Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ДУСЛАР
Әмәкәй авылы
Әмәкәй авылына кайчан нигез салынуы турында төрле фаразлар яши. Күпчелек тарихчылар авылның оешу чорын 1500 - 1550 еллар белән бәйләп карау ягында. Алар фикеренчә, бу вакыйга Явыз Иванның шул еллардагы вәхшилеге китереп чыгарган фаҗигаләргә, татар халкының күпләп ерак җирләргә күчеп китүенә турыдан-туры бәйле. Элегрәк авыл зиратында шушы елларга караган кабер ташы да табылган. Аксакаллар сөйләве буенча, моннан 500 еллар чамасы элек, көчләп чукындырудан качып, Казан яны авылларының берсеннән агалы-энеле татарлар - Әмәк һәм Сәмәк - күп балалы гаиләләре, туган-тумачалары белән шушы төбәккә килеп чыга. Куе агачлар, куаклыклар арасыннан шаулап аккан мул сулы елга (Калмыя) ярына тукталалар. Әмәк исемлесе шунда йорт җиткерергә була. Ул авыл, аңа хөрмәт йөзеннән, Әмәкәй дип атала. Кардәшләренең бер өлеше аның белән кала. Ә аның бертуганы Сәмәк, абыйсыннан рөхсәт алып, башка урынга төпләнә. Ул урында Симәк авылы барлыкка килә...
Авылга Акай явыннан соң гына (1735-1737 еллар) нигез салынуы турында да риваять бар икән. Болай фикер йөрткәндә, яу вакытында халык яртылаш кырылып йә качып, еллар тынычлангач авылның яңадан тернәкләнеп китү ихтималын күз алдында тотарга кирәктер...
Россиянең борынгы актлар дәүләт архивында күп кенә авылларның нигезләнү чорына өлешчә ачыклык кертердәй документлар саклана. Шул нисбәттән, Беренче, Икенче һәм Өченче ревизия материаллары. Өченче ревизиягә (1762 ел) караган өлеше яхшырак һәм тулырак сакланган. Мөслим ягындагы күп кенә авыллар, шул исәптән Әмәкәй дә, беренче тапкыр шушы документларда телгә алына. Анда Минай Бикбауов һәм Мәсәй Хәсәнов дигән кешеләрнең командаларына кергән авылда яшәүче ир-ат типтәрләрнең һәм ясаклы татарларның (79 кеше) исемлеге китерелә. Әлбәттә, бу Әмәкәйдә ул чорда халык саны шулай гына булган дигән сүз түгел, чөнки кайбер башка сословиеләр буенча да, хатын-кызлар исәбе буенча да мәгълүматлар юк яисә тулы түгел.
«Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында (1773-1775 еллар) бу төбәктән бик күп авыллар, шул исәптән Әмәкәй дә актив катнаша. Бу чордагы бер документта авылның ясаклы татарлары бөтенесе дә әлеге сугышта катнашучылар рәтендә күрсәтелгән», - дип ассызыклый һәвәскәр тарихчы Таһир Кәримов үзенең бер язмасында. XVIII гасыр ахырында авылда күпме кеше яшәгәнлеген төгәл ачыклавы кыен. Бер чыганакта 1795 елны Өмәкәйдәге 18 хуҗалыкта 82 ир-ат һәм 112 хатын-кыз булуы хакында әйтелә. Әмма болар барысы да - ясаклы татарлар һәм «башкорт»лар. Ә менә баштагы ревизияләр вакытында телгә алынган, ул чорда халыкның күпчелеген тәшкил итүче типтәрләр турында, ни сәбәпледер, бер генә мәгълүмат та күрсәтелмәгән.
XIX гасыр башы мәгълүматлары да тулы түгел. Бу чорда (1811 ел) Әмәкәй авылында бер мәчет эшләп килә. Анда указлы мулла - 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов хезмәт күрсәтә.
