Гүзәллек дөньясында
 

Мөслим районы үзәк китапханәсе каршында оешкан кул эшләре осталарының "Гүзәллек дөньясы" клубы сайты. Биредә районның мәдәни тормышы хакында фоторепортаж- лар, район тарихына кагылышлы язмалар белән танышырга мөмкин.


БЕЗНЕҢ ДУСЛАР


Татар язучылары Авыл утлары газетасы битләреннән Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы Зөлфәт cайты Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы Насыйп яр сайты Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Әхмәт Дусайлы сәхифәсе Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары Таткнигафонд


fancyweb

Очыш дәвам итә

(Бәян)

КЕРЕШ СҮЗ

...Көннәрдән бер көнне кулыма «Жизнь на всю неделю» дигән атналык газета килеп эләкте. Аның быел май аенда чыккан 18 нче санында журналистка Лидия Исламованың «Мәхәббәт канатлары» («Крылья любви») дигән язмасын укып, зур тетрәнү хисләре кичердем. Дулкынланырлык та шул: 1941 елның августында дошманга каршы тигезсез көрәштә һәлак булган очучы Павел Титовны җан сөйгәненең мәхәббәт хаты «терелтә»! 65 елдан соң!..

Вакыйга болай була. Виктор Костюкович җитәкчелегендәге «Форпост» отряды эзтабарлары Ленинград өлкәсенең Кингисепп шәһәре янәшәсендәге тирән сазлыктан Бөек Ватан сугышы чоры истребителен «якты дөньяга» тартып чыгаралар. Шунысы бик гаҗәпләндерә: кабинадагы очучының җәсәде бозылмыйча, ничек бар, шулай сакланган! Очучының йөрәк туры кесәсендәге комсомол билеты аша аның Павел Петрович Титов булуы һәм 5 нче истребительләр авиаполкында хезмәт иткәнлеге ачыклана. Эзтабарлар комсомол билеты эчендә тагын бер дулкынландыргыч язмага тап булалар. 1941 елның 10 августында Павелга сөйгән яры Мария Морева язган хат була ул (әлеге хатка кыз үзенең фоторәсемен дә салып җибәргән).

«...Носи, Павел, меня с собой, я буду с тобой в воздухе, на земле и на воде, везде и всю ду помогать тебе уничтожать врага», - дип яза Мария, үзенең Павелга карата булган чиксез мәхәббәтен белдереп...

Гәрчә Павелның хәрби заданиедән кайтмыйча хәбәрсез югалуы турындагы «кара хәбәр»не алса да, аның фамилиясен йөртүче Титов исемле офицерга 1944 елда кияүгә чыкса да, гомер буе үзенең беренче сөйгән ярын сагынып-көтеп яши Мария. Павел Титовның һәлак булуына ышанмыйча, төрле рәсми оешмаларга хатлар җибәрә. Сугыштан соң, Ладога күлендәге Валаам утравына да барып (анда аяксыз-кулсыз сугыш инвалидлары өчен госпиталь оештырылган була), үзенең сөйгәнен эзли. Ире Николай Титов та, Мариянең эчке халәтен тирәнтен аңлап, аның эзләнүләренә каршы төшми...

1989 елда Мария Титова бакый дөньяга күчә. Әмма ул соңгы сулышында да Павелны теленнән төшерми...

—Әниебез Павел Петровичны бик яраткан, сугыш алдыннан гына өйләнешергә булганнар, тик өлгермәгәннәр, - дип искә ала Галина Николаевка - Мариянең кызы. - Ә инде Павел Петровичның җәсәден җир куенына иңдерү вакыты җиткәч, Кингисеппка әнием урынына үзем бардым...

Менә шундый тарих, шундый гыйбрәтле мәхәббәт!..

* * *

Каләмдәшебез Лидия Исламованың әлеге язмасы күңелемне кат-кат айкап үткәч, мин дә хәтеремдә үзебезнең милләттәшебез - батыр йөрәкле очучы егет Фәрдетдин Сәхәбетдинов турындагы хатирәләрне яңарттым. Ул да бит Ленинград төбәгендә, легендар очучы Николай Гастелло кебек, зур батырлык үрнәге күрсәтеп һәлак булган...

Павел Титовны сөйгәне билгесезлек-тән коткарса, Фәрдетдинне исә, алты дистә елдан артык вакыт узгач, яшәгән төбәгенә әнисе Таҗылбанат апа рухы - Ана мәхәббәте - тартып кайтарган... Хәер, барысын да үз тәртибе белән сөйлик әле...

ГАСТЕЛЛОЧЫЛАР

Иң элек - Николай Гастелло һәм гас-теллочылар турында.

Тиңдәшсез батырлык символы булып әверелгән әлеге канатлы сүз күпләребезгә мәктәп елларыннан ук яхшы таныш.

Билгеле булганча, ошбу гыйбарә Бөек Ватан сугышы чорында 42 нче авиация дивизиясенең 207 нче бомбардировщиклар полкында эскадрилья командиры булып хезмәт иткән Николай Францевич Гастелло (1907-1941) исеме белән бәйле. 1941 елның 26 июнендә ул - белорус халкының көчле рухлы тәвәккәл улы, 34 яшьлек капитан - Минск шәһәре янәшәсендәге Молодечно-Радошковичи юлында хәрәкәт итүче немец танклары, автомашиналары колоннасын бомбага тота. Дошманның байтак җанлы көчләрен, техникасын юк итә. Инде хәрби бурычны үтәп, кайтырга җыенганда гына, аларның очкычы фашист зениткаларының көчле утына эләгә. Нәтиҗәдә, бомбардировщик яна башлый. Кискен хәрәкәтләр ясап та, ялкынны сүндерә алмагач, Николай Гастелло экипаж әгъзалары - очучы-күзәтүче, лейтенант Григорий Скоробогатый (1919), штурман-лейтенант Анатолий Бурденюк (1922), укчы-радист, өлкән сержант Алексей Калинин (1920) белән бер фикергә килеп, үзләренең утлы очкычларын дошман машиналары, ягулык цистерналары өстенә юнәлтә. Әлеге каһарманнар, шушы фидакарьлекләре өчен, хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булалар. Н.Гастеллога, нәкъ бер айдан соң, 1941 елның 26 июлендә, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Экипаж әгъзаларының калганнары I дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә...

Архив мәгълүматлары раслаганча, легендар капитан Гастелло экипажы үрнәгендә Бөек Ватан сугышы чорында дошманның җирдәге ныгытмаларына, техникасына, җанлы көчләренә барлыгы 503 таран ясалган. Шуларның 286 сы штурмовикларга, 119 ы бомбардировщикларга, 98 е истребительләргә туры килә.

Галиҗәнап Вакыт һәм эзтабарларның тыйгысызлыгы, фидакарьлеге данлы үткәнебезне барларга, яңадан-яңа каһарманнарны табарга, батырлыкларын ачыкларга ярдәм итә. Әйтик, Н.Гастеллоны очарга өйрәткән инструктор М.Ююкин утызынчы елларда Халхин-Голда, 150 нче бомбардировщиклар полкының батальон комиссары буларак, шәхси үрнәк күрсәтә: хәрби бурычны үтәгәндә очкычына ут капкач, ул аны японнарның дзотына юнәлтә... Шәкерте Николай Францевич та иң кыен мизгелдә остазы батырлыгын исенә төшерә һәм дошманны юк итеп җиңү өчен бердәнбер дөрес карарга килә... Хәзер безгә сугышның беренче көнендә - 1941 елның 22 июнендә үк очучыларыбыз тарафыннан 16 (уналты!) мәртәбә таран ясалганлыгыдамәгълүм. Дошман очкычларына һавада таран ясаучылар саны исә 600 дән артып китә, туларның җидесе, ниндидер могҗиза белән,^исән (!!) кала. Сугыш чорында Алтын Йолдызга лаек булган 2420 очучы арасында таранчылар да йөзәрләп исәпләнә...

Архивларда эзләнү барышында дәһшәтле сугыш чорында дошманга таран ясаган байтак каһарман якташларыбызны, милләттәшләребезне табу бәхете дә насыйп булды безгә. Менә алар: Татарстаннан Мансур Гарипов (Кук-мара), Владимир Ефремов (Нурлат-Октябрь), Иван Заварыкин (Ленино-горск), Алексей Клешевников (Минзәлә), Петр Коклянов (Кайбыч), Анатолий Плотников (Алексеевск), Мисбахетдин Фәттахов (Мамадыш), Константин Шуравин (Яшел Үзән), Башкортостаннан За-харий Вәлиуллин, Казакъстаннан Кадил Зәбиров, Пермьнән Әнвәр Гатауллин (исән калган гастеллочы, Алтын Йолдыз кавалеры!), Свердловск-Екатеринбург каласыннан Хәбиб Сафин...

Соңгы вакытта шушы каһарман очучылар сафына Татарстанның Мөслим районында туып, хәрби хезмәткә Удмуртия башкаласыннан киткән Фәрдетдин Сәхәбетдинов та өстәлде. Алтмыш өч елдан соң Ижауга кабат әйләнеп кайтты ул! Узган гасырдан яңа гасырга очып кайтты...

БИЛГЕСЕЗЛЕК САЗЛЫГЫННАН КОТЫЛУ

...Волхов фронты карамагындагы 14 нче һава армиясенең 281 нче штурм авиадивизиясе составына керүче 703 нче штурм авиаполкы очучысы, кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдин улы Сәхәбетдинов белән укчы-сержант Егор Васильевич Кретовка, броняланган һәм көчле коралланган Ил-2 штурмовигы ярдәмендә, 1943 елның 27 мартында Ленинград өлкәсенең Карбусель авылы - Малукса бистәсе арасында дошман төзегән хәрби ныгытмаларны, җанлы көчләрен, техникасын утка тотарга фәрман бирелә. 1750 ат көчле һәм сәгатенә 420 км чакрым тизлек белән очучы әлеге җитез штурмовик, 22 ммлы ике пушкадан фашистларга берөзлексез ут ачып, алар өстенә 100 әр килограммлы бомбаларын ташлый. «Тагын бер әйләнеш ясыйбыз!» - дигәндә генә, Фәрдетдиннәр очкычы дошман зениткаларының утлы боҗрасы уртасында кала. Нәтиҗәдә, самолетка снаряд тия һәм ул яна башлый. Фәрдетдин сугышчан дусты Егорга парашюттан сикерергә боерса да, яралы укчы-сержант үзенең яраткан командирын очкычта ялгыз калдырырга теләми. Сикергән очракта да барыбер дошман кулына эләгәчәкләр бит!.. Шуннан соң, Фәрдетдин дә, ныклы бер карарга килеп, атаклы очучы Николай Гастелло үрнәгендә, дөрләп янучы очкычны гитлерчыларның җанлы көчләре һәм хәрби техникасы өстенә юнәлтә. Фашистларның ныгытмалары өстенә җитәрәк, алар тагын 2 бомба ташларга өлгерәләр. Куәтле һава дулкыны ике дус утырган очкычны янә күккә чөя һәм бераздан Малукса бистәсе читендәге сазлыкка илтеп чумдыра...

Бары тик 59 ел вакыт үткәннән соң гына Ил-2 штурмовигы үзенең биредә барлыгын сиздерә. Хәрби очкыч үзен йоткан тирәнлектән ниндидер илаһи көч-кодрәт белән өскә күтәрелә башлый. Океан киңлегендә ярдәм сорап, «SOS» сигналы бирүче ак корабтай, иң элек сазлык өстенә аның уң канаты калкып чыга. Моны янәшәдәге Белое күленә йөрүче балыкчылар, аучылар күреп ала һәм сәер табылдык турында тиешле оешмаларга җиткерә.

2002 елның 22 июнендә - сугыш башлануга нәкъ 61 ел тулган көнне -хәрби очкычны сазлыктан чыгару эшләре башлана. Бирегә Ленинград өлкәсенең Киров районы эзтабарларыннан торган «Мга», «Высота» отрядлары килә. Аларга шулай ук Можайский исемендәге хәрби-инженерлык академиясенең «Космос» эзләнү отряды әгъзалары да булыша. Ленинград өлкәсе эзтабарлары белән бергә, иңгә-иң торып, Татарстаннан һәм Удмуртиядән килгән отрядлар да эшли. Дүрт метр тирәнлектә яткан хәрби очкычны өскә күтәрү берничә атнага сузыла. Сазлыкка юл салу, самолет янәшәсендәге болганчык суны куәтле насослар ярдәмендә суырту, хәрби очкычны махсус чыгырлар ярдәмендә корырак урынга тарттыру һәм шартлау-фәлән булмасын өчен тиешле хәзерлек чараларын күрү шактый күп вакытны ала... Әмма нәтиҗәләр көткәннән дә яхшырак була. Иң гаҗәбе шул: самолет кабинасы зыян күрмәгән диярлек! Шуңа күрә биредә очучының да, аның ярдәмчесенең дә гәүдәләре (җәсәдләре) чагыштырмача яхшы сакланган. Кесәләрендәге таныклыклар аша алар турында шактый тулы мәгълүматлар алына.

ИСЕМЕҢ КАЛСЫН, ҮЗЕҢ ҮЛСӘҢ ДӘ...

Фәрдетдин Татарстанның Мөслим районы Югары Табын авылында 1919 елның 29 октябрендә дөньяга килгән. Якты күңелле Сәхәбетдин абый белән сөйкемле Таҗылбанат апаны әти-әни иткән иң беренче бала ул! Киләчәктә ошбу ишле гаиләдә унбер бала (!) туса да, ата-ана барлык улларын-кызларын бертигез күреп яратса да, Фәрдетдин барыбер Беренче Бала, Беренче Шатлык, Беренче Горурлык булып калачак! Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалгач, ул әти-әнисенә дә, туганнарына-якыннарына да янә кадерлерәк, газизрәк булачак әле...

Фәрдетдин туган авылында өч ел буе мәктәптә укырга өлгерә. Шуннан соң аларның эшчән гаиләсен, ике сыер-ат, берничә сарык асраганнары өчен, «кулак токымы» дигән мөһер сугып, Югары Табыннан читкә сөрәләр. Дәһшәтле 1929 ел бу. Сәхәбетдин абый белән Таҗылбанат апа, өч бала (Фәрдетдин, Харрасетдин, Нәкыя) белән Ижау каласына килеп, ярым җимерек баракка урнашалар, һәм икәүләшеп заводта эшли башлыйлар. Тора-бара алар шәһәрнең тау битендәге Комсомол урамында яңа йорт та җиткерәләр. Фин сугышында сул кулын яу кырында калдырып кайткан Сәхәбетдин абый уң кулы белән берүзе ун кешелек эш башкара! Бихисап һөнәрләргә ия булуы, тынгысызлыгы-җитезлеге, булдыклылыгы белән бик күпләрне сокландыра ул! Таҗылбанаты да, гәүдәгә кечерәк булса да, төш кенә! Уңганлыгы, һәр эшкә кулы ябышып торуы, ярдәмчеллеге белән иренә тиң килгән...

Фәрдетдин исә Ижаудагы 5 нче урта мәктәптә укуын дәвам иттерә. Югары Табындагы кебек, биредә дә барлык фәннәрне бары тик «бик яхшы» билгеләренә генә үзләштерә. Аннары яшүсмер, балачак хыялына тугрылык саклап, шәһәрдәге аэроклубка йөри башлый. Максаты - кинофильмдагы Чкалов кебек, курку белмәс, тәвәккәл очучы булу! Бераздан, 1940 елның 18 сентябрендә, Фәрдетдинне Кызыл Армия сафларына, хәрби хезмәткә чакыралар. Ижау аэроклубында тиешле хәзерлек үткән, яхшы чыныгу алган өметле яшь егетне Сары-тау өлкәсендәге Балашов шәһәренә, хәрби очучылар әзерли торган махсус уку йортына озаталар. Анда да тырышып укып, хәрби техника серләрен ныклап үзләштерә Фәрдетдин - командирлары тарафыннан курсантның әти-әнисенә җибәрелгән рәхмәт хатлары шул хакта сөйли...

1943 елның 1 гыйнварыннан инде Ф.Сәхәбетдинов мөстәкыйль очышлар ясый башлый. Тәвәккәллеге, һавада оста хәрәкәт итүе, бер үк вакытта һәркемгә булышырга әзер торуы белән командирларының да, хезмәттәшләренең дә тирән хөрмәтен, олы ышанычын казана. Волхов фронтында 14 нче һава армиясе оештырылгач, кече лейтенант Ф.Сәхә-бетдиновны 281 нче штурм авиадивизиясе карамагына җибәрәләр. Шул дивизия составына керүче 703 нче авиаполк составында ул, куәтле Ил-2 штурмовигы белән, дошман аэродромнарындагы хәрби очкычларны, радиолокация станцияләрен, зенит батареяларын, танкларны, хәрби ныгытмаларны, фашистларның җанлы көчләрен тар-мар итүдә катнаша, һәм, үз частендә хезмәт итүчеләр арасында беренчеләрдән буларак, һава армиясе командующие - Советлар Союзы Герое, авиация генерал-лейтенанты И.Журавлевның шәхси рәхмәтенә, истәлекле бүләгенә (кул сәгате) лаек була. Әле Ф.Сәхәбетдиновньщ «Батырлык өчен» медале һәм Кызыл Йолдыз ордены да булырга тиеш. (Боларын безгә Россия Оборона министрлыгының Мәс-кәү өлкәсендәге Подольск шәһәрендә урнашкан Үзәк архивына барып эзләргә туры киләчәк.) Фәрдетдин, Җиңү таңын тизрәк якынайту өчен, көченнән-сәләтен-нән килгәннең барысын да эшли. Хәрби заводта сугыш кораллары җитештерүче әти-әнисенә, бертуган энеләренә һәм сеңелләренә җан җылыткыч хатлар язып салырга да вакыт таба. Хатларын егет кириллица белән дә, гарәп хәрефләре белән дә яза. Соңгылары - Коръән хәрефләре белән язылганнары - урыс хәрефләрен танымаган газиз әти-әнисе өчен...

Еллар үтү белән инде шактый саргая төшкән, әмма тарих өчен, туганнары өчен, эзтабарлар өчен ифрат кыйммәтле, бәһа биргесез шул хатларының берсендә Фәрдетдин, якыннарын тынычландырырга теләп, хикмәтле сүзләр язып калдырган:

«...Дошманга каршы көрәштә нинди генә авырлыклар күрсәк тә, кичерсәк тә, Җиңү барыбер безнең якта булыр! Моңа мин тирәнтен ышанам һәм сез кадерле-ләрем белән күрешер көннәрне төшләремдә күреп юанам. Көтегез! Аллаһы Тәгаләдән бәхетле кавышуларны сорый-сорый, гел догада булып, зур сабырлык белән көтегез, өметегезне һич кенә дә өзмәгез...»

Менә шушы сүзләр ата-ананың йөрәгенә шифалы бәлзәм булып ята. «...1943 елның 1 апрелендә хәрби заданиене үтәгәндә хәбәрсез югалды» дигән мөһерле рәсми хат килгәч тә, башта моңа ышанмыйлар. Әмма Фәрдетдиннең сугышчан дусты Л.Усов җибәргән һәм кайдадыр адашып йөргән икенче хат (ул 1943 елның 28 мартында язылган була) күңелләрендәге шомлы-кара болытларны кинәт кабартып-куертып җибәрә:

«Здравствуйте, дорогие родители! Я, как хороший товарищ Вашего сына, хочу сообщить Вам о нем. Вас, конечно, эта новость очень оскорбит. Ваш сын не вернулся при выполнении боевого задания. Или, короче говоря, погиб. Да, погиб он храбро, он упал на ненавистных нам врагов. Мы потеряли хорошего боевого товарища, а Вы потеряли сына. Да, я знаю, что Вам тяжело переносить это. Но, Мамаша, нам тоже тяжело. Я с ним вместе спал, все делал вместе и вдруг такой случай...

Но вы знаете, не одна Вы такая. Вот только бы покончить со зверьми человечества. А для этого мы отдадим все силы, а если потребуется, поступим так же, как Ваш сын - летчик...» Шушы хатны укыганнан соң, хәтердә каһарман шагыйрь - үзе дә Волхов фронтында дошманга каршы «утлы» каләме белән көрәшкән легендар Муса Җәлилнең «Батырлык турында» дигән шигырендәге мәгълүм юллар яңара:

Батыр үлә, үлмәс ат алып, 
Батырлыклар белән макталып, 
Исемең калсын, үзең үлсәң дә, 
Тарихларда укып ятларлык!

Әйтерсең лә, каһарман шагыйрь әлеге шигырен Фәрдетдин Сәхәбетдинов кебек тәвәккәл җаннарга атап язган...

ЭЗТАБАРЛАР ФИДАКАРЬЛЕГЕ

Сугышчан дусты Л.Усовның хатыннан күренгәнчә, Фәрдетдин яу кырында батырларча һәлак булган. Аның дошманга каршы курку белмәс лачындай сугышканына ышансалар да, һәлак булуына һич кенә дә ышанасылары килми Сәхәбетдин ага белән Таҗылбанат апаның. Аннары аларны ике нәрсә гаҗәпкә калдыра: 42168 нче хәрби частьтән язылган хатта Фәрдетдиннең һәлак булу вакыты итеп 1943 елның март азагы күрсәтелсә, авиадивизия штабыннан килгән рәсми хатта «1943 елның 1 апрелендә» диеп әйтелә. «Кайсысына ышанырга?» дип озаклап баш ватканнан соң, ата-ана Фәрдетдинне гомер буе - соңгы сулышларына кадәр көтәргә вәгъдә бирешә. Чөнки уллары көтәргә кушкан бит!..

