Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ДУСЛАР
Мөслим мәктәбе
Татар авылларының мәгариф тарихы, гадәттә, беренче мәчет-мәдрәсәләр чорыннан башлана. Мөслим авылында Октябрь революциясенә кадәр өч мәчет эшли. Анарның беренчесе 1859 елның 31 декабрендә ачыла. Ул вакытта авында 412 ир кеше, 318 хатын-кыз яшәгән. Мәчеттә имам булып 71 яшьлек Әхмәтхатыйп Шәмгун улы тора. Калган ике мәчетнең төзелү вакытларын күрсәтүче документ юк...
«Галиҗәнап Мәхмүт әфәнде Галикәев хәзрәтләренә! Сез ки, Казан каласында тормыш итүче мөхтәрәм әфәндегә, ерак Мөслим авылында яшәүче Миргаләү Әхмәтхатыйп улы үтенеч хаты юллый.
Казан мәдрәсәсендә гыйлем эстәп кайтканнан соң, әтием Әхмәтхатыйп урынында мулла булып эшли башладым. Безнең якларда да халыкның хак динебезгә, белемгә омтылышы сизелә. Дин сабакларын алырга теләүче яшь-җилкенчәкне мәчет бинасына җыеп укытабыз...
Авыл халкы җыенында мәдрәсә ачу мәсьәләсен күтәреп чыктым. Үзеннән өлеш кертергә әзер торучылар байтак. Ләкин авыл халкы көче белән генә мәдрәсә төзеп аякка бастыру гаять авыр булачак. Шул форсаттан, Сезгә мөрәҗәгать итәм, хөрмәтле Галикәев әфәнде: Мөслим авылында мәдрәсә салуда көчегездән килгәнчә ярдәм итсәгезче. Сезнең игелекле мөслим затыннан булуыгызга инанган хәлдә, алдан ук рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Мөслим авылы мәчетенең имамы Миргаләү Әхмәтхатыйп улы. 1896 нчы санә».
Шундый эчтәлектәге хат алып, Казан бае Галикәев хәтер йомгакларын сүтә: «Кем соң әле бу Миргаләү мулла? Мине, кайда яшәвемне ничек белгән?»
Әхмәтхатыйпның ишле гаиләсе авылда гына түгел, тирә-як төбәкләрендә дә гыйлемлелеге, диндарлыгы белән дан тота. Барча балаларын бертигез тәрбияләргә тырышса да, кече улы Миргаләүнең үҗәтлелегенә, белемгә омтылуына аеруча игътибар итә ата. Гыйлем эстәсен, белемен камилләштерсен дигән ният белән, Миргаләүне Казанга укырга җибәрә. Казан мәдрәсәсендә дә тиз күреп алалар тырыш шәкертне. Озак та үтми, укуын дәвам иткән хәлдә, Миргаләү үзе дә дәресләр бирә башлый. Төрле җыеннарда катнаша, шәһәрнең күренекле шәхесләре белән аралаша. Шундый җыеннарның берсендә Миргаләүне Мәхмүт Галикәев дигән бер бай белән таныштыралар. Шәһәрдә берничә кибет тотучы бу сәүдәгәр Миргаләүнең алдагы тормышында шактый зур ярдәм күрсәтә. Мәдрәсәдә укулар тәмамлангач, Мәхмүт бай Миргаләүне Казанда калырга да кыстап карый. Ләкин Миргаләү туган ягына, әти-әнисе хозурына кайтуны хуп күрә...
1898 елда ташчы Сафиулла Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге эшчеләр төркеме Мәхмүт Галикәев биргән акчага Мөслим авылында мәдрәсә төзү эшенә керешә. Ул 1901 елның көзенә әзер була. Шул елны ук биредә укулар башлана.
Унсигез тәрәзәле, кызыл калай түбәле, стена-түшәмнәре акшарланган, бүлмә саен икешәр лампа эленгән бу мәһабәт бина авыл крестьяннарының гына түгел, байларның да игътибарын җәлеп итә. Мөслим авылында беренче калай түбәле таш бина була ул. Аның үрнәгендә Хәсәнша бай да өй түбәсен калай белән яптыра.
Мәдрәсә ике башындагы ике зур бүлмәдән һәм уртада «ачыклык» дип йөртелгән өлештән тора. Анда укучыларның кием-салымнары, урын-җир-ләре җыеп куела. Чөнки мәдрәсәгә Катмыш, Иске Вәрәш, Метрәй, Вәрәш-баш авылларыннан да ир балалар килеп укый. Ул елларда барлыгы 100 ләп бала йөрүе мәгълүм...
Мәдрәсәдә бары тик дин сабаклары гына укытыла. Ибәтулла Хәбибуллин, Сибгать Хәлиуллин һәм Бәкәбез авылыннан килгән Гариф мулла белем бирә. Уку өчен парта һәм дәфтәрләр булмаганлыктан, балалар табаклы кәгазьгә язалар. 1912-1913 уку елында Мөслимдә җәдитчә укыту кертелә. Хисап, туган тел, география һәм башка фәннәр укытыла башлый. Ләкин 1914 елда авылның бөтен ир-аты да диярлек герман сугышына алына, мәдрәсәдә җәдитчә укыту туктатыла. Ә инде Совет власте урнашкач, 1918 елдан, дин сабакларын укыту тыела. Шулай да, беренче укытучылар (Мөзәянә Сөләйманова, Шакир Шәфигуллин, Әскыя Шәфигуллина, Маһирә Ибраһимова, Һадия Галләмова, Садри Минһаҗев, Хафиз Хиялиев) — 8 дән алып 18 яшькәчә балалар (!) - ничек кенә булса да авыл халкына белем бирергә омтыла.
Мәктәптә дин укыту тыелса да, иске мәдрәсә алымнары һаман үзен сиздереп тора: тәртип шундый - мәсьәләне алдан чишкән шәкерт эшли алмаган баланың яңагына сугарга тиеш була. Бу чорларда «Кара шәкерт» кушаматлы хәлфәнең укытуы билгеле. Бик каты холыклы, рәхимсез кеше була ул - шәкертләрне сыек чыбык белән кыйный, яңаклый... Мөслим авылында 1901 елда салынган мәдрәсә бинасы әле дә исән. Күптән түгел генә капиталь ремонт үткәрелгән... 1926 елның 26 августында волисполком рәисе Габделхак У сманов җитәкчелегендә агач мәктәп ачу тантанасы була. Мәчет каршындагы мәктәп укучылары барысы да шушы бинага күчерелә. Хәзерге лицей урынындагы ул мәктәп 320 урынга исәпләнә.
Совет хакимиятенең беренче елларында бик күп мәчетләр юкка чыгарылса да, Мөслимнең хәзерге М.Гафури белән Кооператив урамнары чатындагы мәчетнең манарасы тиз генә киселми. Аңа каршы якта, каяндыр алып кайтып, агач мәктәп бинасы салына. Анда башлангыч сыйныфлар укытыла. 1929 елда ул мәктәп базасында колхоз яшьләре мәктәбе -ШКМ барлыкка килә. Районда бердәнбер җидееллык мәктәп була ул. Беренче мөдире -- районда бердәнбер югары белемле кеше Нәҗип Синдиков, завуч - А.Григорьев, укытучылар - Абдуллин, Әминов, пионервожатый Мөхәммәтулла Гыйззәтуллин.
Халык телендә «Яшел мәчет» дип аталган гыйбадәтханәдә (М.Гафури һәм Банк урамнары кисешкән урында урнашкан була) РКШ (эшче-крестьян мәктәбе) ачыла.
