеп үстек.

«Ялгыш тапмасбызмы?» дигән өмет белән Тәмьян зиратын йөз кат айкап чыктык. Бик олы кабер ташының җир өстеннән «борыны» гына күренеп тора иде. Көрәкләр тотып, бер метр тирәнлектән аны казып алдык. Известь катламнарыннан ясалган бик олы таш. Мәгәр ике юл булып Коръән сүрәләре генә ачыкланып тора, җир астында калган юллары туфрак белән аралашып, гел бозылып беткән. Аннан гына зиһен китереп сукты. XVIII гасырда Тәмьянның зираты бер чакрым түбәндәрәк, уйсу тигезлектә урнашкан булган бит. 250 метрга сузылган ул зиратның каберләре еллар дәвамында Ык тарафыннан ашалып, җимерелеп торган. Совет хәрефләре укып наданланган халык ата-бабасының ташларын ничек аерсын да, Күчем батыр кабере табылса, аның кадерен кемнәр белсен инде?..

Өметсез - шайтан, диләр. Теләкәй нәселенең шәҗәрәсендәге бер почмак ачылды бит. Бу каһарман нәселнең дәвамчылары да табылмасмы әле?

Мәкалә башында Тәмьян авылы күренеше. Автор фотолары.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Вахит ИМАМОВ.

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz