Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ДУСЛАР
Чакмак мәдрәсәсе
Олы Чакмак авылы гадәти дә, гадәти дә булмаган бер авыл. «Чакмак» исеменең килеп чыгышына карата галимнәрдә төрле фикерләр яши. Тумышы белән үзе дә Мөслим районыннан булган Чаллы педагогия институты доценты, телче галим Р.Хаҗиев бу ойконимның нигезендә «чакматаш» (элек ут табу өчен, хәзер керамика, пыяла җитештерүдә куллана торган бик каты таш, минерал, кремень) сүзе ята, дип исәпли. Чакматашны чагып ут алу өчен таш яки корыч кисәгеннән, ягъничакмаданфайдаланганнар. «Чакма» сүзенең тамыры - «чак». Гомумтөрки телдә «чак» - «тиз генә сугу, яшен яшьнәү, чагу», борынгы гомум төрки телендә «чак» - «тиз генә кисеп җибәрү, кадау, яшьнәү» сүзеннән. Үзбәк телендә чокмок термины хәзер дә «чакматаш, шакмак» мәгънәсендә кулланыла.
Яшәеше, кешеләрнең эшчәнлеге белән бу авыл башкалардан аерылмый, ләкин ул бик матур урынга, Ык суы буена урнашкан. Бу гайре табигый, чөнки урыс хөкүмәте көнкүрешкә яхшы мондый төбәкләрне, нигездә, үз милләтенә бирә торган булган.
Тирә-яктагы иркен болын-кырлар, мул сулы елга, иркен яшәргә мөмкинлек тудырса да, бу табигый байлык күпләрнең күзен кыздырган һәм крестьяннарга шактый гына борчу-мәшәкатьләр дә алып килгән. Оренбург дәүләт архивында «Дело о решении земельных споров между титулярной советницей Прокофьевой и жителями деревни Чакмаковой (1814-1815)» дигән документ теркәлеп калган (Ф.6, оп.З, д.4469). Бу делоны сорашкач, безгә аның начар сакланышта булуын сылтау итеп, бирүдән баш тарттылар. Ләкин бүлектә эшләүче ханымнарга тасма телләнеп, архивка хәлдән килгәнчә «матди ярдәм» күрсәтергә әзер икәнебезне белдергәч (Россиядә иң үтемле юл), документ белән танышу мөмкинлеге туды. Оренбург хәрби губернаторы исеменә язылган, урыны-урыны белән танымаслык хәлгә килгән, стиле бик буталчык бу аңлатмадан күренгәнчә, титулярный советник Прокофьевның тол калган хатыны, Чакмак авылы крестьяннары печән чаба торган болыннарны, әзерләп куелган 5000 кибән печәне белән Курск губернасы по-мещиклары ротмистр Языковка һәм титулярный советник Абаляшевка саткан. Минзәлә земский судында хакыйкатькә ирешә алмаган авыл халкы Абдулнасыйр Иманаев дигән кешене прошение белән губернаторга юллый. Иманаев барлык инстанцияләрдә дә ата-бабаларының бу җирләрдә ике йөз елдан артык яшәүләрен әйтә (... в приложенных прошениях явствует... тептеря Иманаева, что более двухсот лет предки их,... уже ныне имеют жительство возначенной деревни...).
Үз хокукларын яулап каты торган авыл кешеләренә карата төрле чаралар кулланыла. Җирдән баш тарту турындагы кәгазьгә кул куйдырту өчен бигрәк тә Минзәлә суды заседателе Тихоновский дигән кеше тырыша. Халыкны кат-кат җыеп (... в не однократном собирании жителей с отрывом от работ...), көчләп тә кул куйдырта алмагач, Тихоновский кулына да ирек бирә башлый: Мөнтәсип Рәсүлевның сакалын йолкый, сүгенә, битенә суга (...Мензелинского Земского суда заседатель Тихоновский приезжая в деревню Чекмакову... жителям деревни Чекмакову разных стеснений, поносий скверную бранью, бил из всех рук и выр-вал у муллы Расулова бороду...). Егерме кешене Минзәлә төрмәсенә озаталар. Басым тагын да үтемлерәк булсын өчен рамазан аенда указлы мулла Ильяс Халитовны да төрмәгә алып китәләр.
1809 елда ук, Оренбург гражданнар суды палатасы карарында Прокофьевның Чакмак тирәсендәге җирләргә бернинди хокукы юк дип танылган була. Прокофьев, моның белән канәгатьләнмичә, шул ук елны идарә итүче Сенатка (в правительствуювдий Сенат) апелляция бирә. Әмма Сенат та бу дәгъваны урынсыз дип таба. Шуңа да карамастан, тол калган Настасия Про-кофьева бу җирләрне үз белдеге белән сата, каршы килгән крестьяннарга карата берсеннән-берсе кешелексез чаралар кулланыла. Ахыр чиктә шуңа барып җитә ки, Оренбург уголовный суд палатасы Прокофьева кубызына биегән Минзәлә суды эшчәнлеген һәм Чакмак крестьяннары дәгъвасын тикшерү өчен дворян дәрәҗәсендәге үз вәкилен җибәрергә мәҗбүр була. Махсус төзелгән комиссия тарафыннан 1792 һәм 1788 елларга караган документлар тикшерелә һәм крестьяннарның бу җирләргә хокуклары законлы дип табыла.
Күп санлы тарихи романнар авторы, күренекле язучы Вахит Имамов болай дип яза: «Минзәлә өязе чаклы типкәләнеп йөргән, җәберсетелгән башка төбәк юктыр. XV-XVII гасырларда Казанга буйсынган Уфа провинциясе составында ул, 1744 елдан башлап Оренбург губернасы карамагында. 1861 елда Уфа губернасы төзелгәч тә, бичара Минзәләкәй әле һаман «ут күршеләребез» гаиләсендә торып калган. Бәлки, нәкъ шуңадыр, Минзәлә өязенә караган авылларының тарихын яктырткан кәгазьләрне эзләп табып булмый». Хак әйтелгән сүзләр. Оренбург дәүләт архивында Чакмак авылы яшәешенә караган, югарыда телгә алынган җир дәгъвасы буенча делодан башка документлар юк дәрәҗәдә. Булганнары да салым түләүләрнең мөмкинлекләрен белү өчен алынган статистик мәгълүматлар гына. Әйтик, 1823 елда 147 салым түләүче (податный) (Ф.6, оп.4, д.7850), ә 1836-А1847 еллар аралыгында 168 типтәр, 27 хәерчелеккә төшкән, ялгыз кешеләр (бобыли) (Ф.6, оп.5, д. 11183) барлыгын күрсәткән язмалар гына бар. Типтәр һәм хәерчелеккә төшкәннәрне аерып күрсәтү - хөкүмәтнең халыкка табыш чыганагы, ягъни «савым сыер» итеп каравыннан. Самодержавиене, беренче чиратта, кул астындагылардан күпме акча сыгып булуы кызыксындыра.
В.Имамов күрсәткәнчә, Минзәлә өязе игътибардан читкә калса, Олы Чакмак авылын бөтенләй онытканнар, дияргә мөмкин. Моның сәбәбе Россия өчен бик гади. Минзәлә өязе земское собраниенең докладлар җыентыгында Олы Чакмак халкының 1895 елда янгын сүндерү машинасы бирүләрен сорап мөрәҗәгать итүләре теркәлеп калган. Докладта Чакмакның административ яктан Бәләбәй өязенә каравы, ә җирләренең Минзәлә өязенә керүе әйтелә. (Сборник Постановлений Мензелинского уездного земского собрания XXI очередной сессии с 5-го по 16-е октября 1895 г. и доклады Мензелинской уездной земской управы с приложениями.) Димәк, авыл документлар буенча Бәләбәйдә, ә чынлыкта Минзәләдә урнашкан. Гадәттәгечә, эт -эткә, эт - койрыкка, нәтиҗәдә авыл халкы турында үз хокукларын даулап тавыш күтәрә башлагач кына искә төшерәләр.
Әлбәттә, Олы Чакмак авылының рәсми документларда бик урын алмавына эче пошмаган. Үз көнен үзе күреп, үз әхлагын үзе кайгыртып яшәгән ул. 1847 елда авылда мәчет, 1 имам, 1 хатыйп һәм 61 мәхәллә кешесе булуы әйтелә (ГАОО., ф.6, оп.6, д.12441). 61 кеше - гаилә башлыгы, салым түләүче ир кеше күздә тотыла. Ә 1921 елда мәгариф системасы үткәргән анкетада, мәктәп-мәдрәсәнең эшли башлавы 1850 ел дип күрсәтелә. Шул ук анкетадан күргәнчә, мәктәптә 187 бала укыган, 200 китаптан торган китапханәсе була. 1921 елда мәктәптә 23-27 яшьлек Рахманкулов Т., А.Гарифов, З.Вәлиуллин, Ш.Иманаев дигән укытучылар укыта һәм алар барысы да шушы авыл мәдрәсәсен бетерүчеләр (ф.р-3682, оп.З, д.483).
1917 елга кадәр авыл мәдрәсәсенең эшчәнлеге югары кимәлдә булган. 1905-1907 еллардагы беренче буржуаз-демократик революциясе дәверендә татар шәкертләренең өч төп оешмасы яшәве мәгълүм: «Әл-Ислах», «Берек», «Иттихад» («Бердәмлек»). «Иттихад» җәмгыяте 1906 елның 30 декабрендә, Минзәлә ярминкәсе эшләгән чорда узган җыелышта барлыкка килә. Бу җыелышта Иж-Бубый, Тымытык, Теләнче Тамак, Бәйрәкә, Биклән, Нөркәй һәм Чакмак мәдрәсәләреннән килгән шәкертләр һәм мөгаллимнәр катнаша. 1907 елның 2 маенда «Иттихад» җәмгыятенең гомуми җыелышы булып, 4 майга кадәр дәвам итә. Югарыда саналган авыл һәм Пермь, Уфа шәһәрләренең атаклы мәдрәсәләреннән килгән 60 вәкил катнашында узган бу җыелышта түбәндәге максат куела: «Бөтенрусия татар таләбәсе (шәкертләре) җыелып бер таризда (тәртиптә, ысулда) хәрәкәт итүләре вә бөтенрусия мәктәп вә мәдрәсәләренең программ тәхтендә (җитәкчелегендә) булмак». Бу җәмгыять Казандагы «Әл-Ислах» комитеты белән дә элемтә урнаштырырга омтылыш ясый. Шулай итеп, Чакмак мәдрәсәсе укучыларының гомумтатар шәкертләр хәрәкәтендә катнашуы бу мәдрәсәдә укучыларның белем дәрәҗәсен, иҗтимагый активлыгын чагылдырган фактларның берсе булып тора. Бу хәл, үз чиратында, мәдрәсә мөгаллимнәре эшчәнлеге белән тьрыз бәйләнгән, әлбәттә.
Чакмак мәдрәсәсе шәкертләренең мондый активлыгы юктан гына бар булмаган. Авылның имамнары һәм мөгаллимнәре бу мәсьәләдә төп рольне уйнаганнар, дип әйтергә тулы җирлек бар. XX йөз башында Чакмакта ике мәгърифәтче имам-мөгаллим хезмәт куйган. Бу туганнарның өлкәне - имам һәм мөдәррис д аме лл аМөхәммәткашшаф бине мелла Әхмәтвәли Фәйзуллин - 1860 елның 13 маенда дөньяга килә. Имамлык указын 1901 елның 28 февралендә ала. Имам һәм мөгаллимнәрнең икенчесе -Мөхәммәтшакир мелла Әхмәтвәли улы Фәйзуллин -1872 елның 2 ноябрендә туган. Муллалык указын 1910 елның 7 августында алган. Аңа кадәр ул Чистайда атаклы мөдәррис Мөхәммәтзакир Габделваһап улы мәдрәсәсендә белем алган. Бу ике туган заманының иҗтимагый-мәдәни проблемаларына битараф булмаганнар . Мәсәлән, алар XX йөз башы татар дөньясында иң атаклылардан саналган «Шура» журналында һәм «Вакыт» газетасында язышканнар. Әйтик, җәдитчелек хәрәкәтенең башлангычында торган И.