1929-1932 елларда бүгенге лицей урынындагы агач мәктәптә Татарстанның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры Әхмәтсафа Салихов мөдир була (1932 елда Яңа Усы җидееллык мәктәбенә күчерелә). Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкка куйганы һәм фронтка акчалата ярдәм итүдә актив катнашканы өчен, 1944 елда аңа И.В.Сталиннан рәхмәт телеграммасы килә... 30 нчы елларда Донбасс шахталарына районнан күп эшчеләр җибәрелә. Моңа бүләк йөзеннән, 1934 елда, немец архитекторы проекты белән, 450 урынлы ике катлы таш мәктәпкә нигез салына. 1935 елда ул үзенең ишекләрен ача. Директор итеп Р.Ишмаковны раслыйлар.
Заман таләпләренә туры килүче бу мәктәптә укыту һәм тәрбия эше тиз арада үз югарылыгына куела. Татарстан Халык мәгарифе комиссариаты республикадагы 71 мәктәпнең унсигезен РСФСРның үрнәк мәктәпләре исемлегенә кертү өчен тәкъдим итә. Аларның унөче, РСФСР Халык мәгарифе комиссары Бубновның 1935 елның 20 мартындагы 200 нче санлы фәрманы нигезендә, РСФСР үрнәк мәктәпләренең титул исемлегенә кертеп раслана. Шулар арасындагы Мөслим мәктәбе дә «үрнәк урта мәктәп» дип йөртелә башлый. Агач бина исә башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә...
ТАССР Халык мәгарифе комиссариатының белешмәсендә (21 октябрь, 1935 ел) республиканың күренекле укытучылары арасында Мөслим урта мәктәбенең рус теле укытучысы Артем Григорьев исеме дә аталган. Репрессия, аннан соңгы сугыш елларында мәктәп директорлары һәм укытучылары еш алышынып тора. Ун ел эчендә генә дә җиде директор белән эшләргә туры килә. Катлаулы чор булуга да карамастан, бу елларда пионер лагере, төрле конкурслар, концертлар оештырылуын якты хатирәләр белән искә ала өлкән мөслимлеләр.
Бөек Ватан сугышы алдыннан, мәктәп директоры булып Әхмәт Исхаков эшләгәндә, укучылар җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Мөслим үзәгендә урнашкан «Путиловец» колхозына ярдәм итү, агитплакатлар ясап элү, «җанлы газета»лар чыгару кебек эшләр дә тынып тормый. Кичләрен өлкән яшьтәге кешеләрне укырга-язарга өйрәтәләр.
Сугыш башлангач, мәктәпнең барлык ир-ат укытучылары фронтка чакырыла. Хатын-кызлардан үз теләге белән Евдокия Егорова да сугышка китә... Мөслим төбәге, аның мәгариф тарихы турында мәгълүматлар эзләү дәверендә кызыклы гына бер документка юлыктык. Таһир Корбанов истәлеге. Мөслим урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән бу шәхес - Муса Җәлилнең туганнан туган энесе; аралары - 4 яшь.
«...1941 елның ноябре. Бик каты салкын бер көн иде. Мәктәптә миңа военкомат янына бер взвод чамасы солдатлар килеп туктаганлыгын әйттеләр. Мин алар янына бара алмадым. Икенче көнне иртән мәктәпнең зур залында идәнгә бик күп салам түшәлгәнен күрдем. Салам арасында берничә пилотка да ята иде. Минем сорауга каршы: «Монда кичә Мөслимгә килгән солдатлар кунды, алар, бик иртә торыд, җәяү Минзәлә ягына китте», — диделәр. Кичен авыл халкы кайберләренә җылы оек, бияләй һәм бүрекләр биргән. Шунлыктан, берничәсе, пилоткаларын ташлап, җылы бүрекләрдән киткән. Бу команда Бөгелмә шәһәреннән Минзәләгә үтеп бара икән. Араларында Муса Җәлил дә булган. Мин аларны күрмәдем. Әгәр Мусаның шул мәктәп залында кунганлыгын белгән булсам, мин төне буе аның яныннан китмәгән булыр идем. Муса Җәлил — минем якын туганым. Безнең әниләр бертуган... (19 83 ел, 19 февраль)».