Карты үлгәннән соң күзләре сукыраеп, 88 нче яшендә бакый дөньяга күчәр алдыннан-1986 елның ноябрендә Таҗылбанат апа да балаларына: - Сез дә Фәрдетдин абыегызны эзләтегез һәм кайтканын көтегез, яме?! - дигән изге әманәт-васыятен әйтеп калдыра. - Нигәдер, ул миңа һаман да исәндер, тиздән, бик тиздән кайтып керер кебек тоела. Минем аңа карата булган биксез мәхәббәтем тартып кайтарыр әле үзен! Төшләремдә Фәрдетдинемне гел елмайган килеш, ак күлмәктән күрәм...

Таҗылбанат апа дөрес сиземләгән икән...

...2002 елның 12 июлендә «Татарстан» радиосы эзтабарлар тарафыннан Ленинград өлкәсендәге бер сазлыкта хәрби самолет кабинасында очучы - кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдинов белән укчы-сержант Егор Кретовның чагыштырмача яхшы сакланган гәүдәләре табылуы хакында кат-кат хәбәр итә, аларны якыннан белүчеләрне эзли. Очучының Татарстанда - Мөслим районы Югары Табын авылында туып-үскәнлеге һәм хәрби хезмәткә Удмуртиянең Ижау шәһәреннән алынуы да әйтелә. Могҗизага тиң әлеге хәбәрне Удмуртиянең Ува станциясендә яшәүче Нәкыя ханым белән Исмәгыйль әфәнде Минһаҗетдиновлар беренче ишетәләр. Аларның радиоалгычлары бу чакта Казан дулкынына көйләнгән була. Шунысын да искәртеп үтик: Нәкыя ханым - Фәрдетдин Сәхәбетдиновның бертуган сеңлесе дә бит әле!.. Ирле-хатынлы Минһаҗетдиновлар тиз генә телефоннан Ижау шәһәренә, Разия ханым белән Нәсим Сәхәбетдиновлар гаиләсенә шалтыраталар: «Ишеттегезме әле, Фәрдетдин абыебызны тапканнар бит!»

Шуннан соң китә елашулар, туганнар белән, Фәрдетдинне якыннан белүчеләр белән очрашулар!.. Ленинград өлкәсе, Татарстан һәм Удмуртия эзтабарлары да, табылган һәр ике каһарманның үткән тормыш юлларын ачыкларга теләп, күп кенә рәсми оешмалар, аерым кешеләр белән кат-кат элемтәгә керәләр. Татарставдагы «Кар десанты» отряды эзтабарлары башлыгы, «Хәтер Кита-бы»ның дистәләгән томнарын дөньяга чыгаручы иҗади-эшче төркем җитәкчеләренең берсе, шул өлкәдәге изге-олуг хезмәтләре өчен Татарстан Дәүләт бүләгенә лаек булган Михаил Черепанов, «Ленинград өлкәсенең эзтабар отрядлары» иҗтимагый фонды Советы рәисе урынбасары Илья Прокофьев, Санкт-Петербург эзтабарларының «Космос» отряды җитәкчесе, полковник Сергей Панин, Удмуртия эзтабарларының «Долг» оешмасында 13 ел буе эшләүче тынгысыз җанлы милләттәшебез Фаил Ибраһимов (ул Ижау шәһәренең 17 нче лицеенда тарих укыта; җәйге ялы вакытында, якын дуслары белән бергә, яу кырларында барлыгы 2500 гә якын сугышчының җәсәдләрен табып, аларны туганнар каберлегенә хөрмәтләп күмүдә турыдан-туры катнаша. - Ш.М.) тиз арада тиешле мәгълүматларны табалар һәм бер-берләре белән даими хәбәрләшеп торалар. Шулай итеп, очучы-лейтенант Ф.Сәхәбетдиновның Удмуртиядә яшәүче Нәкыя, Мәдинә, Разия һәм Әмирҗан исемле бертуганнары ачыклана. Курск егете - укчы-сержант Е.Кретовның да Иван исемле бертуганы табыла. Ул хәзер гаиләсе белән Орел шәһәренә килеп төпләнгән икән. Эзтабарлар аның белән дә ныклы элемтә урнаштыралар...

БАТЫРЛЫК МӘЙДАНЫ ЧАКЫРА

Көннәрнең берендә Удмуртия хәрби комиссары генерал Геннадий Барсков адресына Ленинград өлкәсе хөкүмәтенең яшьләр, физик тәрбия, спорт һәм туризм эшләре буенча комитеты рәисе Раиса Карташовадан рәсми хат килеп төшә. Анда эзтабарлар тарафыннан 2002 елның җәендә Ленинград өлкәсенең Киров районында, Белое күле янәшәсендәге сазлыкта хәрби самолет кабинасында табылган ике каһарман - очучы кече лейтенант Сәхәбетдинов Фарадык (хәрби документларында Фәрдетдиннең исемен шулай язганнар. - Ш.М.) Сәхәбетдин улы һәм укчы-сержант Кретов Егор Васильевич турында хәбәр ителә. Хат җибәрүнең төп сәбәбе шул: хәрби хезмәткә Ижау аэроклубыннан алынган Ф.Сәхәбетдиновны һәм аның сугышчан дусты Е.Кретовны шушы елның 10 октябрендә Ленинград өлкәсенең Киров районына керүче «Новая Малукса» мемориаль комплексында - Батырлык мәйданында зур кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләргә җыеналар икән. Хат авторы генералдан очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновның туганнарын әлеге тантаналы-кайгылы чарада катнашу өчен Ленинград өлкәсенә җибәрүдә матди һәм рухи яктан булышлык итүне сорый...