Гаспралы вафаты уңаеннан «Шура»га тәгъзия һәм мәрсия җибәрүчеләр арасында Әхмәтвәли улы Фәйзуллин булуы мәгълүм. (Сүз уңаеннан: Олы Чакмак мәдрәсәсенә «Вакыт» газетасы бушлай җибәрелеп торган.) Күренекле мәгьрифәтче-язучы Ф.Кәриминең әтисе Гыйльман ахун үлеменнән соң, улы әтисеннән калган хатларны, истәлекләрне, документларны җыеп, китап итеп бастырып чыгара. Хатлар арасында ике туган Фәйзуллиннарның да, якыннарының кайгысын уртаклашып җибәргән хәбәрләре урын алган. Мөхәммәткашшаф бине мелла Әхмәтвәли хатының эчтәлегеннән аның милләтпәрвәр булганлыгы ачык күренә: «Йа, вәдүд (яратучы)! Кадерле вә хөрмәтле һәм күзләребез нуры Фатыйх әфәндегә һәм якыннарыгызга догаларыбыз һәм юатуларыбыз ирешсен. Үзебез сау вә сәламәтбез. Безгә ирешелгән хәбәр буенча, Гыйльман абзый вафат булган икән. Бу хәбәр дөрес булса, безгә һәм милләткә нинди зур хәсрәт һәм кайгы, милләтпәрвәр һәм мәгарифпәрвәр бер мөселман булганга, аны бик кирәкле вакытта югалтуыбызга бик кайгырабыз.
Аллаһы Тәгалә гафу һәм ярлыкау итеп, җәннәт насыйп итсен. Амин. Аллаһы Тәгалә сезгә үсеш биреп абруегызны арттырсын!»
Чакмак мәдрәсәсенең югары дәрәҗәдәге белем бирүе әнә шулай бөтен татар дөньясы гаме белән яшәүче укытучылар тырышлыгы белән тәэмин ителгән. Мәдрәсәнең даны еракларга таралган булырга охшый. «Вакыт» газетасының 1916 елгы 1 июль санында мондый хәбәр бар: «Шушы яхшы вакытларда гына земство тарафыннан Чакмак (мәдрәсәсе берлә мәшһүр авыл), Бикбау, Качкын авылларында подрайонный китапханәләр ачылды». Әнә шулай мәдрәсәсе һәм мөгаллимнәре аркасында бөтен татар дөньясы, ә аның аркылы төрки галәм белән элемтәдә яши гадәти генә татар авылы Чакмак. Мәдәни үзәкләрдән читтәрәк урнашкан булса да, рухи элемтәләргә киртәләр була алмый. Күренекле шәхесләр белән аралашып һәм аңлашып яшәүләре әнә шул турыда сөйли.
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты. Гомәр ДАУТОВ, филология фәннәре кандидаты.
Р.S. Олы Чакмак авыл мәдрәсәсе 1830 елда ук эшли башлаган, дигән мәгълүматлар да бар. Мәдрәсәнең бөтен тирә-юньдә искиткеч абруйлы уку йортына әйләнүенә һичбер шик юк. Соңыннан шагыйрь булып танылачак Гали Чокрыйның Башкортостандагы Тәтешле районы җирлегеннән килеп Олы Чакмак мәдрәсәсендә белем алуы шул хакта сөйли.
Мәдрәсәдә белем бирүче мөдәррис һәм хәлфәләрне авыл халкы да чиксез хөрмәт иткән. Хәтта мәдрәсәдә укытып вафат булган абыз-мөгаллимнәрне авыл зиратына аерым җирләгәннәр. Ул кечкенә зират Ык ярыннан чыгарылган ташлар белән уратып алынган. Аңа «Ишаннар зираты» дип махсус исем дә биргәннәр. Кызганыч, әлеге кече зират эчендә ишан һәм дамелла Габдулла ибне Габдерәфыйк истәлегенә куелган кабер ташы гына сакланып калган. Кече зират тулгач, мөгаллимнәрне «Ишаннар зираты» янәшәсенә җирләргә мәҗбүр булганнар. Чакмак зиратында Мөхәммәтшакир Әхмәтвәлиев хөрмәтенә куелган әнә шундый таш та бар.
Мәкалә башында Чакмак авылы күренеше. В.ИМАМОВ фотолары.
Бүген