Күренекле шәхеснең исемен шушы мәктәптә мәңгеләштерү йөзеннән, 60 нчы елларда Мөслим урта мәктәбенең пионер дружинасына Герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. Мәктәп каршына аның бюсты урнаштырыла, 1983 елда мәктәп коридорына мемориаль такта эленә.
* * *
1960 елда Бөек Ватан сугышы ветераны, тарих укытучысы Фәхранур Хаков «Йолдыз» курчак театры оештыра. Укучылар һәм укытучы тарафыннан ясалган курчаклар, декорацияләр белән театр җәйге гастрольләрдә бөтен күрше-тирә авылларны, шәһәрләрне, Башкортостан авылларын әйләнеп чыга. Билетлар сатудан кергән акча укучылар файдасына һәм газета-журналларга язылу өчен тотыла. Театр өчен кайбер сценарийларны соңыннан язучы булып танылачак Флүс Латыйфи белән берлектә Фәхранур абый үзе иҗат итә. Музыкаль бизелешне Мари-Бүләр авылыннан Николай скрипкада башкара. Фотограф һәм төп оештыручы - мәктәптә озак еллар директор урынбасары булып эшләгән Илгиз Закиров. Курчак театры үз эшен Мәскәү, Ленинград шәһәрләренә сәяхәт белән тәмамлый (1986-1987 елларда курчак театрын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хәйруллина кабаттан тергезә. Соңгы елларда бу эш белән С.Ә.Иванова шөгыльләнә)...
Мөслим районында нибары өч урта мәктәп (Рус.Шуган, Күбәк, Мөслим) булган елларда күп кенә укучылар, үз авылларында тулы булмаган урта белем алганнан соң, укуларын Мөслим урта мәктәбендә дәвам итә.
1960 елда авыллардан килеп укучылар өчен 50 урынга исәпләнгән мәктәп яны интернаты төзелә. 1960-1961 елларга кадәр көндезге мәктәпләр каршында кичке сыйныфлар эшләп килә. Ул вакытта укучылар саны 15-25 кеше чамасы була. 1960-1961 елдан кичке сыйныфлар махсус кичке урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм укучылар саны 80 нән артып китә. Аның директоры булып башта Фәхранур Хаков эшли. 1961 елдан бу хезмәткә Әмир Гәрәев билгеләнә. Ул мәктәпне 1972 елга кадәр җитәкли. Соңгы елларда район буенча кичке мәктәп белән җитәкчелек эше Мансур Зиннуровка йөкләнә, Мөслим кичке мәктәбе барлыгы 16 чыгарылыш ясый. Шул чор эчендә 391 кеше урта белем ала.
...1966 елда мәктәптә РСФСРның атказанган укытучысы Нурдидә Галиева башлангычы белән «Туган якны өйрәнү музее»на нигез салына. Экскурсоводлар итеп тарих фәнен яхшы белүче, экспонатларга тулы аңлатма бирә алырлык укучылар билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә 1800 гә якын экспонат туплана. Бу мәктәп музее нигезендә районның «Крайны өйрәнү музее» барлыкка килә. Аның эчке бизәү өлешләрен соңыннан шагыйрь һәм тәнкыйтьче булачак Наис Гамбәр белән рәссам Рәйхан Хантимеров башкарып чыга (ул бүгенге көндә - музей директоры). Мәктәп музее фондында булган бөтен материаллар район музеена күчә...
* * *
1970-1971 уку елында укытучы Мидхәт Фәтхуллин тырышлыгы белән «Азимут» яшь эзтабарлар экспедициясе эшли башлый. Аның әгъзалары озак еллар буе илебезнең төрле почмакларындагы сугыш ветераннары, архивлар, музейлар белән элемтәдә тора.
Тарих укытучысы Спартак Әхмәтов җыр дәресләре дә укыта, тынлы оркестр оештыра, укучылар хорын җитәкли...