27 сентябрьдә Удмуртия хәрби комиссарына килгән хатның күчермәсен батырның туганнарына җиткерәләр. Әлбәттә, Фәрдетдиннең туганнары иң олы абыйлары батырлык күрсәткән изге урынга барырга ашкына. Әмма бер җитди тоткарлык бар, ул да булса - финанс кытлыгы. Хәрби комиссариатның да барысын берьюлы җибәрергә мөмкинлеге юк. Үзара киңәшкәннән соң, Ленинград өлкәсенә Фәрдетдиннең иң кече сеңлесе Разия ханым белән гаиләдә унберенче бала булган Әмирҗан әфәндене җибәрергә килешәләр. Аларны озатып йөрергә Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең хак сүзле, игелекле вәкиле Мифтахетдин әфәнде Фәрдиев үзе теләп алына.

Ерак юлга чыгарга санаулы гына көннәр калганда, Фәрдетдин туганнарының күңелләрен бер якты уй балкытып җибәрә: «Ә нигә абыйларының җәсәден, зур кадер-хөрмәт күрсәтеп, мөселманча, үзебездә, ягъни Ижаудагы татар зиратында җирләмәскә?!» Газиз әти-әниләре, күп кенә туганнары да шунда үзләренә мәңгелек урын тапкан бит! Фәрдетдиннең үз янәшәләренә кайтуына аларның да рухлары сөенер иде. Тик бу олы эшне башкарып чыгу - очучы каһарманның җәсәден алып кайту өчен ерак юлга чыгарлык төзек һәм куәтле техникасы булган, тәвәккәл, җитез егетләр һәм матди яктан зур чыгымнар кирәк. Нишләргә, кемнән ярдәм сорарга? Разия ханым белән без сентябрь аеның ахырында, аны һәм туганнарын әнә шундый җитди уйлар борчыган киеренке бер көндә очраштык. Без дигәнем - Ижауда яшәүче искиткеч ярдәмчел, якты күңелле татар шагыйре Ринат әфәнде Батталов, «Ватаным Татарстан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Асия ханым Юнысова һәм бу юлларның авторы. Удмуртиягә без, бер төркем татар язучылары, җырчылар һәм музыкантлар катнашында, «Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре»н үткәрү өчен килгән идек. Мөмкинлектән файдаланып, Разия ханымны Ижау каласының мең кеше сыйдырышлы «Аксион» мәдәният сараенда үткән кичәбезгә дә чакырдык, һәм Фәрдетдин батыр турында күб-рәк-тулырак белү өчен аларның гаиләсе яшәгән кунакчыл фатирга да бардык. Соңыннан бирегә «Татарстан яшьләре» газетасы журналисты - Мөслим кызы (каһарманның якташы!) Лилия Сөнгатуллина да килеп җитте. Сәхәбетдиновларны борчыган проблемаларны чишү юллары да әнә шул сөйләшүләр барышында хәл ителде. Без Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн әфәнде Мирзаяновка мөрәҗәгать иттек. һәм ялгышмадык.

Ул эшне тиз тотты. «Ихлас» хәйрия фонды директоры, Удмуртиядә мәчетләр төзелеше буенча Попечительләр советы рәисе Нәгыйм Каюмов белән фикерләшкәннән соң, кирәкле техника да, финанс та табылды. Фәрдетдиннең җәсәден Ижауга кайтару буенча тоткарлыклар булмасын өчен, Фнүн әфәнде Санкт-Петербург губернаторы В.Яковлевка Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге һәм мөселманнарның дини идарәсе исеменнән махсус хат та юллады. Шундый ук рухтагы хат Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары В.Савельев имзасы белән Ленинград өлкәсе хөкүмәтендә мәгълүм җитәкчеләрнең берсе саналган Р.Карташовага да җибәрелде. Ниһаять, Разия ханым, аның бертуган энесе Әмирҗан һәм гаиләләренең якын дусты-киңәшчесе Мифтахетдин Фәрдиев 7 октябрь иртәсендә «Ижевск-Санкт-Петербург» поездына утырдылар. Ә 9 октябрьдә «Газель» машинасына утырып, Рәүф Гастинов (Газетдинов) белән Линар Хәмидуллин кузгалды. Әлеге гаярь ир-егетләр Фәрдетдиннең җәсәден Ижауга алып кайтырга тиеш иде. Ә бу вакытта Мифтахетдин Фәрдиев җитәкчелегендәге делегация, Санкт-Петербургка барып җитеп, рәсми оешмалар белән Ф.Сәхәбетдиновка кагылышлы сөйләшүләр алып бара иде инде. Нигездә, сүз батырның җәсәден үзе армиягә алынганчы яшәгән төбәгенә алып кайтып җирләү турында булды. Баштарак моңа: «Бу — безнең церемония программасына туры килми!» - дип каршы төшсәләр дә, ахырдан, Мифтахетдин әфәнденең һәм очучы туганнарының дәлилле-хаклы таләпләрен, рухи ихтыяҗларын аңлап, аларның үтенечләрен канәгатьләндерергә риза булдылар.

РУХИ ТУГАНЛАШУ

...10 октябрь Ленинград өлкәсенең Киров районындагы «Новая Малукса» хәрби мемориаль комплексында мәңге онытылмас Хәтер көне булып кереп калыр. Күңелләрдәге рухи халәткә тәңгәл килеп, биредә иртәдән бирле кар катыш яңгыр явып торды. Әмма мәйданга җыелган бихисап кешеләрне һаваның мондый торышы һич кенә дә куркытмады. Чөнки алар Үлемсезлек дөньясына күчкән газиз җаннар турында уйландыра, хәтерләрне яктырта, йөрәкләрне җылыта торган Мәңгелек ут янына килгәннәр иде. Әлеге Ут хәзер тагын да көчлерәк булып балкый башлады. Чөнки аңа Ил-Ватан иминлеге өчен газиз гомерләрен биргән ике каһарманның да ярсулы йөрәк ялкыннары килеп кушылган иде...

— Бүгеннән башлап, әлеге Батырлык мәйданында татар һәм рус милләтләреннән булган ике каһарманның - очучы - кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдин улы Сәхәбетдинов белән укчы-сержант Егор Васильевич Кретовның данлы исем-фамилияләре мәрмәр плитәдә янәшә балкып торыр, яшь буынны, алар кебек, чын дуслыкка соңгы минуткача тугры булырга, Хәтер сагында һәрчак уяу торырга, эзләнүләрне туктатмаска, моңарчы билгесез булган яңадан-яңа батырларны табарга өндәр! - диде әлеге матәм җыенында чыгыш ясаган Раиса Карташова. Ул, Ленинград өлкәсе хөкүмәте җитәкчеләре исеменнән, Ф.Сәхәбетдинов белән Е.Кретовның туганнарына, дусларына - ерак юлны якын итеп килгәннәре өчен - ихластан рәхмәт сүзләре әйтте, эзтабарларның тынгысыз фидакарьлегенә югары бәя бирде. Өлкәнең Киров районы хакимият башлыгы урынбасары О.Шаулова, хәрби комиссар, полковник В.Зотов, бу төбәктәге эзтабарларның эшчәнлегенә җитәкчелек итүче И.Прокофьев һәм тагын башка бик күпләрнең эчкерсез чыгышларыннан дулкынланган Разия ханым белән Әмирҗан әфәнде дә, очучы батырның туганнары исеменнән, рәхмәтле җавап сүзләре белән чыкты. Удмуртия делегациясе җитәкчесе Мифтахетдин әфәнде Фәрдиев исә, бөтен шартын туры китереп, Фәрдетдин батырның якты рухына Коръән сүрәләрен багышлады һәм аларның тәрҗемәсен җыелган халыкка аңлатып та бирде. Санкт-Петербургтан махсус килгән Искәндәр хәзрәтнең чыгышы да зур кызыксыну белән тыңланды...

Очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновның җәсәден Ижауга алып кайтканда юлда тоткарлыклар булмасын өчен, рәсми оешмаларның җитәкчеләре кул куйган, герблы мөһерләр сугылган махсус кәгазьләрне дә тиз арада әзерләп бирделәр. Шул эшләрне төгәлләүгә, Ижаудан Рәүф Гастинов һәм Линар Хәмидуллин «иярләгән» «Газель» машинасы да килеп җитте. 30 сәгать буена (!), бер-берсен алыштырып, руль артында утырган ир-егетләр, ерак юлда шактый алҗыган булсалар да, үзләренең нәкъ вакытында исән-имин килеп җитүләренә, әйткән сүзләрендә торуларына ихластан сөенәләр дә иде. Алар күңелендәге яктылык башкалар күңеленә дә күчте...

11 октябрь көнне иртәнге 9 сәгатьтә кайтыр юлга кузгалдылар. Батыр очучының җәсәден саклап алып кайту өчен «Газель» машинасына Мифтахетдин Фәр-диев үзе дә утырды. Разия ханым белән Әмирҗан әфәндене исә, «Санкт-Петербург - Ижевск» поездына билетлар алып, матур гына озатып җибәрделәр...

ХӘТЕР КӨНЕ -ҮЛЕМСЕЗЛЕК КӨНЕ

...Ниһаять, 13 октябрь таңында «Газель» Фәрдетдин батыр җәсәден Ижауга кайтарып җиткерде.

Очучының җәсәден беренче кичтә М.Фәрдиев үз йортында кундырды. Аннары каһарманны Разия ханымнар фатирына алып килделәр. 15 октябрь иртәсендә биредә аны, цинк табуттан алып, мөселман йолаларын тулысынча үтәп, тәхлил әйтеп, догалар укып, Мифтахетдин әфәнде Фәрдиев белән мәчет аксакалы Мәхмүт ага Нуретдинов яхшылап юдылар, ахирәт күлмәге кидерделәр һәм тагын ике кат ак җәймәгә төрделәр. Шуннан соң гына Фәрдетдин батырның җәсәден, агач табутка салып, өстенә әләм ябып, Ижау шәһәре үзәгендәге Мәңгелек ут янына алып килделәр. Монда янә бер мәртәбә кадер-хөрмәт күрсәтү мәрәсиме булды. Бирегә Удмуртиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән меңнәрчә кеше җыелган иде. Араларында чал чәчле генераллар да, югары дәрәҗәле офицерлар да һәм япь-яшь солдатлар, курсантлар да бар иде.

Кайгылы-тантаналы җыенны Ижау шәһәре вице-мэры С.Протозанов ачты һәм алып барды. Сергей Владимирович 24 яшьлек очучы Ф.Сәхәбетдиновның олуг батырлыгын югары бәяләп: - Безнең Ижау аэроклубын данлаучы, аны дөньяга танытучы кыю лачыннарның берсе ул! - диде. - Ватаныбыз тарихына тәвәккәл татар егете Фәрдетдин Сәхәбетдин уАшың да исем-фамилиясе алтын хәрефләр белән язылыр!..

Чыгыш ясаучылардан Удмуртия эзтабарларының «Долг» оешмасы җитәкчесе Фаил Ибраһимов, республиканың Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов, Мифтахетдин Фәрдиев һәм башкалар киләчәктә Фәрдетдин батырның якты истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылырга тиешле эшләргә тукталдылар. Аерым алганда, әлеге каһарман укыган 5 нче урта мәктәптә һәм аэроклубта аңа багышланган махсус стенд яисә музей бүлмәсе булдырырга, ел саен 15 октябрьдә «Батырлык» дәресләре үткәрергә, Фәрдетдиннең данлы исемен шәһәрнең яңа төзелеп килүче бер урамына кушарга, дигән фикерләр әйтелде. Ижау-Казан арасында йөрүче экспресска «Гастеллоны Фәрдетдин Сәхәбетдинов» дигән исем бирү тәкъдиме белән дә чыктылар җыенда... Бу көнне Разия ханымның да күңеле тулышкан иде: Ижау аэроклубы курсантларына бертуганы Ф.Сәхәбетдиновның шәхси әйберләрен музейга куяр өчен тапшырганда, ул, тирәнтен дулкынланып, болай диде:

- Гомерем буе мин могҗиза көтеп яшәдем. Ниһаять, ул көн килде. Иң олы абыебыз Фәрдетдин, дистәләрчә елларга сузылган хәрби очыштан соң, сугышка кадәр яшәгән җиренә әйләнеп кайтты, мәңгелеккә кайтты! Әгәр дә әтиебез белән әниебез исән булса, меңләгән кешеләрнең - төрле милләт вәкилләренең - гади бер татар егетенә күрсәткән кадер-хөрмәтен күреп,чиксез сөенер һәм горурланыр иде...

Чынлап та, горурланырлар иде!

Фәрдетдин батырның җәсәден Ижау шәһәрендәге татар зиратына илткәндә һәр җирдә хәрәкәт тукталды. «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Уд-муртская правда», «Яңарыш» газеталары, телевидение һәм радио хезмәткәрләре үз Вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарганга күрә, халык Фәрдетдин батыр турында иң мөһим мәгълүматларны укып та, ишетеп тә өлгергән иде. Шуңа күрә дә каһарманны соңгы юлга озатыр өчен татар зиратына да бик күп кеше килде. Җеназа намазын Удмуртия мөфтие урынбасары, Ижау мәчетенең имам-хатибы Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин укыды.

- Үткәнен белмәгән-барламаган хәтерсез кешенең киләчәге юк, - диде ул, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. - Шуңа күрә без, җәмәгать, Иманлы Хәтер сагында һәрчак уяу торырга бурычлы. Киләчәктә шушы зиратта үзебезнең күренекле мөселман кардәшләребез өчен мемориаль үзәк булдыру да бик фарыздыр. Мөхтәрәм Сәхәбетдин ага улы Фәрдетдин кардәшебезнең дә рухы моңа шат булыр иде...

Фәрдетдин батырны заманында үзе яшәгән тансык туфракта гүргә иңдерү нәкъ менә 15 октябрьгә - Хәтер көненә туры килү Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребезне киләчәктә тагын да оешканрак, бердәмрәк булып яшәргә өндәде кебек.

ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ

Безнең каһарманнарның батырлыклары, әкиятләрдәге Феникс кошы кебек, мәңге үлемсез, искиткеч кодрәтле Яшәү Көченә ия! Шәһитләребезнең җаннары һәм даннары, ару-талуны белмәс меңьяшәр Кош кебек, гасырлардан-гасырларга, күңелләрдән күңелләргә оча. Җир йөзендә, Галәмдә аларны туктатырлык, юк итәрлек бернинди көчләр дә, киртәләр дә юк!.. Очыш дәвам итә!

Разия ханымның да күргән төше чынга ашты: Татарстан Министрлар Кабинетының 2005 елгы 12 август фәрманы нигезендә, Казан-Ижау арасында йөрүче экспресс-поездга (ЭДМ N 053) Фәрдетдин батыр Сәхәбетдинов исеме бирелде. Әнә шулай, әлеге каһарман ике тугандаш республика арасында Дуслык Илчесе булып очып кына йөри, үзе саклап калган илнең һәр буынына игелекле хезмәт күрсәтә - олысын да, кечесен дә сөендерә! Ул һаман да сафта...

Шаһинур Мостафин.

Өскә

"Мәйдан"га

Алгы биткә

Бүген

Сайтның өлгесе http://themebot.ru/html-shablony ресурсыннан алынды


Шаблоны сайтов html бесплатно, при содействии Онлайн ТВ бесплатно, раскрутка и продвижение Сео-Лента, смотрите ТВ на сайте онлайн тв
Hosted by uCoz