1870 елгы мәгълүматларга караганда, волость үзәге Өмәкәйдә 231 хуҗалык булып, аларда 569 ир-ат һәм 592 хатын-кыз яши. Авылда ике мәчет һәм өч мәктәп эшли. Әмәкәй ул вакытта зур сәүдә үзәгенә әверелә...
* * *
Әмәкәй базарында даими 17 лавка, дүшәмбе саен базарлар эшләп торган. Ә көз көне (16-23 ноябрьләрдә) олы ярминкә үткәрелгән.
Гасыр ахырында (1897 ел) авылда даими яшәүчеләр саны бер мең ярымга якынлаша. Ир-атлар 764 кә, хатын-кызлар 717 гә җитә. Бу саннар гына да Өмәкәйнең шактый зур авыл булганлыгын раслый. Егерменче йөз башында Әмәкәй төбәктә иң эре авылларның берсе исәпләнә. 1906 елгы статистик белешмәдә анда 274 хуҗалык булуы, 795 ир-ат һәм 776 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Өч мәчет, икмәк запасы саклана торган үзәк кибет, шәраб һәм берничә бакалея лавкасы була. Атна саен базарлар, елга бер тапкыр (гадәттә 14 ноябрь көнне) ярминкә уза.
1911 елда Өмәкәйдә берешәр склад тотучылар арасында Теләнче Тамактан «Борадәран Хәлфиннар»ның сәүдә йортын (капиталы 1000000 сум), Чуракайдан Камалетдин Батыршин (50000 сум), Актаныштан Василий Петров (20000 сум), Сикиядән Авзалиулла Карабаев (10000 сум) һәм Табанлыкүлдән Фәхретдин Йосыповны (8000 сум) күрәбез. Төп Өмәкәй кешесе Якуб Габделгалимовның (6000 сум) ике склады була.
«Борадәран Хәлфиннар»ның сәүдә йорты, мәсәлән, ашлыкны сатып алгач, Өмәкәйдәге һәм башка җирләрдәге складларында озак тотмаганнар, аны Әҗәкүл пристанендагы зур складларына озатканнар. Сезонга һәм базардагы бәяләргә карап, икмәкне әлеге пристаньнан эре сәүдәгәрләргә яки казнага отышлы бәягә җибәрә торганнар.
Авыл хуҗалыгы продуктларыннан тагын тире, йон һәм балавыз белән сәүдә итү дә зур үсеш ала. Бу өлкәдә Өмәкәй авылы кешеләре өстенлек итә: Суфиян Әхмәтҗанов, Габит Галимов, Шакирҗан Мөхәммәдиев, Әхмәтвәли Мөхәммәдиев, Латыйп Хәбибуллин, Фәррахетдин Галләметдинов... Җыйган чималны алар вакытлыча үзләренең амбарларында саклаганнар, аннары Байсардагы, Актаныштагы һәм башка урыннардагы базарларга илтеп сатканнар...
Авыл халкының күпчелеге игенчелек һәм терлек асрау белән шөгыльләнгән. Рәсми документлардан күренгәнчә, күпчелеге 25-30 сутый бәрәңге бакчасы тоткан. Үзләреннән артканны алыпсатарларга сата торган булганнар. Аерым кешеләрнең һөнәрчелек белән көн күргәнлеге билгеле. Мәсәлән, Батырша һәм Зөбәер исемле кешеләр бик оста төзүчеләр булган. Хәтта күрше-тирә авылларда да алар-ны мәчетләр, торак йортлар салу өчен чират белән көтеп торганнар. Әһелтдин Вәлиев, Вәлиәхмәт Суфиев, Гыйльметдин Фәррахов, Насыйп Ильясов, Әхмәтвәли Мөхәммәдиев тәрәзә рамнары, ат һәм кул арбасы, чаналар, мичкә, орчык ясап, Өмәкәй базарында ирекле бәядән сатканнар. Чана табаннарын үзләре бөккәннәр, тәгәрмәчләрне дә үзләре сукканнар. Шәйхелгали Гыйздәтуллин мич чыгару остасы булса, Гыйниятулла Гыйздәтуллин, Хөсәен Габдерәфыйков ярма суырту яргычлары тотып, шуның хисабына мал-мөлкәтләрен арттырганнар...