70 нче елларда урта мәктәп тулысынча ике сменада эшли. 1971 елда укучылар саны 1210 булып, аларның 521 е - татар, 689 ы рус классларында укый. Бу елда мәктәп бинасының көньяк-көнчыгыш ягына ялгап, 14 класска исәпләнгән 420 урынлы янкорма җиткерелә. Аның фундаментыннан башлап, бик күп төзү эшләрен укучылар башкара. 1976 елда мәктәпнең ДТ-75, МТЗ-50 тракторлары, бер йөк машинасы өчен гараж төзелә...
1977-1982 елларда, Виктор Иванов лаеклы ялга киткәч, мәктәп директоры Вазыйфаларын тарих укытучысы Моряк Йосыпов башкара. Ул җитәкчелек иткән чорларда укучыларны класслары белән колхозда калдыру сәясәте киң колйч җәя. Төп мәктәпкә янкорма рәвешендә 120 урынга мәктәп интернаты (аны башлангыч сыйныфлар өчен уку класслары итеп тә файдаланалар), спортзал төзелеп файдалануга тапшырыла.
1982 елны мәктәпкә директор итеп Мөҗәһит Әхмәтҗанов билгеләнә. Мәктәп, аның ярдәмче хуҗалыгы иске, интернат, ашханә, мастерской җимерек хәлдә булганлыктан, аларны ремонтлауга, материаль-техник базаны ныгытуга күп көч сарыф ителә. Биналарга капиталь ремонт ясала. Җир асты торбалары, җылыту системасы алыштырыла. 50 тонна сыйдырышлы яшелчә саклагыч төзелә. Мәктәп верандасына һәм беренче каттагы холлга мәрмәр идән җәелә. Мәктәп янына асфальт тротуар ясала. Шул чор таләпләренә туры килгән спорт мәйданчыгы барлыкка килә һәм хәрби шәһәрчеккә нигез салына, барлык мәктәпләр өчен үрнәк тир ясала. Район күләмендәге ату ярышлары шул тирда үтә башлый. Мәктәптә класстан тыш чаралар үткәрергә урын булмаганлыктан, 1983 елда икенче каттагы пионер бүлмәсе белән холл арасындагы стенаны сүтеп, зал төзелә.
Мөслим урта мәктәбенең иске булуы, укучыларның ике сменада укуы күп мәртәбәләр район партия конференцияләрендә, зур җыелышларда күтәрелә. Ниһаять, озак көттергән, инде күптәннән проект-смета документлары төзеп куелган мәктәп төзелешенә фатыйха бирелә. 1986 елда, 1930 елда төзелгән агач мәктәп ихатасы янәшәсендә, 624 урынлы ике катлы яңа мәктәп калкып чыга. Нибары җиде ай эчендә сафка да баса.
Иске мәктәптәге укучылар икегә бүленә. 6-10 нчы сыйныфлар яңа мәктәпкә күчә, иске мәктәптә башлангыч сыйныфлар кала. Ике мәктәптә дә укулар ике сменада дәвам итә. Иске бина 1996 елда мөстәкыйль 2 нче урта мәктәп дип йөртелә башлый, ә яңасы 1 нче урта мәктәп дип атала... Мәктәп 2003 елның 16 сентябреннән, укыту программаларына үзгәрешләр кертелеп, лицей статусы ала. Узган уку елында озак еллар дәвамында Мөслим авылының мәгариф үзәге булып торган 2 нче урта мәктәпнең 23 классында 386 бала белем алды. Укыту өч төрле юнәлештә алып барыла: традицион система; компьютер технологиясе кулланып; химия-биология, математика, милиция классларында профильле укыту.
Мәктәптә җиде юнәлеш буенча 19 түгәрәк эшли. Балаларга 39 кешедән торган педагогик коллектив белем бирә.
Елның елында белем йорты мәктәпләр арасында призлы урыннарны яулап килә. Бер генә мисал: 2003-2004 уку елында мәктәпнең рус теле кабинеты зона конкурсында Россия беренчелеген алган. 1999 елдан исәпләгәндә, лицей укучылары районда үткәрелгән предмет олимпиадаларында 633, республикада 77 призга лаек булган.
Амур ФӘЛӘХ, Мөҗәһит ӘХМӘТҖАНОВ.
Бүген