Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb Вахит Имамов

Мөслимлеләр Пугач явында

1773 елның көзендә Җаек елгасы буенда кузгалган һәм ярты Россияне урап алган Пугачев явы Мөслим төбәген дә әйләнеп үтми. Оренбург янында зур могҗиза белән генә исән калган һәм мөселманнарга «аталары-бабалары кебек ирекле яшәргә» вәгъдә итүче гадел патша Петр III пәйда булуы хакында хәбәр алуга ук, Мөслим тирәсендә яшәгән крестьяннар да Кама аръягындагы халыкны талап-изеп тору үзәге булган Минзәлә каласын штурмларга юнәлә, һәрбер авылдагы крестьяннарның кайсы атаманга буйсынып яисә нинди отрядта сугышуы төгәл билгеле булмаса да, фетнә бастырылгач Казан губернаторына әверелгән Мещерскийның «Әби патша»га язган рапортына караганда, Пугач явында Тугаш авылыннан - 500, Ташлыярдан - 60, Дусайдан - 200*, Керәш. Шураннан - 50, Катмьпйтан - 100, Чишмәдән - 150, Күбәк карьясыннан 400 ир-ат катнашуы мәгълүм. Әлбәттә, Пугач явында катнашкан мөслимлеләр исемлеге моның белән генә төгәлләнми. Минзәләне камап торуда Әмәкәй, Үрәзмәт, Әлмәт, Сәет авылы игенчеләре дә катнаша. Шулай ук Вәрәш, Чакмак, Метрәй, Мәлләта-мак, Туйкилде, Табын, Тәмьян, Бүләр, Карамалы крестьяннары да әле Минзәлә, әле Нугайбәк крепосте янында яу кылып йөри. Соңыннан, инде фетнә бастырылганнан соң, Тугаш, Керәш. Шуран, Метрәй, Мәлләтамак, Туйкилде авылларына карательләр китереп, шунда барча тирә-юнь фетнәчеләрен җыеп җәзалау - нәкъ шуның билгесе.

Минзәлә Мөслимнән берникадәр ерак булганга күрә, бу төбәк крестьяннары күбесенчә Нугайбәк крепостена тупланган фетнә отрядларына кушыла. Ә Нугайбәк дигәне кул сузымында гына, ул бүген дә Рус Шуганы авылыннан 5 чакрым арада гына сузылып ята. Бүген Нугайбәк Башкортостанның Бакалы районына керә, ул ике республика чигенә урнашкан. Телгә алгач, бу авыл тарихына да тукталып үтик инде.

Нугайбәк крепосте Ык буенда 1736 елда пәйда була. Аны Оренбург каласын төзеп Урта Азияне кулга төшерү өчен плацдарм хәзерләргә озатылган махсус экспедициянең башлыгы, колонизатор һәм җәллад генерал Иван Кирилов нигезли. (Шул ук елда Башкортостанның бүгенге Гафури районында Табын һәм Уралда Чиләбе крепосте да төзелә.) Крепость урынында элек башкорт катламына язылган Нугайбәк исемле җирбиләүче гомер сөргән була. Аның гаиләсе турында риваять тә яшәп калган. Нугайбәкнең Арыслан атлы улы һәм Айрә исемле кызы булган, имеш. Нугайбәк үз утарыннан 3 чакрым түбәндә авыл корган Күчем батыр белән бик дус яшәгән. Күчемнең дә Акай атлы улы һәм Зәлимә исемле бик тә чибәр кызы булган. Шул сылулыгы өчен Зәлимәне «Гәрәй кабиләсенең йолдызы» дип атаганнар һәм Арыслан аңа гыйшык тоткан, имеш. Хак булырга мөмкин. Чынлап та, Ыкның Нугайбәктән түбәндәрәк агымында Күчем батыр үз утарын төзеп яшәп яткан. Ыкның иске урынында Акай күле дә бар. Ул күл буенда нигезләнгән авыл да Акай исемен йөрткән. Җитмәсә, Күчем белән Нугайбәк - икесе дә байлар. Боларның балалары үзара гыйшык тотуда гаҗәпләнердәй һичнәрсә юк. Тик менә Нугайбәккә Күчемнең кодасы булып йөрү бәхете елмайдымы икән? Күчемне 1710 еллар тирәсендә суеп үтергәннәр бит инде... Ярар, боларны калдырыйк без...

Нугайбәк утары урынына крепость төзелүгә, аңа әле яңа гына көчләп чукын-дырылганмөселманнарныкитерепутырт-каннар. Рәсми кәгазьләрдә алар Казан, Уса, Себер юлларыннан китерелгән башкорт һәм татар булып язылганнар. Боларның 1731 елда Казанда «Яңа чукындыру конторасы» ачылгач, Лука Конашевич атлы карагруһ тарафыннан көчләп чукындырылган яңа төркем булуы бик мөмкин. Нугайбәккә китерелгән крестьяннарның саны 1500 гә җиткән дип исәпләнә. 1746 елда крепость уртасында алар өчен чиркәү дә төзеп куйганнар. Яңа чукындырылганнарга үз араларыннан атаман сайлап кую хокукы бирелсә дә, асылда крепостьның башлыгы, есаул, сәркатип һәм поп Вазыйфаларын читтән китерелгән һәм саф рус милләтеннән булган кешеләр башкарганнар. Шуңа карамастан, әле байтак еллар буена крестьяннар мөселманча киенеп, татарча сөйләшеп һәм җырлап яшәгәннәр. Шул көчләп чукындырылган булганга һәм үз ирекләре белән яшәү бәхетеннән аергангадыр, ахрысы, алар Пугач явына да бик тиз кушылганнар. Әле 1773 елның декабрь башында ук крепостька күршедәге Чалпы авылы (хәзер Азнакай районына керә, әмма Нугайбәктән дә, Рус Шуганыннан да күренеп кенә тора) старшиналары Нугайбәк Хәсәнов белән Габделкәрим Рахманкулов отрядлары һөҗүм итә. (Хәсәновка «Нугайбәк» исеме крепость атыннан алып кушылган, диләр. Иллә мәгәр бу исем аңа крепостька кадәр булган татар авылының ядкарен саклап калу максатыннан кушылгандыр инде.) Крепостьтагы майор Рушинский белән капитан Алексеев Минзәлә каласына чыгып кача. Гарнизонда казак хезмәтен башкаручы крестьяннар барысы да Хәсәнов белән Рахманкулов отрядларына кушыла.

Нугайбәкнең фетнәчеләр кулына төшүе турында хәбәр Бөгелмәгә барып җиткәч, анда бикләнеп ятучы генерал Фрейман крепостька ярдәмгә секунд-майор Осип (Йосыф) Тәвкилев (сатлык һәм җәллад генерал Котлыгьмөхәммәт-нең улы) җитәкчелегендә 400 кешелек отряд юллап карый. Әмма бу отрядтагы татар җайдаклары Акбаш авылы янында фетнәчеләр ягына чыга, ә Тәвкилевнең үзен басу уртасында кыйнап үтерәләр. Әлеге җиңү турында хәбәрне ишеткәч, Пугачев Нугайбәк крепостена яуда әсир төшкәннән соң көчләп чукындырылган фарсы кешесе (вәт «падишаһ»тагы баш!) Вәлит Торновны атаман итеп җибәрә. Ул вакыт эчендә Нугайбәк тирәсенә күршедәге Акай Күле, Олы Чакмак, Татар Шуганы, Туйкилде, Иске Вәрәш авылларыннан да фетнәче крестьяннар туплана. Алар Бакалы крепостен, Шаран (Архангельск), Иштирәк заводларын кулга төшерәләр. Оренбург яныннан Вәлит Торнов килеп җитүгә, ул Бөгелмә белән Минзәлә арасында хәрәкәт итүче фетнәчеләрнең юлбашчысына әверелә. Фетнә ялкынын барча төбәкләргә дә җәелдерү максатыннан, Торнов Нугайбәк Хәсәновка 900 кешелек отряд биреп, аны Зәй каласын штурмларга озата. Хәсәнов анда Аренкул Асеев отряды белән кушыла һәм фетнәчеләрнең саны 2000 гә җитә. Зәй крепостеның коменданты, 70 яшьлек капитан Мертвецов, секунд-майор Лопатин белән капитан Савинич та бу хәтле фетнәчене күреп өнсез кала. 15 гыйнвар көнне алар крепость капкаларын ачып һәм ипи-тоз тотып «император» гаскәрен каршылыйлар. Отряд башлыклары булган Хәсәнов белән Асеевны комендант йортына чакырып кунак та итәләр. Әмма хәтта шушындый кадер-хөрмәт күрсәтү дә хөкүмәт офицерларын фетнәчеләр кырыслыгыннан йолып кала алмый. Икенче таңда алар Мертвецовны да, Лопатин белән Сави-ничны да, богаулап, Нугайбәк крепостена, атаман Торнов хозурына озаталар. Ә инде 17 гыйнварда Зәй янына җәзачы полковник Юрий Бибиков килеп җитә һәм көн буе барган канлы яудан соң калага бәреп керә. Фетнәчеләр 300 дән артык крестьянны югалтып әүвәл бүгенге Сарман районындагы Кәшер авылына, анда булып узган яңа яудан соң Минзәлә төбәгендәге Тәкермән белән Бикбау авылларына чигенәләр. Аларны эзәрлекләүче полковник Бибиков 30 гыйнварда Минзәлә каласына да килеп җитә. Хәсәнов кул астындагы отряд калдыгы да, Минзәләне камалышта тотуда катнашкан башка мөслимлеләр дә Нугайбәк крепостена чигенергә мәҗбүр була.