Бу чорда авыл халкының өч төркемгә бүленүен дә әйтеп китәргә кирәктер. Беренчесе - байлар, сәүдәгәрләр. Кайберләре асрау да тоткан. Өчәр йорт салганнар, икешәр ат, икешәр сыер, күп санлы сарыклар асраганнар. Мондыйлар рәтенә Хәйри Хөснелгата, Латыйп Мирзай, Гали бай кергән. Рәсми исемлектә андыйлар 29 кеше исәпләнә. Икенче төркем - урта хәллеләр. Бер ат, бер сыер тотканнар. Иманасына тигән җирдә иген игеп, шуның белән көн күргәннәр. Өченчеләре - мал-мөлкәтсез кешеләр. Байларга бил бөгеп тамак туйдырганнар... Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да сәүдә тукталмый. 1916 елда авыл хуҗалыгы продуктлары белән сәүдә итүчеләр арасыннан «И.Г.Стахеев варис-лары»ның сәүдә йорты - ике, Сәлахетдин Акбердин (капиталы - 23000 сум), әмәкәйлеләр Мирзасалих Әхмәров (5000 сум) һәм Евдокия Пятибратова (6000 сум) берешәр склад тотканнар. 1911 елгы исемлектәгеләрдән бары А.Карабаев һәм К.Батыршин гына телгә алына. 1915 елның 25 декабрендә Минзәлә өязенең 1 нче стан, 6 нчы участогы полиция уряднигы Смирнов тарафыннан төзелгән документка караганда (акт) Әмәкәйдән Әхмәтгали Хәбибуллин да базар саен ваклап ашлык сату белән шөгыльләнгән, склад тоткан. Әлеге икмәкне күпләп сатып алып, башка сәүдәгәрләр Минзәләгә, Рыбинск шәһәренә һәм башка төбәкләргә озатканнар.
Бөгелмә өязенең Бакалы волостена керүче Үмер авылы крестьяны Иван Горбунов шулай ук ваклап бөртек сатып алган. Минзәлә өязенең Матвеевка волостена караган Рус Мөшегәсе авылы крестьяны Дмитрий Пятибратов, хатыны Евдокия белән, Әмәкәй авылына төпләнгән. Үзенең склады булган. Ул да, ваклап икмәк сатып алып, аны күпләп эре сәүдәгәрләргә сату белән шөгыльләнгән.
...XX гасырның утызынчы еллар уртасында күмәк хуҗалыклар төзү кампаниясе тәмамлангач, авылларда кооперативлар оештырыла башлый. Әкренләп, авылда кибетләр ачыла, сәүдә эше җайга салына. Шуның белән бергә бөтен татар тарихында үзенең лаеклы урынын алган данлыклы Әмәкәй базары да ябыла...
* * *
1913 елда Әмәкәйдә өч мәчет эшли. Беренче мәхәлләдә муллалар булып Нурлыгаян Хисмәтуллин, Мирзасалих Әхмәров тора, азанчы - Миргазетдин Шәйхелисламов. Мирзасалих мулла мал-мөлкәтенең күплеге белән аерылып тора. Аның өч йорты, ике амбары, мунчасы, күп санлы мал-туары була. Икенче мәчеттә Мөхәммәтбәкер Фазылов - мулла, Фазыл Гыйрфанов азанчы Вазыйфаларын башкара. Өченче мәхәлләдә исә Мөхәммәтзакир Шәймәрданов һәм Миркасыйм Шәйхелисламов - мулла, Шакир Фәттахов азанчы булып торалар.
Беренче мәхәллә мәчете иң зурлардан санала. Аның озынлыгы 25, киңлеге 10 аршын була. Мәчетләр барысы да манаралы, такта белән тышланган, ихата такта койма белән әйләндереп алынган. Беренче һәм икенче мәчетләр тышкы күренеше ягыннан аерылыбрак торган: калай түбәләр, зәвыклы итеп эшләнгән күп санлы (16 һәм 12) тәрәзәләр...
Мәчетләрне 1930-1935 еллар дәвамында сүтеп, икенче максатларга күчереп төзегәннәр. Дини биналарны туздыруга үз авылдашлары - Гыйздәтулла Зиннәтуллин алынуын бүген дә яхшы хәтерләүчеләр бар. Ике мәчет башлангыч мәктәп итеп үзгәртеп салына, өченчесен исә, сүтеп, Пучы авылына җибәрәләр.
1995 елда Әмәкәй авылында яңа гыйбадәтханә - «Рәмзи» мәчете төзелә. * * * Авылда беренче мәдрәсәләрнең кайчан ачылуы, аларда кемнәр эшләве хакында төгәл документлар юк. Шулай да, өч мәчет каршында да мәдрәсәләр эшләп килгәнлеге мәгълүм. Аларда, дини бфтем бирү белән беррәттән, әдәп, әхлак нигезләре, шәригать законнары киң һәм төпле итеп укытылган. Мәктәп һәм мәдрәсәләрне яшәтү авыл җәмәгатьчелеге өстенә төшкән, хәллерәк кешеләр, сәүдәгәрләр даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп килгәннәр. Патша хөкүмәте аларга ярдәм итүне кирәк санамаган...
Мәктәпләр тормышына күңелсез нәтиҗәләр китергән вакыйгалар җитәрлек була. 1880 елның җәендә авылда бик көчле янгын чыгып, 68 торак йорт, мәчетләр, мәдрәсәләр, базардагы лавкалар янып бетә. Барлыгы 2204 сумлык зыян килә. Заманасы өчен гаять зур сумма бу, бер сыер 6 сум бәя йөргән вакыт. Янгыннан соң укыту эшләре аерым өйләрдә, ярак-лаштырылган бүлмәләрдә алып барыла...
Заман сулышы, иҗтимагый аңның үсеше патша хөкүмәтен дә мәгариф эшенә башкача карарга мәҗбүр итә. Бүгенге Мөслим районында 1883 елда Туйкилдедә, Рус. Шуган авылында, 1897 елда Мари Бүләрдә, ә инде 1900 елның 1 сентябрендә Өмәкәйдә яңа типтагы мәктәп - ир балалар өчен училище ачыла. Уку елына казнадан 390 сум 20 тиен, ә земство хисабыннан 120 сум акча бирелә. 15 мөгаллиме, өч бинасы булган әлеге зур уку йортына 1912-1913 уку елында 170 шәкерт сабакка йөргән. Мәктәп-мәдрәсәдә беренче чорда уку-укыту иске ысулда алып барыла. Аның мөдире булып Мирзасалих Әхмәров эшли. Дин дәресләре буенча беренче укытучы -Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Абдулла Әхмәров, дөньяви фәннәр укытучысы -Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган Хисмәтулла Еникеев.
Моннан тыш, ир-атлар өчен тагын бер укуйортыэшли. 1910елның 1 сентябрендә хөкүмәт тарафыннан ачылган бер класслы рус-татар башлангыч мәктәбе була ул. Мәктәп тулысынча казна акчасы исәбенә яши. 1911-1912 уку елында анда 24 ир бала белем алганлыгы билгеле. Әлеге мәктәптә дөньяви фәннәрне башлангыч мәктәп укытучысы дигән махсус таныклыгы булган Шәрәфетдин Сәфәргалин, дин сабакларын Миргаяз Әхмәров укыта...
XX гасыр башындагы бер фактны китерү урынлы булыр. Минзәлә земство идарәсенең 1913 елның 15 октябрендә узган җыелыш докладыннан күренгәнчә, мөселман мәктәп һәм мәдрәсәләрендә укытучылар бушлай диярлек эшләгәннәр. Докладта барлык укучыларга елына 68,58 тиен акча туры килә, диелгән. Иске алым белән эшләүче барлык укытучылар һәм яңа алым белән укыткан яшь мөдәррисләр бөтенләй бушка эшләгән. Земство идарәсе җыелышы иске адым белән укытыла торган мәктәп һәм мәдрәсәләрне финанслау һич кирәк түгел, ул җәмгыятькә бер төрле дә файда итми, халыкны надан калдыра, аларны боза, санитария-гигиена таләпләре дә үтәлми, дип бәяли. Нәтиҗәдә, болай да начар финансланган мәктәпләргә акча бүлеп бирү бөтенләй туктатыла. Шундый авыр чакта да халыкның белемгә омтылуы кимеми. Авыл байлары белән берлектә, читтәге иганәчеләр дә аерым ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 1913 елда доктор И.С.Вагнер тарафыннан бирелгән суммадан Әмәкәй мәктәбенә дә 44 сум бүлеп бирелә. Ул акчага 20 укучы мәктәп ашханәсендә бушлай туклана...
...Октябрь революциясеннән соң халыкның аң-белем бирү мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән алга баса. Укыту өчен урын, уку әсбаплары, хәзерлекле кадрлар булмау комачаулык итә. Шулай да элек староста булган Закир Мөхәммәдиевның өеннән урын табып, Баймурзин дигән кеше иске дәреслекләр ярдәмендә укыта башлый. Әмма 1921 елгы ачлык афәте бу эшне ике елга өзеп тора. Аннары Фәсхетдинов дигән кеше укыта. Башта укулар иске мәчет бинасында, кеше өендә алып барыла. 1927 елда, волисполком карары нигезендә, авылда яңа агач мәктәп бинасы салына башлый һәм 1928 елның декабрь аенда инде үзенең укучыларын кабул итә. Ул елларда директор булып Данилов фамилияле кеше эшли. Уку-укыту буенча ярдәмчесе - Кәрам Баймурзин. Укытучылар арасында - Нюра Данилова, Наилә Сарбулатова, Наилә Вәлитова, Сабир Латыйпов, Шәмсия Моратова... Шушы ук шәхесләр авылда колхоз төзелешендә дә башлап йөрүчеләр була. Укыту эшләре белән беррәттән, драма түгәрәге дә оештыралар. Мәктәп, укучылар һәм укытучылар саны буенча, төбәктә иң зурлардан санала. Үрәзмәт, Бүләк, Карамалы, Октябрь, Дусай мәктәпләре өчен куст-методик берләшмә үзәге дә булып тора. Мәктәптә Мөслим генә түгел, якындагы Актаныш һәм Бакалы районы авылларыннан да килеп укыйлар. Чит авыллардан килеп укучылар өчен интернат ачыла...
1933-1942 елгы рәсми документларда училище җидееллык мәктәп буларак телгә алына. Ул чорда анда 425 бала белем ала. 1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелә (секретаре - Әнвәр Шабаев). 1939 елда колхоз каршында мәктәп балалары өчен пионер лагере эшли башлый (лагерь башлыгы - И.Галиев, вожатый - Н.Хәйбетдинова). 1932-1950 елларда мәктәп директоры булып Мөхәт Әхмәтов эшли. Бөек Ватан сугышы чорында белем йорты урта мәктәп статусына ия була, ләкин укырга йөрүчеләр бик аз булу сәбәпле (72 бала), 1945 елда кабаттан җидееллык мәктәп дип атала башлый.
1960 елда укучылар саны 424 кә җитә, мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1970 еллар азагында 527 бала укый. Ике катлы яңа кирпеч мәктәп бинасы сафка баса. Нәтиҗәдә, белем йортына 1979 елда урта мәктәп статусы кайтарыла. Шушы елдан кабинет системасында укытуга күчәләр...
* * *
Столыпин реформасына кадәр Әмәкәй волостенда 17 авыл (шуларның дүртесе хәзерге Актаныш районында - Әгъбәс, Чуракай, Елан, Табанлы Күл) исәпләнгән. Реформа нәтиҗәсендә фермер хуҗалыклары үсешенә юл ачыла. Авыл хуҗалыгы техникасы камилләшә. Атлы чәчкеч, ургыч, тимер сабан, тырма, ашлык сугу машиналары барлыкка килә.
1920 елның март аенда Татарстан территориясен Совет хөкүмәте талавына түзмәгән кулаклар («сәнәкчеләр») фетнәсе чолгап ала. Бу фетнәне «Кара бөркет» восстаниесе дип тә атыйлар. Ул Минзәлә, Бөгелмә, Чистай өязләрендә аеруча киң тарала. Минзәлә өязенең 15 волостенда, шул исәптән Өмәкәйдә дә бик кискен көрәшләр булып уза. Сәнәкчеләр Совет власте җитәкчеләрен, активистларын, продотрядчыларны, хәтта мәктәп укытучыларын да газаплап үтерәләр. Рәсми документларда бу фетнәдә катнашучылар арасында Әмәкәй авылы кешеләре дә булганлыгы әйтелә, тикисем-фамилияләре тәгаен генә күрсәтелми. Бары тик шунысы мәгълүм: сәнәкчеләр хәрәкәтенең терәк пункты булып, бу төбәктә Ногайбәк, Шуган авыллары исәпләнгән. Анда сәнәкчеләрне яклаучы, таянычлары һәм теләктәшлек күрсәтүче бай һәм урта хәлле крестьяннар яшәгән. Шушы авылларда контрреволюцион отрядлар төзелгән, командир кадрлар әзерләнгән, штаб белән корал складлары урнашкан. Фетнәчеләрнең терәк пункты булый шулай ук Шуганнан ерак түгел генә, ярты халкын старообрядчылар тәшкил иткән Казанчы (Бакалы районы) авылы торган. Сәнәкчеләрнең төп көчләре шушында урнаша. Әмәкәй авылында яшәүчеләр әби-бабалары сөйләгәнне хәтерли: сәнәкчеләрнең төп «гаскәре» авылның аскы урамыннан үткән; юлларында очраган Советлар яклы әмәкәйлеләрне үтерсәләр дә, хәзерләү пунктларындагы азык-төлеккә, икмәк запасларына тимәгәннәр. Ашау өчен ит продуктлары гына таләп иткән фетнәчеләр...
1921-1922 елларда Идел-Урал буйларына тагын бер афәт - дәһшәтле корылык ябырыла. Әмәкәй авылы халкының хәтерендә дә күңелсез хатирәләр сакланып калган. Халык күпләп кырылган, үлүчеләрнең хисабын да алып бармый башлаганнар. Тулысынча үлеп беткән гаиләләр дә булган.
Бөек Ватан сугышы Әмәкәй авылын да аямаган. Авылдан 380 кеше (шуларның алтысы - хатын-кыз) фронтка алына. 253 әмәкәйле яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Нибары 87 кеше, аның да 41 е гарипләнеп, туган якка әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Бу елларда, һәркайда-гыча, бөтен эш, хуҗалыкны алып бару х^тын-кызлар, бала-чагалар җилкәсенә төшә. Илеш районының Чкалов исемендәге, Актаныш районының «Авангард» колхозы җирлегеннән түбәдән төшерелгән черек саламны ташып, колхоз малларын саклап калганнар. Бетәшкән атлар, үгезләр белән Әҗәкүл кабул итү пунктына кадәр ашлык илткәннәр...
Бүгенге көндә Әмәкәй авылында 172 шәхси хуҗалык исәпләнеп, барлыгы 512 кеше гомер кичерә. Урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, медпункт, кибетләр, мәчет эшли.
Амур ФӘЛӘХ.
(Т.Кәримов, С.Зарипов, Ә.Әхмәтгалиев язмалары, Мөслим районының Туган як музее, Әмәкәй урта мәктәбе музее материаллары кулланылды.)
Ф.ХӘЛИУЛЛИН фотолары.
Бүген