Хәсәновны әле Зәй ягына яуга озаткач та, атаман Торнов Нугайбәк крепостен ныгыту өчен зур чаралар күрә. Гыйнвар башында Уфадан 12 чакрымдагы Чесноковка лагеренда торучы «фельдмаршал» Чика-Зарубинга хат язып туплар сорау ярдәм итмәгәч (чөнки тегесенә дә туплар бик-бик кирәк), Торнов андагы штабка үзе чыгып китә һәм берничә көннән соң 3 туп белән ике пот дары төяп кайта. Ул югында фетнәчеләр белән Чалпы каһарманы Габделкәрим Рахманкулов җитәкчелек итә.

Минзәлә янында тар-мар ителгән барча отрядларның да башлыклары диярлек Нугайбәк крепостена тупланалар. Бирегә Минзәлә төбәгенең башлыгы булган полковник Каранай Моратов, Кукмара районы тирәсендә яу кылып йөргән полковник Мәсәгут Гомәров, дистәгә якын старшиналар килеп төшә. Карательләрнең Минзәләдән Нугайбәккә таба юнәлүен белеп хафага төшкән яубашлары Вәлит Торнов белән Каранай Моратовны Бирдә бистәсенә, «император» Пугачев янына юллыйлар.

Бибиков җәлладлары 6 февральдә Нугайбәк янына килеп җитә һәм аяусыз яудан соң крепостька бәреп керә. Крестьяннар 38 чакрымдагы Бакалы крепостена чигенәләр. Әмма 11 февраль көнне Бибиков инде Бакалыны да яулап ала. Бакалы янында гына да 400 фетнәче һәлак була. Бибиков шуннан соң Бөгелмә тарафына чыгып китә. Ә ул югалуга ук, Бакалы янына янә фетнә отрядлары туплана башлый. Чесноковкадагы Чика-Зарубин яубашларына ярдәмгә бригадир дәрәҗәсен йөрткән Иван Кузнецовны, полковник Илья Ульяновны һәм берничә старшинаны юллый. 2000 гә тулган фетнәчеләр 17 февральдә янә Бакалыны яулап алалар. Ул арада Бирдәдәге Пугачев яныннан Торнов белән Моратов та кайтып җитә. Нугайбәктә Алабугадан килгән майор Перский җитәкчелегендә бер рота солдат калдырылган булуга карамастан, фетнәчеләр 19 февральдә крепостька һөҗүм ясыйлар һәм аның эченә бәреп керәләр. Яуда майор Перский үтерелә.

Әмма инде хөкүмәт тә, җәза гаскәрләре башлыклары да бу вакытка өннәренә килә башлаган була. Алар Бөгелмә каласына бик зур гаскәр туплый. 24 февральдә Бөгелмәгә Казаннан генерал А.Ларионов җитәкчелегендәге дворяннар корпусы да килеп ирешә. Шул Ларионов корпусы 27 февраль көнне Нугайбәккә төбәп юлга чыга. Фетнәчеләр туплар белән коралланган җәза гаскәренә каршы тора алмый. Ларионов 6 март көнне Нугайбәк крепостен, 13 мартта Бакалыны ала. Фетнәчеләр яу барышында капитан Кожинны юк итүгә ирешсәләр дә, аяусыз басымга түзә алмыйча, Эстәрлегә һәм Уфага таба чигенәләр.

Ә апрель аенда инде фетнәчеләр арасында да хыянәт башлана. Башкорт старшинасы Кыдрач Муллакаен Вәлит Торновны кулга алып, аны Бөгелмә коменданты полковник Кожинга илтеп тапшыра. Шул ук сатлык Кукмара төбәге каһарманы Мәсәгут Гомәровны да әсирлеккә эләктерә һәм Уфа төрмәсенә ыргыттыра. Язмыш-тәкъдир - гаҗәп. Казан төрмәсендә тотылучы Торновны 12 июльдә Пугачев азат итә. Торнов шуннан соң да «падишаһ» янәшәсендә яу кылып йөри. 25 августта аны кабат әсирлеккә төшерәләр. Торнов 1775 елның 10 гыйнварында Пугачевны кисәкләргә чапкалап үтергәнне карап торгач кына дарга асыла. Мәсәгут Гомәровның күзләрен чокып сөргенгә озаталар. Гаҗәеп олы могҗиза белән Нугайбәк Хәсәнов кына исән кала һәм 1802 елга кадәр сау-сәламәт яши. Габделкәрим Рахманкулов турында мәгълүматлар юк.

Мөслимлеләр Пугач явы турында хатирәләрне һаман да онытмыйлар. Тәмьян белән Тугаш авылларына каршы биек тау башында туп куелган урыннар бүген дә аермачык сиземләнеп тора. Озын-озак баш ватасы түгел. Карательләр Минзәләдән Нугайбәк крепостена кадәр эзәрлекләп барган чакта, безнең бабайлар әнә шул тау башларына туплар көйләп, җәзачыларга каршы ут ачканнар. Бу төбәктә туктаусыз табылып торган кылыч, чалгы, сөңге очлары да, Бакалыдан кузгалып Нугайбәк крепостен штурмларга кирәк булгач, ике авыл арасындагы тирән ерым өстенә фетнәчеләр кулы белән салынган «Пугачев күпере» дә - шул яу ядкарьләре.

* * *
Бер башлагач, Нугайбәк һәм Рус Шуганы авылларының тарихына кабат кайтыйк инде. Нугайбәкнекеләр Бакалы районындагы Әҗми, Акман, Боҗыр, Илек, Курча, Балыкльжүл, Иске Мәте, Гомәр авылларында яшәүче керәшеннәр белән аралашып, әле байтак дистә еллар буена гомер итә. Алар 1812 елгы Ватан сугышында да катнашалар һәм Франция башкаласы Парижга чаклы барып җитәләр. Шушы хезмәтләре өчен патша хөкүмәте аларны казак катламына күчерә һәм берникадәр акча да түләп тора. Әмма Урал аръягында тузынган фетнәчеләрне өркетеп торырга кирәк булгач, хөкүмәт керәшен-казакларны 1841 елда Чиләбе өлкәсенә күчерә. Нугайбәккә русларны китереп утырталар. Бүгенге Нугайбәк Ыкның уң ярында, биек таулар ышыгына сыенып урнашкан. Бәләкәй авыл түгел. Ләкин сыер фермасыннан кала яшәр һәм хезмәт куяр һичбер нигезе юк. Игенчелекне бөтенләй ташлаганнар. Нугайбәк, Боҗыр авылы тирәләре инде әллә ничә еллар буена төрән-тырма күрмичә, алабута, билчән чүпләренә күмелеп ята. Халкы үз тарихын бөтенләй дә белми. Нугайбәк авылы янында 1774 елның февраль аенда фетнәче крестьяннар
төзегән «Пугачев күпере» Шуганда Октябрь инкыйлабына чаклы салынган училище бинасы Сәүдәгәр Стахеевлар төзегән склад калдыклары Хәлфиннар кибете Рус Шуганы (Акай күле) авылы турында 1896 елда әзерләнгән документ Ә Чиләбе җиренә күчерелгән керәшеннәр, шундагы җирле карагруһчыларбасымына түзмичә һәм Ельцин белән Путинга хатлар яза-яза, үзләрен ясалма «нагайбәк милләте» итеп хисап алдыруга чаклы барып җиткән. Мәгәр кан тарта шул. Әнә шуңа күрә алар инде ничә ел буена Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелгән керәшеннәр Сабан туена кайтып йөри. Киемнәре, сөйләм һәм җырлары - барысы элеккечә. «Мин — татар» дигән горурлык хисләре генә юкка чыккан бугай...

Элек Акай Күле булып йөргән Шуганга да русларны Демидовның Уралдагы Әүҗән заводыннан XVIII гасыр уртасында китереп утыртканнар. Акай авылы халкын фетнәләрдә катнашканнары өчен суеп бетергәннәрдер дә, читтән китерелгән руслар Ык буендагы Иштирәк (хәзер аның урынында Ольгино авылы), Шуран заводларында эшләү өчен кирәк булганнардыр инде. Иштирәк заводы, асылда да, бик вак булмаган бит. 1752 елда анда 1331 пот бакыр эретелгән, 1772 елда аның күләме 2882 потка җиткән. Завод мичләренең туймас домналары, аларыннан да бигрәк Иноземцев шикелле бирән хуҗалары таләп итеп торгач, Ык елгасы буендагы бакыр базларын - рудникларны да күпләп булдырганнар. Нугайбәктән алып Тугаш авылына чаклы яр өсләрен бакыр базлары каплап киткән булган. Элек Күчем авылы урнашкан урындагы бакыр базлары 1941 елгы Ватан сугышы алдыннан да исән булган әле. Рус Шуганы авылында яшәүче Петров бабай балачакта үзенең 4-5 метр тирәнлектәге шахтага төшкәнен һәм аягүрә көенчә 15-20 адым ара узганын бүген дә шаккатып сөйләп тора. Хәзер хуҗалык кирәк-яракларына дип таш чыгара-чыгара, ул базларны юк итеп бетергәннәр инде.

Шуган игенчелеккә таба йөз тоткан. Тәгам белмәс Стахеевлар, Хәлфин, Н.Сә-лимов шикелле байлар Рус Шуганы уртасында юкка гына икмәк амбарлары һәм кибетләр төзеп куймаган. Шул ук байлар 1882 елда авылда бер еллык рус мәктәбе ачкан. Стахеев авыл уртасына чиркәү төзеп куйган. Шуганны-кылар үзләре дә кешечә яшәргә тырышканнар. XIX гасыр ахырында авылда 5 май язу, 1 йон тетү мастерское, икмәк пекарнясы, 6 кибет эшләгән. 370 хуҗалыктагы халык саны 2420 кешегә җиткән. Берзаман-ны Шуганны волость үзәге итеп тә билгеләгәннәр. Ләкин түрәләр күз алдында йөрүне өнәмәгән шуранлылар волость үзәген бүтән авылга күчерү өчен байтак ызгышканнар. Шул бик үк баш иеп яши белмәү гадәте аларны 1920 елда сәнәкчеләр фетнәсенә кушылырга да чакыргандыр, шаять. Рус Шуганы Мөслим төбәгендә рус фетнәчеләренең үзәге булып торган. Бик күп фетнәчеләрен җәзага да тартканнар. Колхозлашу башлангач, 26 гаиләне Себергә озатканнар. Менә шундый тетрәүләргә дә карамастан, яши, тырмаша, көн итә бүген Шуган. Шундый булып калсын.

Мәкалә башында Шуган авылының Акай тавыннан күренеше.
Автор фотолары.


* Пугачев фетнәсендә Дусайдан берничек тә кешеләр катнаша алмый. Чөнки авылга 30нчы елларда гына Теләнчедән күчеп килгән берничә кеше агач төпләп, ышна ясап нигез сала.
Әхмәт Дусайлы.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Вахит ИМАМОВ.

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz